Шамил Шәйдуллин (тимер юлчы)
Шамил Шәйдуллин, Шамил Нургали улы Шәйдуллин, Şäydullin Şamil Nurğali ulı, рус. Шайдуллин Шамиль Нургалиевич (03.03.1963, Донецк өлкәсе)— тимер юлчы, Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары (2011 елдан). «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы, фирканең Сембер өлкәсе бүлеге шурасы әгъзасы . Ш.Н. Шәйдуллинның энесе.
Шамил Шәйдуллин Шамил Нургали улы Шәйдуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Шамил Нургали улы Шәйдуллин |
Туган | 3 март 1963 (61 яшь) Украина ССР Донецк өлкәсе Родинское шәһәре |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | тимер юлчы |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1963 елның 3 мартында Украина ССР Донецк өлкәсе Родинское шәһәрендә туган. «Локомотивлар» белгечлеге буенча М.Т. Елизаров исемендәге Куйбышев (хәзер Самар) тимер юл транспорты инженерләре институтын (рус. СамГУПС) тәмамлаган (1989).
Хезмәт юлы
үзгәртү1980 Эшчәнлеген Куйбышев тимер юлының Сембер локомотив депосында хәрәкәт итүче составны ремонтлаучы слесарь вазифасыннан башлый.
- локомотив депосы мастеры
- локомотивларны техник тикшерү цехы өлкән мастеры
- техник бүлекнең әйдәүче инженеры
- локомотив депосының баш инженеры
- 2000 Сембер локомотив депосы башлыгы
- 2006 «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы - Куйбышев тимер юлы Сембер бүлекчәсе башлыгының беренче урынбасары
- 2007 Куйбышев тимер юлы Сембер бүлекчәсе баш инженеры
- 2010 Куйбышев тимер юлы Сембер бүлекчәсе башлыгы
- 2011 елның мартыннан Куйбышев тимер юлы башлыгының җирлекләр белән эшләү буенча урынбасары — Идел–Кама регионы буенча урынбасар[1].
- 2013 елдан Кама инновацияле территория-сәнәгать кластерының тимер юл инфратөзелешен киңәйтү буенча ведомствоара эшче төркеменә керә[2].
Сылтамалар
үзгәртү- «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайты
- «Бердәм Россия» фиркасе яклылар сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- «Сембер өлкәсенең татар яңалыклары» сайты(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында
- ↑ «Регион канунчылыгы» сайтында 2013 елның 12 октябрь көнендә архивланган.(рус.)