Өмме Хәрам мәчете (Ларнака)

(Хала Солтан Ханәге битеннән юнәлтелде)

Өмме Хәрам мәчете, шулай ук Хала Солтан Ханәге (грек. Τεκές Χαλά Σουλτάνας; төр. Hala Sultan Tekkesi) — Кипр Республикасының Ларнака шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. Мөхәммәт пәйгамбәрнең сәхабәсе Губәйдә ибн әс-Сәмит (гарәп. عبادة بن الصامت‎) хатыны Өмме Хәрам (Хала Солтан) исеме белән аталган[1].

Мәчет
Өмме Хәрам мәчете
грек. Τεκές Χαλά Σουλτάνας
Тәкия тозлы күл фонында
Тәкия тозлы күл фонында
Тәкия тозлы күл фонында
Ил Кипр Республикасы
шәһәр Ларнака
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Төп даталар:
1817 (төзелеп беткән)
1974 ( мәчет ябылган)
2019 (яңадан эшли башлаган)
Халәте гамәлдә

Урыны үзгәртү

Хала Солтан Ханәге (тәкиясе)[2] Кипр Республикасының башкаласыннан 34 км ераклыктагы Ларнака шәһәреннән көньяк-көнбатышка таба 6 км ераклыкта урнашкан Ларнака тозлы күленең көнбатыш ярында урнашкан. Бу — Кипрның төп мөселман объекты һәм ислам диненең иң әһәмиятле урыннарының берсе.

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Кипрда ислам

Мәчет кабер өстендә төзелгән. Ул кабер — риваять буенча, 649 һәм 650 елларда Кипрга ике һөҗүмне җитәкләгән Могавиянең хатыны Өмме Хәрам кабере. Өмме Хәрам утрауга килгәч, бәхетсезлеккә очрап (аттан егылып төшеп) вафат була. Аны вафат булган урынында җирләгәннәр. Кипр Госманлы империясе кул астында булганда, каберне XVIII гасырда шәех Хәсән исемле дәрвиш табып ала һәм, хакимияттән рөхсәт алып, 1760 елда каберлек тирәсен койма белән уратып алып, аны бизи. 1787 елда кабер тирәсендә торак йортлар һәм сулык төзелгән.

Мәчетнең госманлы архитектурасы стилендәге хәзерге күренешен булдыру 1817 елда төгәлләнгән.

Госманлы империясе кораблары Ларнака янында тәкияне туптан атып сәламләгән[3].

Тәкияне су белән тәэмин итү системасы Төркия солтаны (1876—1909) Габделхәмит II күрсәтмәсе белән булдырылган.

Манарасы 1959 елда ремонтланган.

1974 елда утрау ике дәүләткә (Кипр Республикасы, Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте) бүленгәч, мәчет ябылган. 2019 елдан гамәлдә. 2004 елда ярдәмче биналар ремонтланган.

Тасвирлама үзгәртү

Гөмбәзгә охшаган мәчет сары таш блоклардан, квадрат формада итеп төзелгән.

Ислам комплексы мәчеттән, мавзолейдан, манарадан, зираттан (җирләү өчен 1899 елда ябылган, биредә утрауның элекке төрек хакимияте башлыклары җирләнгән), ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен торак биналардан тора.

Мәчет каршында 17961797 елларда төзелгән сигез почмаклы фонтан урнашкан.

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Hala Sultan Tekke. Republic of Cyprus, Ministry of Transport, Communications and Works. Department of Antiquities(ингл.)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Umm Haram bint Milhan. idealmuslimah.com(ингл.)
  2. Тәкия — суфилар яки тәрикать җыелышлары өчен махсус билгеләнгән бина
  3. Restored Mosque Brings Hope for Cyprus Ethnic Divide. Arab News, 20.12.2005(ингл.)