Фәннур Гыйльманов

Гилманов Фәнүр Мөгәмбәр улы (9 февраль 1956 ел) — татар журналисты, 1989 елдан ССРБ Журналистлар берлеге әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәре (2006), Башкортстан хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты (2011)[2], 1986 елдан республиканың төп татар иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни басмасы «Кызыл таң» гәзитенең үз хәбәрчесе.

Фәннур Гыйльманов
Туган 9 февраль 1956(1956-02-09) (68 яшь)
Яңа Абзан, Кучербаевский сельсовет[d], Благовар районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Яшәгән урын Язикәү
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты[1]
Һөнәре журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

Фәнүр Мөгәмбәр улы Гыйлманов 1956 елның 9 февралендә Башкорт АССР-ының Благовар районы Яңа Абзан авылында Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсендә туган.

Хезмәт эшмәкәрлеген 1973 елда, Иске Күчәрбай урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылындагы «Октябрь» колхозында башлый. 1974 елның язында ССРБ Кораллы Көчләренә чакырыла, хәрби хезмәтне Төньяк күч гаскәрләре составында Польша Халык Республикасы биләмәләрендә үтә. 1976 елда запаска кайтарылганнан соң, Башкорт дәүләт университетына укырга керә.

БДУ-ның филология факультеты рус-татар бүлеген 1981 елда тамамлагач, киләсе хезмәт эшмәкәрлеген журналистика өлкәсендә дәвам итә. Благовар районының «Знамя труда» («Хезмәт байрагы») газетасында әдәби хезмәткәр, хәбәрче, ары редакциянең язышу һәм авыл хуҗалыгы бүлекләре мөдире була.

1986 елның мартында «Кызыл таң» җөмһүрият гәзитенә Благовар, Бүздәк, Дәүләкән һәм Чишмә районнары буенча үз хәбәрчесе итеп эшкә чакырыла. 1989 елдан ССРБ Журналистлар берлеге әгъзасы.

1993 -1994 елларда «Кызыл таң» гәзитенең Аскын, Караидел һәм Мишкә районнары буенча үз хәбәрчесе булып эшләп алганнан соң, яңадан башлангыч вазифасына кире кайта һәм әле дә шунда хезмәт эшмәкәрлеген дәвам итә.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

Фәннур Гыйльманов мәктәп елларында ук кулына каләм ала. Аның төрле темаларга язылган хәбәрләре һәм сурәтләмәләре республиканың балалар гәзите "Башкортстан пионеры"нда, яшьләр басмасы «Ленинец»—"Ленинчы" һәм Благовар районы газетасында даими басылып килә. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә, «За Родину» хәрби округ гәзите белән актив хезмәттәшлек итә. Башкорт дәүләт университетында укыганда, «Акчарлаклар» әдәби-иҗат түгәрәгендә теләп шөгыльләнә.

«Кызыл таң» гәзитенең үз хәбәрчесе булып дәверендә Фәнүр Гыйльманов республика күләмендә киң яңгырау алган бик күп мәкалә һәм очерк иҗат итә. Аның иҗтимагый-сәяси һәм икътисад темаларына, авылның күп яклы тормышына багышланган иҗат җимешләре һәр чак үз укучысын таба. Шуңа да ул күп тапкырлар үзе эшләгән гәзитнең ел лауреаты исемен ала.

Эзләнүчән журналист буларак, Фәннур Мөгамбәр улы туган төбәге авылларының тарихын өйрәнүгә күп вакыт бүлә. Атналык битләрендә төрле елларда дөнья күргән мәкаләләрен бергә туплап, алтылы китап бастырып чыгара.

Бөек Ватан сугышы ветеранының улы буларак, Фәннур Гыйльманов хәрби-патриотик теманы да үз итә. Якташ яугирләр турында атналык битләрендә даими сөйләү белән бергә 2010 елда Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, туган районының сугышта катнашкан барлык асыл егетләренә багышланган «Благовар яугирлар сафта кала» дигән буклет әзерләп бастыра.

Матбугат өлкәсендә күп еллык уңышлы эшчәнлеге өчен 2006 елда Фәнүр Гилмановка «Башкортстан Республикасының атказанган матбугать һәм мәгълүмат хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Журналистың 2011 елда нәшер ителгән «Такова жизнь...» китабы Башкортстан хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиясенә лаек була[2].

Китаплары үзгәртү

  • Притяжение Буздякский земли (2003)
  • Туган ягым асылташлары (2004)(тат.)
  • Мы — из Бигилдино (2007)
  • Дөнья бу... (2011)(тат.)
  • Яңа Бишенде: тарихы, кешеләре, вакыйгалар (2013)
  • Гафур еллар аша (2014)
  • Благовар районы:үсеш потенциалы (2015)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү