Чуаш теле диалектлары

Чуаш теле диалектлары — чуаш теленең сөйләшләре үзенчәлекләрен берләштерүче өлеше. Чуаш теленең лингвистик ландшафты шактый бертөрле, диалектлар арасында аермалар бик аз. Хәзерге вакытта диалектлар арасындагы аермалар тагын да ныграк югала бара.[1].

Чуаш теле диалектлары картасы

Бүленеше

үзгәртү

Телне диалектларга һәм сөйләмнәргә бүлү буенча фикерләре аерыла. Барыннан да элек бу этнографик төркемнәрнең формалашуы аларның сизелерлек аерымлануына китермәү белән бәйле. Тикшеренүчеләр күпчелек очракта өч төп диалектны аерып күрсәтәләр:[2][3]

Кайчак соңгы икесен берләштерәләр. Этномәдәни яктан анатри белән анат енчи аерылмый диярлек, ә вирьял белән зур булмаган аермалар бар. Югары диалект 14-15 гасырларда чуашлар тарафыннан мариларны ассимиляцияләү процессында барлыкка килә. Түбән диалект татарлар белән интенсив элемтәләр нәтиҗәсендә формалаша, урта диалект белән чагыштырганда, анда татарча алынмалар шактый зур күләм тәшкил итә. Анат енчи этнографик төркем буларак XIII—XV гасырларда, вирьял — XIV—XVI гасырларда, ә анатри XV—XVII гасырларда оешкан.

Аерымланып кече карача диалектын (бушкарта диалектын) да билгелиләр[4].

Диалектлар арасында нык аерма булмау чуаш язуын төзегәндә һәм язма тел нормаларын эшләгәндә уңай фактор булып чыга.[5]

Бүгенге көндә билгеләнгән барлык диалектларның да үзенчәлекле билгеләре булган үз сөйләшләре бар.

Хәзерге югары чуашлар яшәгән территориядә борынгы заманда мордвалар (хәзерге Чуашстанның көньяк-көнчыгышында) һәм марилар яшәгән. Болгар авыллары монда IX—X йөзләрдә барлыкка килә. Болгарларның күпләп күченүе Идел буе Болгарын монгол-татарлар тар-мар иткәннән соң була. Алга таба да, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы вакытында, Чуашстанның көнбатыш өлешенә миграция дәвам итә. Болгарлар төбәк аборигеннарын акрынлап ассимиляциялиләр, шулай да аларның рухи мәдәниятендә, телендә фин-угор компонентлары бик күп сакланып калган, бигрәк тә югарыларда.

Казан яулап алынганнан соң һәм ханлык җирләре руслар тарафыннан колонияләштерелгәннән соң, Казан арты һәм Зөя буеннан чуашлар Чуел елгасы һәм Әнеш елгасына (Чуашстанның төньяк-көнчыгышы һәм көнчыгышы) күченеп киләләр, бүгенге урта чуашларны барлыкка китерәләр, күченүләр аларда югары чуашларга караганда күбрәк төрки элементлар һәм традицияләр өстенлек иткән мәдәният формалашуга ярдәм итә.

Чик буе сак сызыкларын төзү һәм чикләрне саклау өчен рус дәүләте йомышлы чуашларны яңа җирләргә (хәзерге Чуашстанның һәм Татарстанның көньягы, шулай ук Ульяновск, Пенза, Самара, Оренбург өлкәләре һәм Башкортстан территорияләре) күчерә, алар артыннан гади крестьяннар да күчеп килә. Миграция нигездә Чуел буе һәм Әнеш буе чуашларына кагыла. Казан татарлары һәм мишәрләре белән даими элемтәләр аларның мәдәниятендә һәм көнкүрешендә үзгәрешләр китереп чыгара. Нәтиҗәдә көньяк чуашлар чагыштырмача аерымланалар, анатри (түбән) исеме алган аерым этнографик төркем барлыкка килә.

Югары диалект

үзгәртү

Югары диалект составында Чуашстанда сөндер, ядрин, красночетай, алик һәм чабаксар сөйләшләре, шулай ук Башкортстанда косякау сөйләше аерылып тора, Косяковка авылына күчеп килүчеләр югары диалектны тулысынча саклап калганнар.

Урта диалект

үзгәртү

Урта диалект зонасында чуел һәм козловка сөйләмнәре аерылып тора, ә кече чуел, ормар һәм янтык сөйләшләрен урта диалектка да, түбән диалектка да кертәләр.

Түбән диалект

үзгәртү

Чуашстан территориясендәге түбән диалект урман асты һәм кыр (яки буа) сөйләшләренә бүленә. Кыр диалекты нигезендә хәзерге әдәби тел барлыкка килә. Кыр сөйләшенә шулай ук Татарстанның Тау ягы һәм Ульяновск өлкәсендәге чуашлар керә.

Әдәбиятта республикадан читтә яшәүче барлык чувашлар түбәнлеләр дигән фикер өстенлек итә. Ләкин бу бик шартлы, һәм бу төркемнәрне формалаштырганда югары чувашлар да аз күләмдә йогынты ясаган.

Урман һәм кыр сөйләшләреннән тыш, Урал-Идел буенда Идел буе, Кама аръягы, Идел аръягы, бозаулык, Ык буе һәм Агыйдел буе чуаш этнотөркемнәре бар.

Аларда түбәндәге сөйләшнәр аерылып тора: Идел буе телендә — сөнгәләй, самара борылышы, неверкин, барыш; Кама аръягында — нурлат (кече чирмешән, аксубай, түбән чирмешән, урта чирмешән ассөйләшләре белән); Идел аръягында — сок һәм рысай; бозаулыкта — бозаулык; Ык буенда — төньяк (сөн яки шаран) һәм ык буе; Агыйдел буенда — югары агыйдел, түбән агыйдел сөйләшләре бар. Түбән агыйдел исә кубау һәм ивано-казан ассөйләшләренә бүленә. Беренчеләре — 18 йөздә югары Агыйдел зонасыннан күчеп килүчеләр, икенчеләре — 19 йөздә Чуашстаннан күчеп килүчеләр.[6]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Современное состояние чувашских диалектов.
  2. Языки народов Российской Федерации и соседних государств. — М.: Наука, 2005. — Т. 3. — С. 389. — 606 с. — ISBN 5-02-011237-2.
  3. ДИАЛЕКТЫ ЧУВАШСКОГО ЯЗЫКА.
  4. П. В. Желтов {{{башлык}}} // Фундаментальные исследования. — В. 6. — Т. 6. — ISSN 1812-7339. Архивировано из первоисточника 13 гыйнвар 2022.
  5. ЧУВАШСКИЙ ЯЗЫК (2012-11-06).
  6. Чувашские говоры Башкортостана.

Чыганаклар

үзгәртү
  • В. П. Иванов, В. В. Николаев, В. Д. Дмитриев. Чуваши. Этническая история и традиционная культура. Москва, 2000.