Хөсәен Нуршәрекъ
Хөсәен Ибраһим улы Нуршәрекъ (фар. حسین نورشرق) — фарсы классик җырчысы, шагыйре, Шәрыкъ илләре белән багланышлар буенча белгеч, Мәскәү консерваториясенең фарсы проектларын оештыручы.
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүИранның Боруҗан шәһәрендә дөньяга килә. Хөсәен Нуршәрекъ балачагыннан ук атасы Ибраһим Мөхәммәдтән аваз (җыр) осталыгына өйрәнә. Ә атасы, үз чиратында, бу осталыкны үзенең бабасы, шагыйрь һәм җырчы, дин әһеле Али Әсгар Вәсалдан үзләштерә. Хөсәен Нуршәрекъ шулай ук Исфәһан остасы Мәлек Мәсуди һәм аның абыйсы Мәсүдтән тар музыка уен коралында да уйнарга өйрәнә.
Хосейн Нуршәрекънең югары юридик белеме - Россия Халыклар дуслыгы университетының бакалаврлык (2009) һәм магистрлык дипломы (2011) бар. Соңрак 2014 елда ул Мәскәү дәүләт мәдәният институты аспирантурасын тәмамлый, аваз теориясе буенча «Һинд-Европа халыклары мәдәнияте феномены буларак җырлау тавышы: фарсы музыка традицияләре материалында системалы-типологик тикшеренүләр тәҗрибәсе» рус. Певческий голос как феномен культуры индоевропейских народов: опыт системно-типологического исследования на материале музыкальных традиций Ирана) диссертациясен яклый.
Иҗаты
үзгәртү2008 елдан башлап Мәскәү консерваториясенә Иранның музыкаль традицияләрен өйрәнүдә һәм Россия белән Иран арасында мәдәни хезмәттәшлекне үстерүдә актив ярдәм итә. 2014 елдан башлап, фарсы мәдәнияте мәсьәләләре буенча фәнни консультант вазифаларын үтәп, Мәскәү консерваториясендә эшли.
2008-2016 еллар Мәскәү консерваториясендә Хөсәен Нуршәрекъ катнашында 30 дан артык иран классик музыкасы концертлары урын ала. Әлеге концертларда түбәндәге танылган фарсы композиторлары һәм башкаручылары катнаша: Гали Гәмсари (тар, диван), Шәһрияр Назари (бәрмә музыка кораллары), Мәҗит Дәрахшани һәм Көйван Сәкет (тар, сетар), Мөхәммәд Мөтәмәди, Нәгыймә Голами, Мәэдә Табатабаи, Һәлә Сәйфизадә (җырчылар) һәм "Солых", "Фиракъ", «Гамар», «Кәрван» музыкаль төркемнәре.
Россиянең Мәскәү, Екатеринбур, Казан, Смоленск, Петербург, Ярыслау шәһәрләрендә, шулай ук кайбер Австрия, Беларусия, Колумбия, Япония шәһәрләрендәге концертларда чыгыш ясый.
2020 елда Таҗлы вирус сәбәпле Мәскәүдә оештырылган "Мәскәү — мәдәниятләр чаты" интернет проектында катнаша. Әлеге проектның беренче "Мәскәү — Тәһран. Җырчы Хөсәен Нуршәрекъ" чыгарылышында 2013-2019 елларда урын алган Хөсәен Нуршәрекъ классик фарсы музыкасы концертларының видеоязмалары кулланыла.
Сылтамалар
үзгәртүТышкы видеофайллар | |
---|---|
"Мәскәү — мәдәниятләр чаты". Халыкара интернет-проект. Мәскәү - Тәһран. Хөсәен Нуршәрекъ |
Чыганаклар
үзгәртү- Соболева Аида, Каратыгина Маргарита, Жигалина Дарья (2017-07-05). «Семь полетов» во «Вселенной звука». parstoday.com. 2020-08-01 тикшерелгән.
- Ноуршаргх Хосейн. МГК им.П.И.Чайковского. 2020-08-01 тикшерелгән.