Чыңгызхан Азимов

Чыңгызхан Нуфат улы Азимов (укр. Чингізхан Нуфатович Азімов; 1931 елның 16 декабре, Казан, ССРБ2002 елның 10 октябре) — совет һәм украин галиме, хокук белгече, юридик фәннәр докторы (1983), профессор (1985), Харьков юридик институты профессоры. Украина милли хокук фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты (1993), гражданлык хокукы өлкәсендә белгеч. Фән һәм техника өлкәсендә ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1984).

Чыңгызхан Азимов
Туган 16 декабрь 1931(1931-12-16)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 10 октябрь 2002(2002-10-10) (70 яшь)
Күмү урыны Второе городское кладбище Харькова[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Украина
Әлма-матер Вольский военный институт тыла[d] һәм Ярослав Зирәк ис. милли юридик академия[d]
Һөнәре хокук белгече, университет профессоры
Эш бирүче Харьковский завод тракторных самоходных шасси[d] һәм Ярослав Зирәк ис. милли юридик академия[d]
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр нәмзәте[d] (1971) һәм юридик фәннәр докторы[d] (1983)
Гыйльми исем: профессор (1985)

Тормыш юлы үзгәртү

Чыңгызхан Азимов 1931 елның 16 декабрендә Казанда туган, милләте буенча рус[1]. 1933 елдан башлап Горькийда яши. 1948—1951 елларда ССРБ хәрби-һава көчләренең махсус мәктәбендә укый, ә аны тәмамлап, беренче Вольск хәрби авиация-техник училищесына укырга керә. 1953 елда Азимов училищены тәмамлый һәм ССРБ ХҺКдә хезмәт итә башлый. Хезмәт итү белән бер үк вакытта Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтының Одесса филиалында укый.

1961 елда Азимов демобилизацияләнә һәм Харьковта трактор җыю заводында эшли башлый. 1962 елда Харьков юридик институтының (ХЮИ) читтән торып уку факультетына укырга керә, аны 1965 елда тәмамлый. ХЮИны тәмамлаганнан соң, анда граждан хокукы кафедрасында эшли башлый, башта лаборант, кече фәнни хезмәткәр вазыйфасын били, 1971 елдан доцент була. 1988 елдан 1993 елга кадәр әлеге кафедра мөдире була, 1993 елдан профессор вазыйфасында. СБКФ әгъзасы.

1991 елда Украина инженер фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы, ә ике елдан соң — 1993 елда — Украинаның хокук фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты итеп сайлан. 1994 елда Украина Югары суды каршындагы Фәнни-консультатив советка кертелә, шулай ук патент ведомствосы каршындагы гыйльми совет әгъзасы була. Украина Гражданлык һәм Хуҗалык кодексларын эшләү белән шөгыльләнүче комиссияләргә кергән.

Чыңгызхан Азимов 2002 елның 10 октябрендә вафат була.

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

Азимов гражданлык хокукының түбәндәге аспектларында: сәнәгать милке һәм фәнни-техник прогресс, йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү, физик һәм юридик затларның гражданлык хокукларын, шулай ук мирас хокукын яклауда махсуслашкан.

1971 елда Азимов «Фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык оешмаларының хезмәт уйлап табуларын хокукый җайга салу» темасы буенча юридик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация, 1981 елда «Фәнни-техник прогресс өлкәсендә шартнамәчел мөнәсәбәтләр» темасына докторлык диссертациясе яклый. 1983 елда юридик фәннәр докторы була. 1974 елда Азимовка — доцент, ә 1985 елда профессор исеме бирелә.

100дән артык фәнни хезмәт авторы/автордашы була. «Юридик енциклопедія» алтитомнигы өчен мәкаләләр язуда катнашкан[2].

Бүләкләр үзгәртү

«Хезмәт ветераны» һәм «ССРБ Кораллы көчләренә 40 ел» совет медальләре белән бүләкләнгән.

1984 елда фән һәм техника өлкәсендә Украина ССР Дәүләт премиясе белән бүләкләнә (1983 елда чыгарылган «Советское гражданское право» дәреслеге өчен)[3].

Шулай ук «фәнни эштә һәм фәнни кадрлар әзерләүдә уңышлары өчен» Беларусь Республикасы Югары Советы Президиумының мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

1995 елда Чыңгызхан Азимовның исеме «Украина юстициясенең Алтын китабы»на кертелә. Цинциннати шәһәренең (Оһайо штаты, АКШ) мактаулы хөкемдары.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Учетная карточка лауреата Государственной премии УССР 1984 г. в области науки и техники // Комитет по государственным премиям Украинской ССР в области науки и техники при Совете министров УССР
  2. Покажчик авторів Юридичної енциклопедії // Юридична енциклопедія(укр.) / Ю. С. Шумшученко. — Киев: «Юридична думка», 2004. — Т. 6. — С. 668—681. — 736 с. — ISBN 966-7492-06-0.
  3. Підручник для вищих учбових закладів "Советское гражданское право /1 та 11 частини/, опублікований у 1983 році /2-е видання/. Комітет з Державних премій України в галузі науки і техніки.

Әдәбият үзгәртү

  • Розенфельд Ю. Н. Азимов Чингизхан Нуфатович // Выдающиеся педагоги высшей школы г. Харькова / В. И. Астахова, Е. В. Астахова, А. А. Гайков.. — Харьков: Кн. ф-ка «Глобус», 1998. — С. 11—12. — 736 с. — ISBN 966-7083-22-5.
  • Астахова В. І. Азімов Чингізхан Нуфатович // Енциклопедія сучасної України(укр.). — Киев: НАН України, Наукове товариство ім. Шевченка, Інститут енциклопедичних досліджень НАН України, 2001. — Т. 1: А. — 823 с. — ISBN 978-966-02-2075-8.
  • Горбатенко В. П. Азімов Чингізхан Нуфатович // Юридична енциклопедія(укр.) / Ю. С. Шемшученко. — Киев: Юридична думка, 2011. — Т. 1. — С. 64—65. — 656 с. — ISBN 978-966-8602-95-5.

Сылтамалар үзгәртү