Галин Фәнүр Зөфәр улы (1 ноябрь 1947 ел27 ноябрь 2017 ел) — галим-химик, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы (2012), химия фәннәре докторы (1993), профессор (1999). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1999)[1].

Фәнүр Галин
Туган телдә исем рус. Фанур Зуфарович Галин
Туган 1 ноябрь 1947(1947-11-01)
Нуриман районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 27 ноябрь 2017(2017-11-27) (70 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Фәнүр Зөфәр улы Галин 1947 елның 1 ноябрендә Башкорт АССРның Нуриман районы Кызылъяр авылында укытучылар гаиләсендә туган.

1954-1965 елларда Кызылъяр урта мәктәбендә белем ала, аны көмеш медальгә тәмамлый. 1965 елда Башкорт дәүләт университетының химия факультетына укырга керә һәм аны 1970 елда тәмамлый.

Университетны тәмамлаганнан соң, БАССР-ның Нуриман районы Чандар урта мәктәбендә химия укытучысы булып эшли.

1971-1972 елларда армиядә хезмәт итә.

1972 елдан алып Фәнүр Галин СССР фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында (Россия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең органик химия институтында) эшли.

1973 елда аспирантурада укый башлый, 1978 елда кандидатлык диссертациясен,, ә 1993 елда — «Органик химия» һөнәре буенча « (+)-3-карен һәм сульфоний имидлары нигеҙендә пиретроидлар синтезы»темасына докторлык диссертациясе яклый.

2006 елдан Башкорт дәүләт университетының органик химия кафедрасы мөдире, 2013 елдан — Башкортстан Фәннәр Академиясе Химия‑технология фәннәре бүлегенең академик-секретаре була.

Башкортстан Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы (2012 ел).

Фәнүр Зөфәр улы Галин 2017 елның 27 ноябрендә Уфа шәһәрендә вафат булды.

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Фәнүр Галин 26 фән кандидаты һәм 5 фән докторы әзерләде.

Хезмәтләре үзгәртү

Галин Фәнүр Зөфәр улы — 400-дән артык фәнни хезмәт авторы, шул исәптән 5 монография һәм уку әсбабы, аның 27 патент һәм авторлык танытмасы бар.

  • Галин Ф. З., Рахимов Р. Г. Природные пиретрины и их аналоги — высокоэффективные средства защиты растений // Уфа: Реактив. 2000. 24 с.
  • V G. Kartsev, N. S. Lakeev, O. Maidanova I, F. Galin Z., heterocyclic in A G. Sulfur ylides compounds synthesis Tolstikov of //in: Methods for and Synthesis Modification of Selected Heterocycles, V G. Kartsev, Ed., Мoscow: PRESS IBS, 2003, vol. 2, 107—139 P..
  • Галин Ф. З., Лакеев С. Н., Толстиков Г. А. и др. Синтез биологически активных веществ с использованием кетостабилизированных илидов серы // В кн. Панорама современной химии России. Современный органический синтез. — М.: Химия, 2003. С.419-438.
  • Галин Ф. З., Лакеев С. Н., Егоров В. А., Майданова И. О. Достижения в синтезе камптотецина и его структурных аналогов // В кн. Панорама современной России. Природные и синтетические биологически активные вещества. М.: Химия, 2008. C. 222—253.
  • F. of The Synthesis Pyrethroids from Active Optically Galin Z. (+)-3-Carene //Organic Chemistry, Chlorine @ Ceramics Conference. Haifa, Israel. 1994. 1-10 P..
  • Галин Ф. З., Толстиков Г. А. Синтез пиретроидов с использованием сульфониевых илидов //Агрохимия. 1998, № 11. C. 49-57.
  • Галин Ф. З., Лакеев С. Н., Майданова И. О., Толстиков Г. А. Илиды серы в синтезе гетеро- и карбоциклических соединений //Успехи химии. 2001, Т.70, № 8. С. 744—762.
  • Галин Ф. З., Флехтер О. Б., Третьякова Е. В. Синтез и превращения диеновых аддуктов смоляных кислот //Химия и компьютерное моделирование. Бутлеровские сообщения. 2004, Т.5, № 2. С. 1-21.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасы атказанган фән эшлеклесе.
  • СССРның ВДНХ медальләре (1983 ел — бронза, 1985 ел — алтын, 1991 ел — көмеш).

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Ғәлин Фәнүр Зөфәр улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 20 октябрь 2019)
  • Кто есть кто в Республике Башкортостан. Информационный справочник, Уфа, 1995.(рус.)

Сылтамалар үзгәртү