Төп менюны ачу

Шамил Апанаев (Шамил Мәхмүд улы Апанаев) – рәссам, мөгаллим.

Шамил Апанаев
Туган телдә исем Шамил Мәхмүд улы Апанаев
Туган 19 ноябрь 1946(1946-11-19) (73 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБРусия Федерациясе
Һөнәре рәссам, мөгаллим
Балалар Тимур, Морат, Диләрә
Ата-ана
  • Мәхмүд Рәшид улы (әти)
  • Зәйнәб Гыйбадулла кызы (әни)

1946 елның 19 ноябрендә Мәскәүдә туган. Атаклы Апанаевлар нәселеннән:[1] Исмәгыйль Апанаев → Муса Апанаев → Габделкәрим → Габдрахман → Рәшид → Мәхмүд → Шамил[2]

Тәрҗемәи хәле.Үзгәртү

Балачактан рәсем ясарга һәвәслеге булу сәбәпле, Шамилне ата-анасы Мәскәү шәһәренең пионерлар йортына рәссам В.А. Воронин остаханәсенә йөртәләр.

1961 елда зур конкурс аркылы үтеп, Мәскәүнең «1905 ел истәлегенә» сәнгать училищесына укырга керә һәм 1966 елда аны зур уңыш белән тәмамлый.

1966 - 1969 елларда хәрби хезмәттә.

19751981 елларда Мәскәүнең мигъмарият институтында укый.

Русиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы (1992).

«Рәссам» татар-башкорт рәссамнары берлегенең әгъзасы.(2004)

«Элита-М» сәнгать студиясендә укыта. Мәскәүнең өстәмә белем бирүче мөгаллимнәре ярышында җиңүче (2004).

Гаиләсе.Үзгәртү

Әтисе, Мәхмүд Рәшид улы Апанаев, Казаннан, әнисе, Зәйнәб Гыйбадулла кызы Хәбибуллина, Ырынбурдан. Әтисе Рәшид Мәскәүнең № 38, 292 татар мәктәпләрендә физика, математиканы татарча укыта. Әнисе Зәйнәб тә шул мәктәпләрдә укыта. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе Рәшид, үзе теләп, Ростокин дивизиясенә язылып, сугышка китә, әнисе Зәйнәбне мәктәп-интернат балалары белән Яр Чаллыга күчерәләр. Сугыштан соң Мәскәүдә татар мәктәпләре ябылгач, икесе дә һөнәрләрен алыштырырга мәҗбүр булалар: Мәхмүд заводка, Зәйнәб сүзлекләр бастыручы нәшриятка урнаша.

Катнашкан күргәзмәләреҮзгәртү

  • “ Сабантуйга 100 ел”,[4]
  • Русия сәнгать хезмәткәрләренең Үзәк йортында,
  • Мәскәүдә “Оптика йорты”нда,
  • “Кентавр Галереясе”ндә,
  • “Варварка урамындагы Галерея”дә,
  • “Милләтләр Йорты”нда һ.б. залларда уздырылган күргәзмәләрдә катнашып килә.

Төп хезмәтләреҮзгәртү

  • “Әтиемнең портреты”
  • “Идел буйлап”
  • “Җәйге көн”
  • “Көзнең алтыны” (1997)
  • “Беренче кар” (1999)
  • “Мартның каеннары” (2002) [5] һ.б.

Рәссамның иҗат җимешләре Польшада, Алманиядә, Австриянең һ.б. чит илләрнең дәүләт музейларында һәм шәхси кулларда саклана.

ЧыганакларҮзгәртү

1. Каталог Художественной выставки "Неизвестная Россия. ХХI век."

2. Суфия Мостафина - Апанаева. Апанаевлар.(китапта: Историческая генеалогия татарского народа. Казан, 2012, 149 бит)

3. Дина Аляутдинова. История удивительной судьбы. (китапта: Историческая генеалогия татарского народа. Казан, 2012, 144 бит)

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Историческая генеалогия татарского народа (төзүчесе Беляев А.Б.). Казан, 2012, 149 бит. ISBN 978-5-298-02215-6
  2. Шежере рода Апанаевых (китапта: Историческая генеалогия татарского народа. Казан, 2012, 150 бит. ISSN 978-5-298-02215-6
  3. Татарстанның Русиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында:http://tatmsk.tatarstan.ru/rus/info.php?id=401082
  4. http://www.mdn.ru/cntnt/meropriyatiya/archive/n26258.html
  5. http://art.fondvsg.ru/newarts/unknrus/index.htm