Чегәннәр тарихы — чегән телендә һәм аның төрле диалектларында сөйләшкән гомуми һинд чыгышлы этник төркем тарихы, аның вәкилләре чегән диаспорасы белән үзләрен идентификацияли.

Чегәннәр тарихы
Сурәт
Нинди веб-биттә тасвирланган romove.radio.cz/cz/clanek/18530(чех.)[1], romove.radio.cz/en/article/18158(ингл.)[1], romove.radio.cz/de/artikel/2717(алм.)[1] һәм romove.radio.cz/fr/article/1857(фр.)[1]
А. Петтенкофен. Чегәннәр юлда. 1896
П. С. Кройер. Ике чегән хатыны үз йорты алдында. 1878

Исеменең килеп чыгышы үзгәртү

Чегәннәрнең иң киң таралган үз атамалары — Европа илләре чегәннәре өчен — «ром» яки «рома», Якын Көнчыгыш һәм Кече Азия чегәннәре өчен — «дом», Әрмәнстан чегәннәре өчен «лом» булып тора[2]. Бөтен бу исемнәр һинд-арий «d’om» сүзенә кайтып кала. Теорияләрнең бересенә ярашлы, әлеге атама «ḍōmba» формасыннан барлыкка килгән, ягъни «җырлар башкарып һәм музыкаль коралларда уйнап көн күргән түбәнге катлам кешесе», классик санскритта шул версия бирелгән[3]. Икенче версия буенча, «d’om» тамыры «дамару» — "барабан өчен санскрит термины һәм «ḍam-» (санскр. डम्) — « (барабан кебек) яңгырый», һәм дравидий телләренә тоташу ихтималлыгы да бар[4]. Кайсыбер тикшеренүчеләр Һиндстандагы борынгы чегәннәрне (проточегәннәр) чыгышын автохтон Австрия-Азия халкына (адиваси төркеме) тоташтыралар һәм аларның үзатамасы «ḍomba/ţumba» тамырына бәйлиләр. Әлеге австро-азия тамыры, үз чиратында, төрле үсемлекләрне (кабак, кыяр, карбыз, фиг агачы, инжир) аңлаткан «т’умба (ţumba)» сүзенә тоташтырыла. Бу үсемлекләр күп җимеш бирә һәм аборигеннарның күпчелеге аларны тотем дип исәпли[5].

 
А. Козакевич. Чегән гаиләсе
 
А. Петтенкофен. Чегән балалары. 1885 ел.

Инглизләр аларны гадәттә — ing. Gypsies (ing. Egyptians — «мисырлылар» сүзеннән), испаннар — gitanos (шулай ук Egiptanos — «мисырлылар» сүзеннән), французлар — bohémiens («богемнар», «чехлар»), gitans (бозып әйтелгән исп. gitanos) яки tsiganes (грек. τσιγγάνοι, цингани), немецларZigeuner, итальяннар — zingari, голландлар — zigeuners, венгрлар — cigány яки fáraók népe («фараон кабиләсе»), әзербайҗаннар — qaraçılar («каралар»), грузиннарბოშები (бошеби), мингреллар — ჩაჩანეფი (чачанефи), әрмәннәрԳնչուներ (гнчунер), чандра, финнар — mustalaiset («каралар»), казакълар — долдар, сыгандар, үзбәкләр — люли, сигонлар; башкортлар - сиғандар; басклар — erromintxela, ijitoak; албаннар — jevgjit («мисырлылар»); яһүдләр — цо’ани́м (Боронгы Мисырдагы Цоан провинциясе белән); фарсылар — کولی (коли); литвалар — čigonai; латышлар — čigāni; болгарлар — цигани; эстоннар — mustlased (каралар). Хәзерге вакытта төрле телләрдә чегәннәрнең рома үзатамасы еш кулланыла (ингл. Roma, чех. Romové, фин. romanit һ. б.).

Башка төрле риваятьләр үзгәртү

Чегәннәрнең язма теле булмаганлыктан, аларның килеп чыгышын чагылдырган тарихи документлар юк. Соңгы вакытка кадәр гаилә шәҗәрәләре ата-бабаларының 10 буынын саклап калган[6], алар шулай ук әлеге халыкның килеп чыгышы турында чыганак була алмый. Моннан тыш, М. Хюбшманова фикеренчә, чегәннәр үзләре чыгышы урынын Һиндстан дип билгели алмаган һәм һинд субконтинентын анда яшәгән халыклар аерым географик төбәк итеп кабул итмәгән. Бу җәһәттән XVIII гасыр азагына кадәр чегәннәрнең килеп чыгышы турында төрле теорияләр тәкъдим ителә. Мәсәлән, XIV гасырда немец яһүдләреннән барлыкка килүе турында фикерләр бар[7][8][9][10]. Чегәннәрнең Мисыр чыгышлы булуы турындагы теория иң популяр (һәм чегәннәр үзләре тараткан әлеге легенданы хуплаган) була. Әйткәндәй, аерым авторлар чегәннәрне турыдан-туры борынгы мисырлылар белән бәйли[11]. Башка авторлар, чегәннәр Мисыр территориясы аша Һиндстаннан күчеп килгән чакта үткән[12] яки, киресенчә, Мисырдан күченгән чакта Һиндстан территориясе аша үткәннәр, дип исәпли[13]. Икенче бер киң таралган фараз буенча чегәннәр Алгы Азиядан килеп чыкканнар[14] , атап әйткәндә, уларзы Месопотамиядагы Синджар каласы халкы яки сигин кабиләсе варислары белән бәйлиләр, алар Геродот, Страбон, Псевдо-Орфей һәм Аполлоний Родосский язмаларында телгә алына[15][16][17][18]. Бик күп авторлар чегәннәрне Византияда телгә алынган аттиганнар белән бәйли[14][19] , чегән атамасы аттинган сүзеннән барлыкка килгән һәм аларны турыдан-туры чегәннәр дип идентификацияли[20][21]. Кайсыбер тикшеренүчеләр чегәннәрне аттинганнардан аерым караган[22].

 
Шён, Алоис. Чегән лагере. 1856 ел.
 
А. Козакевич. Карталар уйнаучы хатын. 1884 ел.

Шунысы кызык, XVIII гасырга кадәр әдәбияттә кимендә ике тапкыр чегәннәрнең һинд чыгышлы булу ихтималлыгы турында хәбәр ителә — Форли исемле итальян каласы елъязмаһында 1422 ел эчендә (лат. aliqui dicebant, quod erant de India — «кайсыберләр, алар Һиндстаннан, дип әйтә иде»)[23].

Чыгышы үзгәртү

Чегәннәрнең һинд чыгышы XVIII гасырның азагында билгеләнә[24][25]. Чегәннәр тарихи хроникалар алып бармаганга һәм тел-авыз риваятьләрдә үз тарихын саклап калмаганга күрә, чегәннәрнең борынгы тарихы турындагы фаразлар озак вакыт лингвистик тикшеренүләрдә нигезләнә[25], азаккы вакыт аларга генетик алымнар өстәлә[26]. Чегәннәрнең ата-бабалары чыгышы белән Һиндстанның төньяк-көнбатыш төбәкләреннән (хәзерге Гөҗарат, Раджастан һәм Кашмир штатлары) дигән фикер гомуми кабул ителгән фекер булып тора. Башка генетик тикшеренүләр буенча, алар якынча безнең эраның V гасырында һинд-арий телләр төркөме халыкларыннан аерылганнар. Генетик тикшеренүләр мәгълүматлар буенча, алар һинд-арий халыклардан якынча безнең эрага кадәр V гасырда аерылганнар[к. 1],[26].

1920 елда һинд телләре белгече Р. Л. Тернер үткәргән лингвистик тикшеренүләр нәтиҗәләре чегәннәрнең ата-бабалары Һиндстанның үзәк районарында якынча безнең эрага кадәр III гасырда һәм яңа эраның V гасырның азагыннан да соң түгел Төньяк Пәнҗабка күченгәннәр[27]. Әлеге версия белән лингвист-ромологлар Я. Матрас, Я. Хэнкок һәм М. В. Смирнова-Сеславянская да ризалашалар. Кайсыбер тикшеренүчеләр[28][29] домнар баштан ук австро-азия телләрендә сөйләшкән (адиваси халкы), соңыннан алар күршеләреннән һинд-арий телен үзләштергәннәр, шул ук вакытта үз атамасын саклап калганнар. Хәзерге һинд домнары белән Европа чегәннәре арасында антропологик һәм мәдәни охшашлыкның булмавы бу гипотезага каршы төп дәлил булып тора.

2012 елда басылып чыккан генетик тикшеренүләргә ярашлы, чегәннәрнең иң зур генетик охшашлыгы төньяк-көнбатыш һәм төньяк Һиндстанда яшәгән аерым халыклар белән бәйле: мегхаваллар (Раджастхан штаты, Джамму һәм Кашмир) .

Һиндстаннан күченү үзгәртү

Әлеге вакытта чегәннәрнең Һиндстаннан кайчан һәм нинди сәбәп белән чыгып китүе анык кына билгеле түгел.[25]. Аларның чыгып китүе бер юлы берничә фактор аркасында булуы ихтимал[30].

Генетик тикшеренүләр күрсәтүенчә, чегәннәр Һиндстаннаны зур булмаган, генетик яктан бер төрле төркем белән чыгуы дәлилләнгән[31] , аларның саны якынча 1000 якын кеше исәпләнә (H гаплогруппасы). Фарсы риваяте (Фирдәүси язып алган) чегәннәрнең Иранга Һиндстаннан Баһрам V вакытында килүе турында бәян итә[32]. Баһрам V аларның музыкаль сәләтен бик югары бәяләгән.

Чегәннәр Византияда үзгәртү

Византияда чегәннәр 1054 елда "Изге Георгий тормышы"нда беренче тапкыр телгә алынган дип санала. Чыганак буенча, самаритян-атсинганнар император Константин Мономахка кыргый хайваннарны юк итергә ярдәм иткән[33]. Византияга алар Иран һәм Әрмәнстан территориялары аша үткән[34]. Крит утравында чегәннәр (atsingani) 1322 елдан бирле билгеле. Византияда чегәннәр тимерче буларак дан тотканнар[35].

Европада чегәннәр үзгәртү

 
Чегәннәр Берн диварлары янында. XV гасыр гравюрасы
 
Ван Гог. Фургоннарда чегәннәр таборы. 1888 ел

XIV гасырда чегәннәр Балкан ярымутравында яши башлыйлар. 1348 елда алар — Сербияда, ә 1378 елда Болгарияда күренә башлыйлар[36]. 1411 елда чегән таборын Чехияда (Богемия) күреп була,[37] артабан 1417 елда — Трансильванияла[38] ә 1431 елда Францияга (Турне) барып җитәләр, анда аларны Богемиядән килгәннәр, дип исәплиләр, 1433 елда — Регенсбург немец каласы тирәсендә , 1500 елда — Шотландияда, ә 1513 елда Швециядә күренәләр.

Чегәннәр Америкада үзгәртү

1539 елдан алып чегәннәр Америка территориясенә (Кариб утраулары) барып чыгалар, анда алар Испания һәм Португалия территориясеннән килүе билгеле. Чегәннәрнең Америкага күпләп күченүе бары тик XIX гасырның икенче яртысында башлана[39]. XXI гасырга Америкада чегәннәрнең гомуми саны 4 млн кеше тәшкил итә, аларның яшәгән 1 миллионы АКШ-ында яши[40].

Чегәннәр геноциды үзгәртү

1935—1945 елларда Германия һәм нацистик Германия белән союздаш һәм Икенче дөнья сугышы (1939—1945) чорында оккупацияләнгән илләр территориясендә чегән милләтле кешеләр геноциды оештырыла. Соңгы тикшеренүләр күрсәтүенчә, чегәннәр геноциды корбаннарының саны — 200 000—1500 000 кеше[41]. Зарар күрүчеләр саны тагы да күбрәк.

2012 елның 24 октябрендә Берлинда нацистик Германияда геноцид корбаны булган чегәннәргә мемориал ачыла[42].

Чегәннәрнең дини карашлары үзгәртү

Хәзерге заманда күп чегән кешеләре христиан,[43] башкалары мөселман; кайберәүләре борынгы Ватаннары Һиндстаннан борынгы Һинд дине ышануларын саклап калганнар (Шактизм юнәлеше таралган, мәсәлән, Франциядә Сара э Кали буларак Кали Алиһәсе табыныла), шул ук вакытта башкалар үз дини һәм сәяси оешмаларына ия.[44] Соңгы вакытта Венгрия ромалары арасында Далит Буддачылык хәрәкәте йогынтысында Тһеравада Буддачылыгы популяр булып киткән.

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Антицыганизм

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Roma in the Czech Republic — 1997.
  2. Смирнова-Сеславинская М. В. Соционим ром в системе социальной терминологии цыган и его индийский этимон ḍom как маркеры этносоциальной динамики их носителей (опыт лингвоантропологического исследования). Ранние формы потестарных систем: [сборник статей] / Рос. акад. наук, Музей антропологии и этнографии им. Петра Великого (Кунсткамера); [отв. ред. и сост. В. А. Попов]. — Санкт-Петербург: МАЭ РАН, 2013. — 384 с.: ил. стр. 281
  3. Калып:Не переведено 4. A comparative dictionary of the Indo-Aryan languages. p. 314. London: Oxford University Press, 1962-6.
  4. T. Burrow and M.B. Emeneau, A Dravidian Etymological Dictionary 2nd ed. (Oxford: Clarendon Press, 1984), p. 257, entry #2949.
  5. Смирнова-Сеславинская М. В. Соционим ром в системе социальной терминологии цыган и его индийский этимон ḍom как маркеры этносоциальной динамики их носителей (опыт лингвоантропологического исследования). Ранние формы потестарных систем: [сборник статей] / Рос. акад. наук, Музей антропологии и этнографии им. Петра Великого (Кунсткамера); [отв. ред. и сост. В. А. Попов]. — Санкт-Петербург: МАЭ РАН, 2013. — 384 с.: ил. стр. 290—291
  6. Смирнова-Сеславинская М. В., Цветков Г. Н. Антропология социокультурного развития цыганского населения России 2018 елның 12 июнь көнендә архивланган..М.: Федеральный институт развития образования, 2011. 128 с. стр. 18. ISBN 978-5-85630-051-1
  7. Рёге Jacob. «Bohemiens». в кн.: G. Menage. «Dietionnaire etymologique de la langue Frangaise», Т.I, Paris, 1750, pp. 207, 208
  8. J. C. Wagenseil. «De… libera civitate Noribergensi commentatio», Altdorfi, 1697, p. 435 ff.
  9. F. Predari. Origine e vicende dei Zingari, Milano, 1841, pp. 52, 53
  10. В. Шмаков. Священная книга Тота, М., 1916, стр. 53—56
  11. S. Roberts. The Gypsies; their origin, continuanc e and destination, 5th ed., London, 1842.
  12. S. J. Coleman. Gipsy rites, customs and legendary lore, Douglas, 1957, p. [3]
  13. F. de Villе. Tziganes. Bruxelles, 1956, p. 24.
  14. 14,0 14,1 Санаров. В. Проблемы историко-этнографического изучения цыган 2018 елның 26 май көнендә архивланган.
  15. J.-G. Hasse. Zigeuner in Herodot, Konigsberg, 1803.
  16. «Sigynnae». В кн.: «The Encyclopaedia Britannica», vol. 25, New York, 1911, p. 84
  17. F[orbiger A.]. Σίγιννοι. в кн.: «Real-Encvclopadia der classischer Alterthumswissenschaft», Bd. VI, Abt. 1, Stuttgart, 1852, S. 1183—1184
  18. J. Кarst. Origines Meditarraneae, Heidelberg, 1931, S. 382
  19. [С. С ] Peуssоnnel. Observatione s historiques et geographique s sur les peuples barbare s qui ont habite les bords du Danube et du Pont-Euxin, Paris, 1765, pp. 108—112.
  20. А. Павлов. Номоканон при Большом Требнике, М., 1897, стр. 133. 134
  21. F. Мiklоsiсh. Ober die Mundarte n und die Wanderunge n der Zigeune r Europa’s, «Denkschriften der k. Akademie der Wissenschaften. Philosophisch-Historische Classe», Bd. 26, Wien, 1877, S. 55—66.
  22. X. I. Мищенко. Ἀθίγγανος не цігани, в кн. «Юбілейний зборник на пошану академика Дмитра Ивановича Багалія», т. 1, Кіев, 1927, стр. 183—196.
  23. Muratori, Script. Rerum italica XIX, 8. — Horváthová 1964
  24. Цыгане // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  25. 25,0 25,1 25,2 Hübschmannová M. «Origin of Roma» 2022 елның 7 апрель көнендә архивланган.. 2002.
  26. 26,0 26,1 Mendizabal I., Lao O., Marigorta U. M. et al. Reconstructing the Population History of European Romani from Genome-wide Data. Current Biology. Volume 22. Issue 24. p2342-2349. 18 December 2012
  27. Смирнова-Сеславинская М. В. Соционим ром в системе социальной терминологии цыган и его индийский этимон ḍom как маркеры этносоциальной динамики их носителей (опыт лингвоантропологического исследования). Ранние формы потестарных систем: [сборник статей] / Рос. акад. наук, Музей антропологии и этнографии им. Петра Великого (Кунсткамера); [отв. ред. и сост. В. А. Попов]. — Санкт-Петербург: МАЭ РАН, 2013. — 384 с.: ил. стр. 281—282
  28. Калып:Не переведено 4 Ancient People of the Punjab. The Udumbaras and the Salvas. Calcutta. 1960.
  29. Смирнова-Сеславинская М. В. Комплексный подход к изучению культурогенеза проторомов (предков цыган в индийский период: пространственно-временной аспект 2018 елның 7 гыйнвар көнендә архивланган.. Этнографическое обозрение. 2014. № 3. стр. 199
  30. Hübschmannová M. What can Sociology suggest about the Origin of Roms. Archiv orientální 40/1. 1972. pp. 51-64.
  31. Origins and Divergence of the Roma (Gypsies)
  32. ЦЫГАНЕ ШУМНОЮ ТОЛПОЮ… ИСТОРИЯ ЦЫГАН.
  33. Цыгане: История народа
  34. Происхождение цыган, archived from the original on 2019-01-10, retrieved 2022-06-11 
  35. Цыгане — кто они?
  36. Происхождение цыган, archived from the original on 2019-01-12, retrieved 2022-06-11 
  37. Ранняя история цыган (X—XV вв.), archived from the original on 2019-02-08, retrieved 2022-06-11 
  38. Цыгане-рома в Европе
  39. Цыгане в Латинской Америке, archived from the original on 2019-01-11, retrieved 2022-06-11 
  40. Американские цыгане — какие они?
  41. Hancock, Ian. . — P. 383—396. — 573 p. — ISBN 9781403999276.
  42. Ольга Демидова (2012-10-24). В Берлине открыт памятник цыганам - жертвам нацистского режима. Deutsche Welle. 2017-08-02 тикшерелгән.
  43. The Columbia Encyclopedia (8th ed.). New York, NY: Columbia University Press. 2018. 
  44. G. L. Lewis (1991), "ČINGĀNE", The Encyclopaedia of Islam, 2 (2nd ed.), Brill, pp. 40a–41b, ISBN 978-90-04-07026-4 

Әдәбият үзгәртү


Сылтамалар үзгәртү


Чыганакка җибәрү хатасы: Для существующих тегов <ref> группы «к.» не найдено соответствующего тега <references group="к."/>