Диалектика ул — һәрьяклы бәйләнеш һәм үсеш турындагы тәгълимат.

«Диалектика» сүзен фәнни кулланышка кертүче дип Сократны атыйлар. Платон, Сократның шәкерте буларак, үзенең кайбер хезмәтләрен әнә шул Сократ стилендәрәк, бәхәс шәкелендә язып калдырган. Платон диалектиканы әйберләрнең барлык сыйфатларын туплаган идеяләрне танып белү турындагы гыйлем дип санаган. Аристотель исә «Платон идеяләрен» әйберләрнең формаларына «әверелдерә», диалектика төшенчәсен, башлыча, галәмгә бәйләп куллана. Диалектиканың аерым принциплары Дж. Бруно (капма-каршылыкларның бердәмлеге), Декарт (галәми сузулыкның төрлелеге), Спиноза (зарурлык белән иреклелек мөнәсәбәте) хезмәтләрендә чагылган. Алман классик философиясендә диалектика универсаль теория һәм танып белү методы турындагы гыйлем дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу күренеш бигрәк тә Һегель хезмәтләрендә урын таба. Ләкин аның диалектикасы объектив реальлектә түгел, бәлки аның идеаль чагылышында гәүдәләнә. Ф. Энгельс үзенең «Анти-Дюринг» хезмәтендә (1877), Һегельнең идеалистик концепциясен тәнкыйть итеп, диалектиканы һәрьяклы бәйләнеш һәм алгарыш турындагы тәгълимат дип бәяли, аның төп кануннарын характерлый.

Ф. Энгельс, беренче буларак, диалектиканы ике баскычта торган күренеш икәнлеген күрсәтә: материаль дөньяның үзендә булган бәйләнешләр — объектив диалектика; шушы бәйләнешләрнең кеше башында чагылышы — субъектив диалектика. Шуларны өйрәнә торган фән дә ике бүлеккә аерыла: объектив диалектика бүлеге һәм субъектив диалектика бүлеге.

Чыганак үзгәртү