Тубыл-иртеш диалекты

татар теле диалекты
(Тубыл-иртыш диалекты битеннән юнәлтелде)

Тубыл-иртеш диалекты яки тубыл-иртыш диалекты — татар теленең Көнбатыш Себердә таралган диалектларының берсе.

Тубыл-иртеш диалекты
Дәүләт  Россия
Барлыкка килү урыны Төмән өлкәсе, Омск өлкәсе, Свердловск өлкәсе һәм Көнбатыш Себер тигезлеге
Тел диалекты cебер татар теле[1]
Язу татар әлифбасы
Нинди веб-биттә тасвирланган turkic.elegantlexicon.com/lx.php?lx=tbi-tat

Диләрә Тумашева классификациясе буенча тубыл-иртеш диалекты биш сөйләшкә бүленә[2]:

  • Төмән — Төмән өлкәсенең Төмән, Ялутор, Түбән тәүдә, Исәт, Заводоуков, Ярков районнары;
  • Тубыл — Төмән өлкәсенең Тубыл, Вагай, Яркәү районнары;
  • Саз — Төмән өлкәсенең Тубыл, Уват районнары;
  • Тәвриз — Омск өлкәсенең Тәвриз, Ишемтамак, Знаменский районнары;
  • Тара — Омск өлкәсенең Тара, Большеречье, Колосов районнары.

Тәвриз сөйләшендә алтай, хакас һәм шор телләренә хас булган күп кенә көнчыгыш-төрки элементлар билгеләнгән.[3]

Өйрәнү тарихы

үзгәртү

Соңгы өч гасырда себер татарларының теле күп санлы тикшеренүчеләр тарафыннан өйрәнелә. XVII—XIX гасырлар ахырына Г. Ф. Миллер, П. С. Паллас, И. П. Фальк, В. В. Радлов, һ.б. эшләре буенча этнография һәм конкрет рәвештә себер татарларының хуҗалык шөгыльләре буенча мөһим мәгълүматлар керә.

Этнографик, археологик һәм тарихи хезмәтләрдән тыш, лингвистларның Себер татарлары диалектларын өйрәнүгә багышланган тикшеренүләре бар, аеруча Д. Тумашева, Х. Алишина, А. Насыйбуллина, Р.С. Барсукова, Л.Җәләй, Д. Рамазанова эшләре күп.[4]

Тубыл-иртеш диалекты Д. Тумашева фикеренчә, җирле татарлар һәм күченеп килгән Идел буе һәм Урал буе татарлары телләренең озак вакытлы үзара бәйләнеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән татар теле диалектлары төркеменә карый. Аларның язма әдәби теле — татар теле.[4]

Татар лингвист-тюркологы Габделхәй Әхәтов, галимнәр арасында беренче булып себер-татар телендә цыкылдау кебек күренешне таба. Үзенең «Көнбатыш-Себер татарлары диалекты» (1963) дигән фәнни хезмәтендә Әхәтов Төмән һәм Омск өлкәләрендә тубыл-иртеш татарларының территориаль урнашуы буенча материаллар тәкъдим итә.[5]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Glottolog / мөхәррир H. Hammarström, R. Forkel, М. ХаспельматИнститут эволюционной антропологии общества Макса Планка.
  2. Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар: опыт сравнительного исследования. — Казань, 1977.
  3. Тумашева Д.Г. Диалекты сибирских татар в отношении к татарскому и другим тюркским языкам: автореф. дис. ... д-ра филол. наук.— М., 1969.— 50 с.
  4. 4,0 4,1 Ф. С. Сайфулина, М. С. Хасанова. Язык тоболо-иртышских татар. Фонетический аспект (на материале фольклора сибирских татар). — Тобольск: ТГПИ им. Д. И. Менделеева, 2008. — 176 с.
  5. Ахатов Г.X. Диалект западно-сибирских татар: автореф. дис. … д-ра филол. наук.— Ташкент, 1965.

Әдәбият

үзгәртү
  • Тумашева Д.Г. Көнбатыш Себер татарлары теле (грамматик очерк һәм сүзлек).— Казан, 1961.— 240 б.
  • Алишина X.Ч., Романова М. А. Об одной субстратной черте в старожильческих говорах Тобольского района Тюменской области // Общие и региональные проблемы взаимодействия языков и их подсистем: Сборник науч. трудов. — Тюмень: Изд-во ТюмГУ, 1997.
  • Алишина X.Ч. Тоболо-иртышский диалект языка сибирских татар.— Казань: Изд-во Казан. пед. ин-та, 1994. — 119 с. Барсукова Р. С. Лексика, обозначающая животный мир, в зоболотном говоре тоболо-иртышского диалекта // АВТЯ.— Вып. 3.— Казань, 2004.— С. 68—72.
  • Барсукова Р.С. К вопросу о спирантизации в заболотном говоре тоболо-иртышского диалекта и в тюркских языках // Тел, әдәбият һәм халык иҗаты мәсьәләләре.— Казан, 2000.— 9—16 б.
  • Баязитова Ф.С. Тубыл-иртыш диалектында халык традицияләре лексикасы: цым, цымсалыр (җирле сөйләш һәм фольклор текстлары яссылыгында) // «Занкиевские чтения»: Материалы Всероссийской научно-практической конференции. – Тобольск: ТГСПА им.Д.И.Менделеева, 2011. – 21–23 б.
  • Әхмәтов В. Тобол-Төмән татарларының диалекты // Совет мәктәбе. — 1940.— № 2—3.— 56—60 б.
  • Рамазанова Д.Б. Тубыл-иртыш диалектында кием-салым атамалары // Языковая ситуация в Татарстане: состояние и перспективы.— Ч. II.— Казань, 1999.— С. 67–80.