Флүзә Хәйруллина

Хәйруллина Флүзә Тимергазим кызы (7 февраль 1960 ел) — Эстонияның башкаласы Таллинда эшләп килүче «Агыйдел» башкорт мәдәни оешмасы рәисе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2007), III бөтендөнья башкортлары корылтае делегаты, Салават Юлаев ордены кавалеры (2015). Эстониядә яшәүче татар. Таллинда беренче татар мәктәбен оештыручы.

Флүзә Хәйруллина
Туган 7 февраль 1960(1960-02-07) (64 яшь)
Бакалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Эстония
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты

Биографиясе үзгәртү

Чыгышы белән Башкортстанның Бакалы районы Яңа Корыч авылынын, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган.

Флүзәнең ире диңгезче була, Советләр Берлеге чакта, 1986 елда алар Эстония диңгезе пароходчылыгына юнәлмә буенча эшкә китә. Биредә Хәйруллиннарның кызлары Эльвира һәм уллары Илнур туа. Гаилә башлыгы эше барышында хәбәрсез югалгач, тол калган хатын балаларын ялгызы тәрбияли. Эльвира, Оксфорд колледжын тамамлап, университетта укый.

Алган һөнәре буенча эшкә урнашырга мөмкинлек булмаганлыктан, Флүзә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Тиз арада эстон телен өйрәнә һәм русча сөйләшкән тәрбияләнүчеләрен эстонча өйрәтә башлый. Ары инглиз, немец һәм гарәп телләрен өйрәнә.

Моннан тыш Флүзә баянда уйный һәм җырлый. Эстонияда татар-башкорт чараларында катнаша.

«Агыйдел» мәдәни оешмасы һәм аның җитәкчесе Флүзә Тимергазим кызы Таллинда «Эстония помнит: Салават Юлаев» дигән китап нәшер итә. Басмага сугышчы шагирның бер тотам әсәре кертелгән. «Уралым» шигыре башкортча, ә калганнары эстон һәм рус телләрендә. Галимнәр Инга Гвоздикова белән Виктор Сидоровның тарихи хезмәтләреннән, «1773-1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы», «Пугачев күтәрелеше» китапларыннан өзекләр, Эстониянең Тарту шәһәре милли архивының батыр һәм аның атасы Юлай Азналинга тирәсендә документлар күчермәләре урын алган. Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең «Салауат. Тавыш аралаш җиде төш» драмасы эстон һәм рус телләрендә бастыра.

2007 елда Флүзә Хәйруллина «Башкортостанда атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булп, ә 2015 елда Салават Юлаев ордены белән бүләкләнә.

Чыганаклар үзгәртү