Кипрда ислам

Кипрда ислам (грек.  Ισλάμ στην Κύπρο) — Кипр Республикасы территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Кипр халкының (1 198 мең кеше) 28,20 % ы (350 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

Никосиядә Гарәп Әхмәт мәчете

ТарихҮзгәртү

 
Кипр 1973 елда. сары — греклар, шәмәхә — төрекләр, кызыл — Бөекбритания базалары

1570 елдан 1878 елга кадәр Кипр җирләре Госманлы империясе кул астында була. 1878 елдан Кипр — Бөекбритания протектораты. Ислам Кипрда 1570-елларда Госманлы империясе хакимлеге чорында ныгып урнашкан. Аңа кадәр утрауда мөселманнардан вакыт-вакыт утрауның яр буе җирләрен талаучы гарәпләр генә булган. 1570 елда төрекләр беренче тапкыр утрауны оккупацияләгән һәм Лала Мостафа-паша Кипрның беренче төрек губернаторы булган. Утрау халкының зур өлешен тәшкил иткән католиклар, шулай ук грек православие дине тарафдарлары ташламалы салымга ия булу өчен ислам динен кабул иткән[2].

Католик чиркәвенең Кипрга Көнбатыш Аурупа һөҗүмен оештыруыннан курыккан төрекләр Кипр православие чиркәвенә күпмедер ирек бирә. Төрекләр ярдәмендә Кипр архиепискобы дини генә түгел, ә милләт лидерына да әйләнә.

XVII гасырдан башлап, утрауның төрек халкы саны тиз арада үсә. 1878 елда утрау өстеннән контроль Бөекбританиягә тапшырылганда, шулай ук 1920-елларда төрекләр күпләп Төркиягә киткән. 1970 елга этник төрекләр утрау халкының 18 % ын, ә этник греклар калган өлешен тәшкил иткән. Бу ике төркем арасында аерма диндә һәм телдә була. 1960 елның 16 августында Кипр Бөекбританиядән бәйсезлек ала.

1974 елда утрау ике дәүләткә (Кипр Республикасы, Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте) бүленә [3].

МөселманнарҮзгәртү

1974 елга кадәр Кипр мөселман җәмгыяте утрау халкының 18 % ын тәшкил иткән һәм утрауның бөтен территориясендә яшәгән. 264 172 мөселман утрауның төньягында урнашкан Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүриятендә яши. Кипр мөселманнары — сөнниләр. Мөселманнар арасында әләвиләр(ингл.), шулай ук әхмәдияләр бар[4].

Кипр халкы төрекләргә һәм грекларга бүленү сәбәпле, Кипр Республикасы кул астындагы җирләрдә яшәүче мөселманнарның күпчелеген бу районда тарихи яшәгән төрекләр түгел, ә гарәп мөһаҗирләре һәм чыгышы белән төрек булмаган башка качаклар тәшкил итә.

1974 елдан соң (en:Turkish invasion of Cyprus) утрауның төньягында мөселман халкы Төркиядән күчеп килгән сөнни мөселманнар исәбенә арта. Бу күченүчеләрнең статусына халыкара хокук нигезендә һәм, аерым алганда, башка дәүләтләрнең демографик составына үзгәрешләр кертергә омтылучы дәүләтләргә халыкны чикара күчерүне тыю турындагы Женева конвенциясе нигезендә дәгъва белдерелә.

Утрауда мөселманнар өчен изге һәм истәлекле урыннар бар, шул исәптән:

Хала Солтан ХанәгеҮзгәртү

Хала Солтан Ханәге (Өмме Хәрам мәчете, тәкия) — Кипрның төп мөселман объекты һәм ислам диненең иң әһәмиятле урыннарының берсе. Мәчетнең госманлы архитектурасы стилендәге хәзерге күренешен булдыру 1817 елда төгәлләнгән. Госманлы империясе кораблары Ларнака янында тәкияне туптан атып сәламләгән[5]. Тәкияне су белән тәэмин итү системасы Төркия солтаны (1876—1909) Габделхәмит II күрсәтмәсе белән булдырылган. Манарасы 1959 елда ремонтланган. 1974 елда утрау ике дәүләткә (Кипр Республикасы, Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте) бүленгәч, мәчет ябылган. 2019 елдан гамәлдә. 2004 елда ярдәмче биналар ремонтланган [6].

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Cyprus under the Ottoman Empire(ингл.)
  3. Modern history of Cyprus(ингл.)
  4. kktcakm.com(төр.)
  5. Restored Mosque Brings Hope for Cyprus Ethnic Divide. Arab News, 20.12.2005(ингл.)
  6. Hala Sultan Tekke. Republic of Cyprus, Ministry of Transport, Communications and Works. Department of Antiquities(ингл.)