Фазыл Исхаков
Фазыйл Исхаков (Фазыйл Гариф улы Исхаков, 30 октябрь 1901[1], Троицк, Ырынбур губернасы, Россия империясе — 17 май 1959[1] (57 яшь), Мәскәү, СССР) — тел белгече, филология фәннәре докторы (1959).
Фазыл Исхаков | |
---|---|
Туган | 30 октябрь 1901[1] Троицк, Ырынбур губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 17 май 1959[1] (57 яшь) Мәскәү, СССР |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | Ырынбур татар халык мәгарифе инстиуты[d] |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | РФА тел белеме институты[d] |
1919-1920 елларда Троицки шәһәрендә татар мәктәбе укытучысы, үзәк татар китапханәсе мөдире. 1920-1926 елларда Ырынбурда: Кыргыз төбәк совет-фирка мәктәбендә (1921-1922) һәм Татар халык мәгарифе институтында (1922-1923) китапханәче, шәһәрнең татар мәктәпләрендә укытучы, укыту бүлеге мөдире (1923-1926). 1926 елдан Мәскәүдә: Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында (1926-1930, 1933-1937) һәм Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (1936-1938) татар теле укытучысы, ССРБ ФА Тел һәм язу институтының фәнни хезмәткәре (1938-1940). 1943 елдан Абакан шәһәрендә: җирле педагогия институтында хакас теле укытучысы һәм хакас теле кафдерасы мөдире (1943-1946), Хакас Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сектор мөдире (1944-1946). 1946 елдан янә Мәскәүдә: РСФСР мәгариф министрлыгы инспектор-киңәшчесе (1946-1950), ССРБ ФА Тел белеме институтының фәнни хезмәткәре (1950-1959). Нугай, татар, хакас, тыва мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре авторы.
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Историческая энциклопедия Сибири / мөхәррир В. А. Ламин — Новосибирск: 2009. — ISBN 5-8402-0230-4