Фазыл Исхаков

(Фазыйл Исхаков битеннән юнәлтелде)

Фазыйл Исхаков (Фазыйл Гариф улы Исхаков, 30 октябрь 1901(1901-10-30), Троицк, Ырынбур губернасы, Россия империясе17 май 1959(1959-05-17) (57 яшь), Мәскәү, СССР) — тел белгече, филология фәннәре докторы (1959).

Фазыл Исхаков
Туган 30 октябрь 1901(1901-10-30)
Троицк, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 17 май 1959(1959-05-17) (57 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Ырынбур татар халык мәгарифе инстиуты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче РФА тел белеме институты[d]

1919-1920 елларда Троицки шәһәрендә татар мәктәбе укытучысы, үзәк татар китапханәсе мөдире. 1920-1926 елларда Ырынбурда: Кыргыз төбәк совет-фирка мәктәбендә (1921-1922) һәм Татар халык мәгарифе институтында (1922-1923) китапханәче, шәһәрнең татар мәктәпләрендә укытучы, укыту бүлеге мөдире (1923-1926). 1926 елдан Мәскәүдә: Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында (1926-1930, 1933-1937) һәм Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (1936-1938) татар теле укытучысы, ССРБ ФА Тел һәм язу институтының фәнни хезмәткәре (1938-1940). 1943 елдан Абакан шәһәрендә: җирле педагогия институтында хакас теле укытучысы һәм хакас теле кафдерасы мөдире (1943-1946), Хакас Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сектор мөдире (1944-1946). 1946 елдан янә Мәскәүдә: РСФСР мәгариф министрлыгы инспектор-киңәшчесе (1946-1950), ССРБ ФА Тел белеме институтының фәнни хезмәткәре (1950-1959). Нугай, татар, хакас, тыва мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре авторы.