Хөҗҗәтелхәким Мәхмүтев

Хөҗҗәтелхәким Мәхмүтев (Хөҗҗәтелхәким бине Давыт бине Мәхмүт бине Ниязмөхәммәт бине Мәхмүт әл-Мәхмүди әт-Тарави, 1871, Аубаткан, Тара өязе, Тубыл гөбернәсе, Россия империясе18 август 1937(1937-08-18), Симәй, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР[1]) — мөселман дин эшлеклесе, журналист, «Ислах көтепханәсе» журналының баш мөхәррире, ҮМДНнең Голәмәләр шурасы әгъзасы (1926). Мөселман хокукына, мөселман җәмгыятен модернизацияләүгә караган хезмәтләр авторы.

Хөҗҗәтелхәким Мәхмүтев
Туган 1871
Аубаткан, Тара өязе, Тубыл гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 18 август 1937(1937-08-18)
Симәй, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР[1]

1906 елда Габдулла Тукай матбугатта аның белән берничә тапкыр бәхәсләшүе булган. [2][3][4]

1906 елда Петербургта Габдеррәшит Ибраһим тарафыннан нәшер ителгән "Өлфәт" газетасына берничә мәкәлә язганы бар. [5]

1910-1912 елларда Акмулла шәһәренең икенче мәхәлләдә имам вә мөдәрис хезмәтен башкарган, китаплар белән сәүдә иткән. Шәһәрнең бер бае арасында низах чыгып, тегесе полициягә донос язу аркасында имамлыктан китәргә мәҗбүр булган. [6]

1914-1917 елларда Уфаның Галия мәдрәсәсендә укыткан. 1917 елда Казанда чыга торган "Мөшәвәрәт" мөселман календарендә Омскиның имамы Ниязмөхәммәт Сөләйманов турында истәлекләре чыга. [7]

1917 елда кыска вакыт өчендә вакытлы мөфти булганы булуы билгеле. Бу вазыйфага билгеләнүнен тәнкыйтьләп Фатих Әмирхан мәкәлә язган. [8]

1918 елдан Үзәк диния нәзәрәтендә казый булып сайлана.

Басылган китаплары үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү