Чаллы (хоккей клубы)

«Чаллы» хоккей клубыЯр Чаллы шәһәрендә 2004 елда нигез салынган алкалы хоккей командасы. Клуб беренче лигада (2004—2011 еллар), Россия хоккей лигасында (2011—2012 еллар) һәм Яшьләр Хоккей Лигасы беренчелегендә (2012—2016 еллар) катнаша. 2021 елда ВХЛ беренчелегендә чыгыш ясый.

Чаллы
Ил: Россия байрагыРусия
Шәһәр: Татарстан байрагыЯр Чаллы
Нигезләнгән: 2004 елның 8 августы
Өй аренасы: Боз спорт сарае (на 1500)
Төсләр: зәңгәрле-сары
Хоккей лигасы: ЮХЛ беренчелеге
Баш тренер: Мусакаев Айдар Юнирович
Президент: Крюков Игорь Анатольевич
Рәсми сайт: http://www.hcchelny.com/

Тарих үзгәртү

1970 еллар башында Яр Чаллыда алкалы хоккей үсешенә шәһәрдә Кама автомобиль заводы төзелеше этәргеч бирә. Кыска гына вакыт эчендә ГЭС бистәсендә трибуналар, киенү-чишенү бүлмәләре булган кечкенә генә ачык стадион төзелә. Соңрак шәһәрнең хоккей базасы шәһәрнең яңа өлешенә — «Гренада» паркына күчә, анда яңа хоккей тартмасы төзелә. «КамАЗ» хоккей клубы үз матчларын әлеге хоккей базасында үткәрә башлый.

1974 елда «КамАЗ» командасы Магнитогорскида производство коллективлары арасында финалда икенче урынны яулый һәм Магнитогорск артыннан алкалы хоккей буенча СССР чемпионатының «Б» классына эләгә.

1976 елның гыйнварында, осталар командасына резерв әзерләү максатыннан, алкалы хоккей буенча 2 нче номерлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе оештырыла. Беренче тренер-укытучы — Анатолий Николаевич Кулагин. «А» классына алкалы хоккей буенча СССР чемпионатының икенче лигасына чыгу өчен хоккейчы Владимир Елизаров чакырыла. Аның җитәкчелегендә команда 1978—1979 еллар сезонында үз зоналарында Әлмәт, Лениногорск, Орск, Уфа, Воронеж шәһәрләрен узып, беренче урынны алып, Ангарск шәһәренә финалга бара. Нәтиҗәдә, команда өченче урынны яулый. Шуннан соң команда таркала. 1990 еллар башына кадәр команда республика беренчелегендә уйный. Өлкәннәрнең 10 командасы, нигездә, завод һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән ике команда,шәһәр чемпионатын уйната.

1990 еллар башында хоккей мәктәбен салмак кына бетерәләр. Бина һәм ярдәмче биналар «КАМАЗ» футбол клубына күчә.

2004 елның 8 августында 5 кешедән торган активистлар төркеме, администрация башлыгы үтенече буенча, «Чаллы» хоккей клубын гамәлгә куя. 2004 елның августында «Идел буе» зонасы командалары арасында Россия беренчелегендә беренче сезонга әзерлек башлана. Командага Яр Чаллы тәрбияләнүчеләре һәм Түбән Камадан берничә уенчы җыела.

2004—2011 елларда команда «Идел буе» Беренче лига командалары арасында Россия беренчелегендә чыгыш ясый.

2011—2012 еллар сезонында команда яңа төзелгән Россия Хоккей Лигасына («Көнбатыш» дивизионы) тәкъдим ителә[1]. Даими сезон нәтиҗәләре буенча команда «Көнбатыш» дивизионында 11 нче урынны ала.

2012 елның 25 июнендә клуб җитәкчелеге Яшьләр хоккей лигасына (МХЛ) керү нияте турында белдерә[2].

2012 елның 27 июлендә «Чаллы» хоккей клубы Яшьләр хоккей лигасы беренчелегенең «Б» дивизионында катнашучылар составына кабул ителә[3]. 2013 ел сезоныннан «Чаллы» хоккей клубы МХЛ беренчелегенең «А» дивизионында катнашучылар составына керә[4]. 2016/2017 сезоныннан «Чаллы» хоккей клубы Югары хоккей лигасы беренчелегендә катнашучылар составына керә[5].

Казаныш үзгәртү

  • 2006/07 сезоны
    •   Беренче лига командалары арасында Россия беренчелегенең бакыр призёры («Идел буе» төбәге).
  • 2007/08 сезоны
    •   Беренче лига командалары арасында Россия беренчелегенең көмеш призёры («Идел буе» төбәге).
  • 2008/09 сезоны
    •   Беренче лига командалары арасында Россия беренчелегенең көмеш призёры («Идел буе» төбәге).
  • 2010/11 сезоны
    •   Беренче лига командалары арасында Россия беренчелегенең бакыр призёры («Идел буе» төбәге).

Тренерлар һәм җитәкчелек үзгәртү

Баш тренерлар үзгәртү

Җитәкчелек үзгәртү

  • Игорь Крюков — Клуб президенты (2004 елдан).
  • Рафар Шакиров — Клубның Вице-президенты (2004 елдан).
  • Рустем Файзрахманов — Клубның генераль директоры (2010 елдан).
  • Ильдар Хамидуллов — Клуб администраторы (2006 елдан).

Арена үзгәртү

 
Боз спорт сарае — «Чаллы» хоккей клубының аренасы

Яр Чаллы хоккей клубы оешканнан бирле ел дәвамында, ябык боз мәйданчыгы булмау сәбәпле, Татарстан Республикасының Сарман районындагы Җәлил бистәсенең Боз сараенда өй матчларын үткәрергә мәҗбүр була. 2005 елның 1 сентябреннән команданың үз аренасы булып 1500 кешене сыйдыра торган Боз спорт сарае тора. Яңа аренадагы беренче матчта «Нефтехимик-2» хоккей клубын (Түбән Кама) 3:2 исәбе белән җиңә[6].

Боз сарае инфраструктурасы, боз мәйданчыгы һәм трибуналардан тыш, бассейнлы сәламәтләндерү-тернәкләндерү үзәге, хореография, акробатик һәм тренажер заллары, конференц-зал, кунаклар өчен ике киенү-чишенү бүлмәсе һәм саклана торган парковка да үз эченә ала[7].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ПРИНЯТО РЕШЕНИЕ О СОЗДАНИИ РОССИЙСКОЙ ХОККЕЙНОЙ ЛИГИ 2011 елның 17 сентябрь көнендә архивланган.. ФХР
  2. Спорт № 26 (2012-06-25). ХК "Челны": шаг в сторону. газета Челны. әлеге чыганактан 2012-08-12 архивланды. 2012-06-28 тикшерелгән.
  3. В МХЛ вступили семь новых клубов. Пресс-служба Молодёжной хоккейной лиги (2012-07-27). әлеге чыганактан 2012-08-05 архивланды. 2012-07-27 тикшерелгән.
  4. Шаг не назад, а в сторону. www.championat.com (2013-07-26). әлеге чыганактан 2013-08-31 архивланды. 2013-08-11 тикшерелгән.
  5. ХК «Челны» примет участие в Первенстве ВХЛ
  6. Театр большого спорта. Вечерние Челны (2005-09-07). әлеге чыганактан 2013-08-31 архивланды. 2013-08-10 тикшерелгән.
  7. Ледовый дворец спорта: описание объекта. www.chelnyclub.ru. 2013-09-01 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү