Шарабһа (Санскрит телендә:शरभ, санскр. (IAST) Śarabha) яки Сарабһа ул Һинд динендә сигез аяклы өлешчә арслан һәм өлешчә кош Илаһы, ул Санскрит әдәбиятында арсланнан яки филдән көчлерәк итеп һәм үзәнне бер сикерештә уза ала торган итеп тасвирлана. Соңрак әдәбиятта ул сигез аяклы болан итеп тасвирлана.[1][2]

Шарабһа
Сурәт
 Шарабһа Викиҗыентыкта
Шри Ланкада Муннешварам гыйбадәтханәсеннән панель күренеше, Шарабһа буларак Шива Нарасимханы буйсындыра.

Шиваизм язмаларында Шиваның Нарасимханы — Вайшнав сектасы табына торган Вишнуның ярсулы кеше-арслан аватарын тынычландырыр өчен Шарабһа формасын алуы тасвирлана. Бу форма популяр рәвештә Шарабһешвара («Ходай Шарабһа») яки Шарабһешварамурти буларак мәгълүм.[3] Вайшнавлар Нарасимһаның Шива-Шарабһа тарафыннан җимерелүен кире кагалар һәм Шарабһаны Вишну исеме буларак карыйлар. Кайбер Вайшнав язмалары, мәсәлән, Нарасимһа Пурана Вишну ярсулы ике башлы кош Гандаберунда формасын алган һәм ул үз чиратында Шарабһаны җиңгән дип тәкъдим итә.[4]

Буддачылыкта Шарабһа Джатака Хикәяләрендә Будданың иртә тумышы буларак пәйда була. Ул шулай ук Тибет Буддачылык сәнгатендә очрый һәм итеп карауның камиллегенең символы булып тора. Куәт һәм бөеклек сынланышы буларак Шарабһа күпсанлы эмблемаларда очрый.

Үсеше һәм иконографиясе

үзгәртү

Иртә Санскрит әдәбиятында Шарабһа башта калкулыкларда һәм урман даирәләрендә ырлаган һәм башка хайваннарны куркыткан агрессив җанвар буларак тасвирлана. Соңрак Һинду Маһабһаратам эпосында Шарабһа сигез аяклы, күзләре өстендә, урманда торучы һәм чи ит ашаучы арсланны үтерүче хайван буларак тасвирланган. Ул шулай ук Краунча Тавында торучы итеп, әмма монстр түгел итеп искә алына. Башка мәгълүмат буенча Шарабһа Гандһамадана тавында арсланнар һәм юлбарыслар белән торучы гадәти хайван. Эпос шулай ук Шарабһаны ашарга мөмкин булган хайваннар исемлегенә — яки мригаджатига кертә- бу антилопа, болан, куян, аю, руру боланы, самбар, гаял, кабан һәм су үгезе хайваннар төркеме — ул кунакларга төшке ашта ризык өлеше буларак тәкъдим ителгән булган. Шарабһа беренче чиратта ходай Шиваның инкарнациясе буларак Рамаянада маймыл патшаның исеме буларак, шулай ук каһарманнарның һәм елан Нагаларның исеме буларак һәм Ходай Вишнуның һәм шулай ук Будданың исеме буларак очрый. Санскрит әдәбиятында сугышчылар Шарабһа белән чагыштырыла.[5][6] Һинду медицинасында джунгли һәм ит исенә караган экологик темада Шарабһа Далһананың 12-нче гасыр «Сушрута Самһита» комментариенда Кашмир асаба боланнары исемлегенә кертелгән. Шулай да, аңлатылган хасиятләре дөя зурлыгында сигез аяклы һәм зур мөгезле хайваннныкы һәм зур Һималайя кәҗәсе дип төзәтелгән.[7]

Шива инкарнациясе

үзгәртү

Пураник әдәбиятта Шарабһа ходай Шива белән ассоциацияләнә һәм Вишнуның ярсулы манифестацияләрен тыяр өчен инкарнация ала. Вишнуның кеше-арслан формасы Нарасимһа белән Шарабһаның көрәшүе риваяте Вишну тарафдарлары һәм Шива тарафдарлары арасында көндәшлекне алга чыгара, бу ярсулы дебат аспектын күрсәтә.[1][8][9] Шива Пурана Шарабһаны арслан йөзле, чуалган чәчле, канатлар һәм сигез аяк һәм мең кул белән тасвирлый.[1][10] Шарабһа Упанишада Шарабһаны ике баш, ике канат, сигез арслан аяк һәм үткен тырнак һәм озын койрык белән итеп тасвирлый.[11] Калика Пурана Шарабһаны кара төстә, дүрт аягы аска һәм дүрт аягы өскә һәм гаять зур тәнле итеп тасвирлый. Аның шулай ук озын йөзе һәм борыны, тырнаклары, сигез аягы, сигез казык теше, ял бәйләме һәм озын койрыгы бар. Ул өскә кабат итеп сикерә һәм каты кычкыра.[9][12]

 
Дүрт аяк белән ике башлы Шарабһа

(Шиваның Шарабһа буларак) Шарабһешварамурти иконографиясе бигрәк тә Камикагама һәм Шритттванидһи кебек текстларда билгеләнгән. Камикагамада Шарабһа ике күтәрелгән канат, ике кызыл күз, җиргә арслан формасында тия торган дүрт аяк, өскә күтәрелгән тырнак белән дүрт аяк һәм хайван койрыгы белән алтын төсле кош буларак тасвирлана. Тәннең өске өлеше кешенеке итеп күрсәтелгән, әмма йөзе арсланныкы бизәкле таҗ белән, ян казык тешләр шулай ук куркыныч күренеш бирә торган итеп тасвирлана. Ул шулай ук Нарасимһаны Шарабһа аяклары астында кулларын Анджали мудрасында тоткан арслан йөзле кеше итеп тасвирлый.[13] (See Infobox image)

Шритаттванидһида Шарабһешварамуртиың тасвирламасы утыз куллы, уң як куллар ваджра, мушти, абһайя, чакра (дискын), сакти, таяк, анкуша, кылыч, хатванга, балта, джапамала, сөяк, җәя, мусала һәм ут тота; һәм сул як куллар аркан, варада, чукмар, ук, байрак һәм башка төр кылыч, елан, лотос чәчәге, баш сөяге чынаягы, пустака, сабан һәм мруданганы тота һәм бер кул Дурганы уратып кочаклап ала. Бу форма яхшы язмышка ярдәм иткән өчен, барлык авыртуларны дәвалаган өчен һәм барлык дошманнарны юк иткән өчен хөрмәт ителә.[14]

Тамил Надуда Чола династиясе Шайва сектасының ышануларын аеруча яраткан. Аларның хөкеме вакытында секта аспекты яктыртылу алган дип әйтелә. Моны дүрт Шарабһа сурәтенннән күреп була, иң иртә булганы Кумбаконам Викрама Чола (1118-35) тарафыннан төзелгән Викрамсолишварам гыйбадәтханәсендә. Башка сурәтләр Чола хөкемдары Кулоттунга Чола III төзегән Дарасурамда һәм Тһирубуванамда Кампаһрешварар гыйбадәтханәсендә, биредә Шарабһаның сурәте аерым изге урында урнаштырылган.[15]

Тамилнадта Танжор районында Шива гыйбадәтханәсе Трибһуванам гыйбадәтханәсендә Шарбешварамурти сыны өч аяк, арслан тәне һәм чырае һәм койрык белән суртләнгән. Аның дүрт кеше кулы бар, уң өскесе балта тота, аскы уң кулда аркан, өске сул кулда болан һәм аскы сул кулда ут. Нарасимһа сигез куллы итеп Шарбешваримурти аяклары астында көрәшә торган һәм ярылган итеп сурәтләнән.[16] Дарасурамда Айраватешвара гыйбадәтханәсендә Чола чоры сирәк сурәтендә, кара базальттан сирәк сурәтендә Шива Шарабһа буларак тасвирланган. Ул эксклюзив кечкенә изге урында Вишнуның кеше-арслан инкарнациясе Нарасимһаны җимерүче өлешчә кеше, хайван һәм кош буларак илаһилаштырыла.[17] Карнатакада Белурда Ченнакешава гыйбадәтханәсендә, 1113 елда төзелгән, Гандаберунда Вишну буларак идентификацияләнгән ике йөзле кош хайванны җәрәхәтләү киселгән сәхнәсендә очрый. Башта болан зур питонга корбан, аны шуннан соң фил күтәрә һәм нәтиҗәдә арслан филгә һөҗүм итә. Арсланны шуннан соң Шарабһа татый, ә соңгы сәхнәдә Гандаберунда Шарабһаны җимерә..[17]Шива визави Вишну мифының иконографик чагылышларында Шарабһа формасы Нарасимһа тирәли төзелгән булган әмма соңыннан канатлар белән булып Кали һәм Дурганы чагылдырган, бу Шиваның хатын-кыз куәтләрен билгеләр өчен; Шарабһа шулай ук кош башы һәм томшыгында елан белән сурәтләнгән.[18]

Һинд дине язмаларында

үзгәртү

Маһабһаратамда

үзгәртү

Һинд дине эпосы Махабхарата шулай дип сөйли: эт риши (олы фикер иясе) ярдәме белән төрле хайван формаларын ала — эттән башлап юлбарыска кадәр, аннан соң филгә, шуннан соң арсланга һәм шарабһага һәм ришиның өендә һәрберәүне куркыткан. Соңыннан Шарабһа тагын да ярсурак форма алган. Бу ярсу формада ул ришины ашамакчы булган. Риши шуннан соң Шарабһа үсешендә үзгәреш процессын алкышы нәтиҗәсе буларак сөйләп Шарабһаны кире эт формасына кайтырга каргаган.[19] Эпоста Шива Шарабһага карый дип әйтелмәгән.

Шайва карашлары

үзгәртү
 
Шарабһа (уңда) һәм Нарасимһа Хираньякашипуны үтерәләр, ә Прахлада һәм аның әнисе карап торалар.

Шива инкарнациясе буларак Шарабһа риваяте күп Һинд дине язмаларында сөйләнелә һәм һәрберсе берәүнең дини ышануларына ярашыр өчен төрле юрама тәкъдим итә. Әмма барлык бу тасвирламаларда уртак булып Шарабһаның гаять зур көчкә ия гаять зур хайван-кош җанвары булып охшаш ярсулы Вишну аватарын, мәсәлән, Нарасимһаны (кеше-арслан) тынычландыру максаты белән манифестацияләнүе тора.

Нарасимһа-Шарабһа риваяте бер-берсен үтерер өчен мифик хайван формаларын алган Илаһларга бәйле. Вишну Нарасимһа формасын Галәмне куркытучы асура (шәйтан) патшасы Хираньякашипуны үтерер өчен алган.[1][8]

Шива Пуранада шулай дип искә алынган: Хираньякашипуны үтергәннән соң Нарасимһаның ярсуы дөньяга куркыныч тудырган. Илаһлар кушуы буенча Шива Нарасимханы алу өчен Вирабһадраны җибәргән. Бу килеп чыкмагач, Шива Шарабһа буларак манифестацияләгән. Шива Пурана һәм кайбер Пураналарда Шарабһа Нарасимһага һөҗүм иткән һәм аны хәрәкәтсез калдырган дип искә ала. Ул шулай итеп Нарасимһаның куркыныч ярсуын бастырган.[20][21] Шулай ук Шарабһа шуннан соң Нарасимһаның башын алган һәм тиресен куптарган дип әйтелә, шулай итеп Шива яшеренү өчен арслан башын һәм яшеренүен ала алган.[1][10][22] Линга Пурана һәм Шарабһа Упанишадада шулай ук Нарасимһаның җәрәхәтләнүе һәм үтерелүе искә алына. Җәрәхәтләнүдән соң Вишну гади формасын алган һәм Шивага ихтирам күрсәткәннән соң сыену урынына кайткан. Шуннан бирле Шива «Шарабешамурти» яки «Симһагнамурти» буларак мәгълүм булган.[11][22]

Сканда Пурана Нарасимһаны гади борчу, ә дөньяга куркыныч түгел итеп таный, бу «Шива Пурана» һәм "Линга Пурана"да сөйләнелгәнгә каршы килә.  Биредә Вишну даими рәвештә ярсулы Нарасимһа формасын кабул итә ала дип әйтелә, бу аның илаһи роленә өстәмә булган. Шулай итеп, Шива-Шарабһаның максаты булып Вишнуның арслан тәнен калдыру һәм баштагы илаһи формага кайтуы булган. Нарасимһа Шарабһаны тәне белән суккан, һәм авыртудан Вишну ыңгырашкан, ә «адамантин» тәнендә булган Шарабһа түгел. Һәм шуннан соң Вишну Шарабһаның Шива икәненә төшенгән һәм Шарабһага иелеш ясаган һәм аны мактаган. Шива шуннан соң Вишнуны алкышлый һәм аңа дайтьяларны (шәйтаннарны) үтерергә алкыш бирә.[22] «Пуранада хикәя Илаһлар Шарабһа ярсуын контрольдә тота алмас һәм шулай итеп Шиваны Шарабһа формасын калдырырга өндәве белән бетә. Шуннан соң Шива Шарабһа формасын әгъзаларга тарата, аның кул-аяклары бирелгән булган, ә торсы Капалика булып киткән.[23] Вамана Пурана юрамасында Шарабһаның Нарасимһа өстеннән өске кулы юк һәм ул Нарасимһаның янә тыныч Вишну булып китүе һәм Шарабһаның Нарада аларга карап торганда лингам булып китүе белән тәмамлана.[22][24] Бер юрамада шулай ук Шарабһа Нарасимһаны буйсындырганнан соң Дурга Алиһәсе ваханасы арслан формасын алган һәм аның аякларында сыену табуы искә алына.[20]

Калика Пуранада , Вишнуның кабан аватары Вараханың  — Җир алиһәсе белән флирты булган. Ул һәм аның өч кабан улы шуннан соң дөньяда хаос барлыкка китергәннәр, бу Шиваны Вараха формасын үтерү өчен Шарабһа формасын алырга мәҗбур иткән. Биредә Нарасимһа Варахага ярдәм итәр өчен пәйда була. Шарабһа башта Нарасимһаны үтерә һәм шуннан соң Вараханы үтерә һәм Вишнуга бу ике формасының энергияләрен янә иңдерергә мөмкинчелек бирә.[9][12][25] Соңыннан Шарабһа Вишнуны тар-мар итә.[9][12][25] Хикәянең бу юрамасына Прапанчасара Тантрада аллюзиясе бар.[26]

Вайшнава карашлары

үзгәртү
 
Гандабһерунданың тез буыннарында сурәтләнгән Хираньякашипуны һәм Шарабһаны үтерүе.

Виджаендра Тиртһа (1514-93) кебек  Двайта галимнәрне кертеп Вайшнавлар Нарасимһаның Шарабһа тарафыннан үтерелүен инкарь итәләр, чөнки алар Шайва пураналар тамасик һәм шулай итеп абруйлы түгел дип таныйлар. Башка ун Шайвит риваяте белән бергә Шарабһа риваятеннән баш тарту турында Виджаендра Тиртһаның  Шайвасарвасваханданам текстында фикер йөртелә.[27]

Ватһистабһана Пурана, Виматһгира Пурана, Прадһана Пурана,  Праһладһасваям Пурана,  Бһалукка Пуранада һәм кайбер башка региональ көньяк һинд язмаларында Нарасимһа  Гандһабһерунда (сүзгә-сүз тәрҗемә „куәтле ике башлы“) формасын алган, бу ярсулы ике башлы кош-хайван Шива-Шарабһа белән көрәшә һәм аны үтерә. Бу риваять шулай ук Нарасимһа Пуранада бар.[28]

Шарабһа шулай ук Вишнуның мең исемеВишну саһасранамада искә алына һәм аның сүзгә сүз мәгънәсе Шарабһага (арсланны үтерүче хайван) данны тәкъдим итә.[29] Ади Шанкара Вишну Саһасранаманың 356-нчы исеменә бердә дә арслан үтерүче хайван түгел, ә исемне шулай дип интерпретацияли: Ходай эчтәге үз буларак тәндә балкый ул Шарабһа дип атала шул ук вакытта тән сара (фани).»[30]

Вишиштадвайта фәлсәфәсе галиме Нарасимһан Кришнамачари раслаганча, «Шарабһа» исеме ике мәгънәдә аңлатылган булган, атап әйткәндә беренче интерпретация «әхлак чикләрен узучыларны җимерүче», ул Шри Вайшнава комментаторы Парасара Бһаттар тарафыннан бирелгән булган һәм икенчесе башкалар арасында Ади Шанкара тарафыннан бирелгән булган.[31] Беренчесе Санскрит фигыле SR-да нигезләнгән, аның мәгънәсе «җимерер өчен җәрәхәтләргә».[31] Си. Ви. Радһакришна Шастри буенча «Сара шулай ук ук дигәнне аңлата һәм фани тән Бхагаванны максат итеп куйгач балкый, чөнки ул шул тәндә ялтырый.»[31]

Буддачылык язмаларында

үзгәртү
 
Джатака хикәяләреннән бит, Шарабһа боланга охшаш итеп сурәтләнгән.

Будданың элекке тормышлары турында Джатака хикәяләредә аның урманда  Бодһисаттва буларак Шарабһа, сигез аяклы болан итеп тууы турында хикәя бар. Боланны ауларга маташкан патша аты белән упкынга төшкән. Болан патшаны шул язмышка калдырмыйча аны коткарган. Патша мәрхәмәтле ишарә белән тирән хис кичергән һәм илендә ауны тыйган.[32][33]

Тибет Буддачылыгында шарабһа кәҗә башы һәм мөгезләре, арслан ялы һәм ат тәне һәм аяклары белән итеп сурәтләнә. Ул максатчанлыкны, көчне һәм тизлекне чагылдыра. Кайвакыт ул өстәмә антилопа мөгезләре һәм бөркет тырнаклары белән сурәтләнә. Кайвакыт кәҗә башын арслан башы алмаштыра, атның аягы арсланныкы белән һәм мөгезләр тәкәнеке белән алмаштырыла. Барлык чагылышларның уртак хасияте булып ат тәне тора. Ул еш Торанада — Будда яки Бодхисатваның яктыртылган тәхете артында алты дәрәҗәле аркалы юлда Дэваларның яки кәрләләрнең атлану чарасы буларак сурәтләнә. Дэвалар белән бергә алар эшләп карауның (вирья) камиллегенең символы булып тора.[34][35]

Эмблема буларак

үзгәртү
 
Ян-якларда Шарабһалар белән һәм үзәктә Гандаберунда белән Карнатака штаты эмблемасы

Карнатака хөкүмәте, Майсор Университеты һәм Karnataka Soaps and Detergents Limited модификацияләр белән Шарабһаны эмблемалары буларак кабул иткән.[36][37]

Karnataka Soaps and Detergents Limited -ның логотипында Шарабһа арслан тәне һәм фил башы белән формада сурәтләнгән һәм акыл, батырлык һәм көч дәрәҗәләрен чагылдыра.[38]

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Pattanaik, Devdutt (2006). Shiva to Shankara decoding the phallic symbol. Indus Source. pp. 123–124. ISBN 978-81-88569-04-5. https://books.google.com/books?id=Oka4ekgGDRoC&pg=PA29. 
  2. शरभ. Monier Williams Sanskrit-English Dictionary.
  3. Waradpande, N. R. (2000). The mythical Aryans and their invasion. Books & Books. pp. 43, 46. ISBN 978-81-85016-57-3. https://books.google.com/books?id=GR1uAAAAMAAJ. Retrieved 2010-01-09. 
  4. Narayan, Aiyangar (in en). Essays On Indo-Aryan Mythology-Vol.. Asian Educational Services. pp. 252. ISBN 978-81-206-0140-6. https://books.google.com/books?id=Oym17qIeB-0C&dq=Gandabherunda+Vaishnava&pg=PA252. 
  5. Hopkins, E. Washburn (2008). Epic mythology. Encyclopedia of Indo-Aryan Research. pp. 18–19. ISBN 978-1-4437-7716-2. https://books.google.com/books?id=h6betcw_DgAC&pg=PA18. Retrieved 2010-01-15. 
  6. Mihira, Sree Varaha; Bangalore Venkata Raman; B. Lakshminarain Rao (1986). Brihat Jataka of Varahamihira. Motilal Banarsidass Publishers. p. 583. ISBN 978-81-208-1396-0. https://books.google.com/books?id=Bf7PKVpe3p4C&pg=PA583. Retrieved 2010-01-15. 
  7. Zimmermann, Francis (1999). Volume 4 of Indian medical tradition Alternative Medicine Series. Motilal Banarsidass Publishers. p. 82. ISBN 978-81-208-1618-3. https://books.google.com/books?id=V1o_PRCLOeMC&pg=PA82. Retrieved 2010-01-15. 
  8. 8,0 8,1 Blurton, T. Richard (1993). Hindu art. Harvard University Press. p. 123. ISBN 978-0-674-39189-5. https://books.google.com/books?id=xJ-lzU_nj_MC&pg=PA123. Retrieved 2009-01-09. 
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 Roy, Janmajit (2002). Bhagavata Purana. Atlantic Publishers & Distributors. pp. 93–95. ISBN 978-81-269-0169-2. https://books.google.com/books?id=lr9pFQPwhXYC&pg=PA93. Retrieved 2010-01-15. 
  10. 10,0 10,1 David Knipe, Alf (1989). Alf Hiltebeitel. ed. Criminal gods and demon devotees essays on the guardians of popular Hinduism. SUNY Press. p. 153. ISBN 978-0-88706-981-9. https://books.google.com/books?id=CLmuJhU3wC8C&pg=PA153. 
  11. 11,0 11,1 Rao, T. A.Gopinatha (1997). Elements of Hindu iconography, Volume 2. Motilal Banarsidass Publishers. pp. 171–173. ISBN 978-81-208-0878-2. https://books.google.com/books?id=AKWvPRIkvVEC&pg=PA174. Retrieved 2010-01-15. 
  12. 12,0 12,1 12,2 Shastri, Biswanarayan (1994). Kalika purana. Motilal Banarsidass Publ. pp. 25–27. ISBN 978-81-208-1124-9. https://books.google.com/books?id=ivVToiARmkoC&pg=PA25. Retrieved 2010-01-15. 
  13. Rao pp.172-173
  14. Rao p.173
  15. Smith, David (2003). The Dance of Siva Religion, Art and Poetry in South India Volume 7 of Cambridge Studies in Religious Traditions. Cambridge University Press. p. 193. ISBN 978-0-521-52865-8. https://books.google.com/books?id=4EvknQEACAAJ&pg=PA191. Retrieved 2010-01-15. 
  16. Rao p.174
  17. 17,0 17,1 Gandaberunda- The Two Headed Bird. Kamat Potpourri.
  18. Kramrisch, Stella (1994). The Presence of Siva. Princeton University Press. p. 436. ISBN 978-0-691-01930-7. https://books.google.com/books?id=O5BanndcIgUC&pg=PA436. Retrieved 2010-01-15. 
  19. Ganguli, Kisari Mohan (2009). The Mahabharata of Krishna-dwaipayana Vyasa, Book-12. BiblioBazaar, LLC. pp. 347–348. ISBN 978-0-559-13713-6. https://books.google.com/books?id=CnQVCgtmW-sC&pg=PA348. Retrieved 2010-01-15. 
  20. 20,0 20,1 Woodroffe, Sir John. Hymns to the Goddess. Forgotten Books. p. 151. ISBN 978-1-60620-146-6. 
  21. Soifer, Deborah A. (1991). The myths of Narasiṁha and Vāmana two avatars in cosmological perspective. SUNY Press. pp. 90–91. ISBN 978-0-7914-0799-8. https://books.google.com/books?id=OoFDK_sDGHwC&pg=PA4. 
  22. 22,0 22,1 22,2 22,3 Phyllis Granoff (2004). "Saving the Saviour". in Bakker, Hans. Origin and growth of the Purāṇic text corpus. Motilal Banarsidass Publishers. pp. 116–131. ISBN 8120820495. https://books.google.com/books?id=CLN0F7GGecsC&q=sarabha&pg=PA122. Retrieved 2010-01-15. 
  23. O'Flaherty, Wendy Doniger (1981). Śiva, the erotic ascetic. Oxford University Press US. pp. 282–3. ISBN 978-0-19-520250-2. https://books.google.com/books?id=dnfZ_MBErlQC&pg=PA282. Retrieved 2010-01-15. 
  24. Gupta, anand Swarup (1968). The Vamana Purana With English Translation. pp. 178–179. http://archive.org/details/in.ernet.dli.2015.313087. 
  25. 25,0 25,1 Frederick M. Smith (2006). The self possessed: deity and spirit possession in South Asian literature. Columbia University Press. pp. 223–4. ISBN 9780231137485. https://books.google.com/books?id=CuB7K3bDWDsC&q=Varaha+Kalika+Purana&pg=PA223. 
  26. Prapanchasara Tantra of shankaracharya vol 1-Arthur Avalon..
  27. Sharma, B. N. Krishnamurti (2000). A history of the Dvaita school of Vedānta and its literature from the earliest beginnings to our own times. Motilal Banarsidass Publishers. ISBN 978-81-208-1575-9. https://books.google.com/books?id=FVtpFMPMulcC&pg=PA412. Retrieved 2010-01-15. 
  28. Narayan, Aiyangar (in en). Essays On Indo-Aryan Mythology-Vol.. Asian Educational Services. pp. 252. ISBN 978-81-206-0140-6. https://books.google.com/books?id=Oym17qIeB-0C&dq=Gandabherunda+Vaishnava&pg=PA252. 
  29. Swami Chinmayananda, Swami (25 August 1969). Vishnusahasranama. Chinmaya Mission. p. 107. ISBN 978-81-7597-245-2. https://books.google.com/books?id=G2EfW1oiVw8C&pg=PA107. Калып:Dead link Stanza 37, line 1: „atulah sharabhah bheemah samayagno havirharih sarvalakshanalakshanyah lakshmeevaan samitinjayah.“
  30. Tapasyananda, Swami, Sri Vishnu Sahasranama, pg. 91, Chennai: Sri Ramakrishna Math. Sanskrit and English, with an English translation of Sri Sankara Bhagavatpada’s commentary.
  31. 31,0 31,1 31,2 Vishnusahsranamam, Volume II- Annotated Commentaries by Sri Narasimhan Krishnamachari. hobilavalli.org.
  32. Shakyamuni Buddha - Jataka (previous lives).
  33. Edward Byles Cowell; Sir Robert Chalmers; William Henry Denham Rouse; Henry Thomas Francis; Robert Alexander Neil (2000). "Sarabha-Miga-Jataka". in Edward Byles Cowell. The Jātaka or stories of the Buddha's former births. 4. Asian Educational Services. pp. 166–74. ISBN 978-81-206-1469-7. https://books.google.com/books?id=tyzjqrJ2YnwC&pg=PA166. 
  34. Robert Beér (2004). The encyclopedia of Tibetan symbols and motifs. Serindia Publications, Inc.. pp. 80, 90. ISBN 978-1-932476-10-1. https://books.google.com/books?id=XlqeS3WjSWIC&pg=PA90. 
  35. Robert Beer (2003). The handbook of Tibetan Buddhist symbols. Serindia Publications, Inc.. p. 259. ISBN 978-1-932476-03-3. https://books.google.com/books?id=-3804Ud9-4IC&pg=PA259. 
  36. Gandaberunda- The Two Headed Bird.
  37. The University Emblem. University of Mysore.
  38. Profile: Sharabha. Karnataka Saops and Detergents Limited.