Шамил Солтанов (1952)

Россия сәясәтчесе

Бу Мәскәү тарихчысы турында мәкалә, Уфа геологы турында моннан укыгыз.

Шамил Солтанов
Туган 16 май 1952(1952-05-16)
СССР, Үзбәкстан ССР, Әндиҗан
Үлгән 18 февраль 2022(2022-02-18) (69 яшь)
РФ, Мәскәү
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер МГИМО
Һөнәре политолог, фәлсәфәче
Сәяси фирка Родина[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Шамил Солтанов, Шамил Заһит улы Солтанов (1952 елның 16 мае, СССР, Үзбәкстан ССР, Әндиҗан2022 елның 18 феврале, РФ, Мәскәү) ― Россия сәяси эшлеклесе, тарихчы, философ. IV чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты (2003―2007).[1]

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1952 елның 16 маенда Әндиҗанда туган. Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының (МГИМО) халыкара журналистика факультетын тәмамлаган (1976). Гарәп, инглиз, француз телләрен белгән. Тарих фәннәре кандидаты (тышкы сәяси карарлар кабул итү проблемалары буенча диссертация яклаган). 1976 елдан башлап халыкара мөнәсәбәтләрне системалы анализлау лабораториясендә эшләгән, фәнни төркем белән җитәкчелек иткән. 1989―1990 елларда ― МГИМОның тышкы икътисади элемтәләр институтында бүлек мөдире урынбасары.

1991 елның гыйнварыннан ― «День» газетасының редколлегия әгъзасы. «Завтра»[d] газетасында берничә ел баш мөхәррир урынбасары була, 1997 елга кадәр «Табло» рубрикасын алып бара.[2]. Изборск клубының[d] даими әгъзасы булып торган. [3]

Ислам Яңарыш партиясе әгъзасы була, шулай ук әлеге партиянең «Әл—Вахдат» (Берләшү) газетасының редколлегиясенә керә. [4]

1995 елда Юрий Скоков[d] тарафыннан оештырылган Россия халыклары берлегенең (рус. Союз народов России) гомуммилли советына керә. 1998 елдан Милләтләр һәм төбәкләр арасындагы икътисади проблемаларны тикшерү үзәге идарәсе рәисе урынбасары. 2003―2004 елларда ― Россия төбәкләре партиясе (рус. Партия российских регионов) рәистәше.

2003 елның декабрендә «Родина»[d] блогыннан Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган. «Родина» фракциясе әгъзасы, Думаның халыкара эшләр комитеты әгъзасы, А. Бессмертных җитәкчелегендәге тышкы сәясәт ассоциациясенең аналитик төркеме әгъзасы булган.

2004 елда Солтанов тарафыннан «Россия ― ислам дөньясы: стратегик диалог» дип аталган фракцияара депутат берләшмәсе төзелгән. 2005 елда ул шул ук исемдәге стратегик тикшеренүләр үзәген җитәкли башлаган. Бу ике учреждение дә Россияне ислам дөньясы белән якынайту максатыннан төзелгән.

Философ буларак, Шамил Солтанов мифологик, магик һәм диалектик фикерләү арасындагы үзара бәйләнеш проблемасы белән шөгыльләнгән. Мистика, магия, Платоннан Гегельгә кадәр диалектик-философларны өйрәнгәндә, билгеле бер этапта фикерләүнең өч төре гомуми принципларга килә, дигән нәтиҗәгә килгән.

«Глобаль куркынычсызлык һәм региональ конфликтлар» (рус. Глобальная безопасность и региональные конфликты), «Региональ куркынычсызлык проблемалары» (рус. Проблемы региональной безопасности) фәнни монографияләре авторы. «Омар Хайям» китабының автордашы һәм «Гаҗәеп кешеләр тормышы» (рус. Жизнь замечательных людей) сериясендәге «Плотин» китабының авторы.

2022 елның 18 февралендә тромб өзелеп, кинәт вафат булган.[5] Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә җеназасы укылган.

Әсәрләре

үзгәртү
  • Плотин : Единое: творящая сила Созерцания. — М. : Молодая гвардия, 1996. — 422, [4] с., [16] л. ил. — (Жизнь замечательных людей) — ISBN 5-235-02209-6
  • Султанов Ш., Султанов К. Омар Хайям. — М. : Молодая гвардия, 2007. — 313, [3] с., [8] л. ил., к., портр., факс. : ил. — (Жизнь замечательных людей) — ISBN 978-5-235-02987-3

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү