Трансполяр магистраль

Трансполяр магистраль (рус. Трансполярная магистраль, "Мёртвая дорога") (501 hәм 503 төзелеше) — 1947 —- 1953 елларда төзелгән ЧумСалехардИгарка тимер юлы. Юл Төньяк Поляр түгәрәк артында башлана, Елецкий — Харп участогында Поляр Урал тауларны кисеп үтә, аннан соң Көнбатыш Себер тигезлек аша үтә. Юлның соңгы бүлеге Ермаково — Игарка шулай ук Төньяк Поляр түгәрәк артында урнашкан иде.

Трансполяр магистраль
Трансполярная магистраль
Эшләү еллары:

19471953

Ил:

ССРБ

Идарә шәһәрләре:

Салехард, Ермаково

Статус:

өлешчә эшли

Озынлыгы:

1459 км

Төзелешнең тарихы

үзгәртү

1947 елның 22 апрелендә Министрлар Советының яшерен карары белән Себернең Каменный Мыс районындагы Обская губа җирендә эре диңгез порты һәм Воркутадан төньяккарак Чум станциясеннән шул портка кадәр тимер юл төзү планлаштырыла. Төзелеш 1947 елда башланган, аның өчен 42 млрд. сум кертелгән. Иң ихтимал максатлар арасында – Арктика яр буен сак астына алу, Ерак Төньякның инфраструктураның үсеше, Норильсктан продукциянең читкә чыгаруны гадиләштерү.

Трансполяр магистраль ССРБның җитәкчелекнең яңа көньяк диңгез портка урын табырга омтылудан барлыкка килгән. Портта шулай ук Көньяк диңгез флотның база урнашырга тиеш иде. Башта портны Каменный борынында (Мыс-Каменный) төзә башладылар, ләкин 1949 елда, Мыс-Каменный районында диңгез портын гидрогеология үзенчәлекләре буенча төзеп булмаячагы аркасында, бу фикердән баш тарттылар, портның төзелеше урыны Игарка шәһәренә күчерделәр.

1953 елның март аенда, Сталин үлемнән соң, амнистия буенча тоткынларның шактый зур өлеше иреккә чыкты. Нәтиҗәсендә, юлның төзелеше туктатты, аның төзегән өлешләр ташландырган.

Станцияләр

үзгәртү
Станция Хәзерге
торак пункты
Регион
Төзелеш Статус Км. от
Чума
Искәрмә Координатлар
Чум Чум Коми Республикасы 501 Көньяк тимер юлы
эксплуатациягә 1955 елда тапшырылган.[1]
0 67°05′ т. к. 63°10′ кч. о.HGЯO
Елецкая Елецкий
Собь Собь ЯНАО
Харп Харп 170 66°48′ т. к. 65°48′ кч. о.HGЯO
Обская Обская
Лабытнанги Лабытнанги 196 66°40′ т. к. 66°25′ кч. о.HGЯO
Об елгасы 1952 елда паром белән чыга торган кичү әзерләнә иде. 1951 елда
Салехардка «Заполярный» тимер юл паромы килгән.
1,8 км
Салехард Салехард ЯНАО 501 ташланган 209 Төп депо 66°32′ т. к. 66°36′ кч. о.HGЯO
Янгиюган 66°04′ т. к. 68°29′ кч. о.HGЯO
Полуй Полуй 359
Ярудей 489 Оборотное депо
Надым Надым 589 Төп депо 65°32′ т. к. 72°31′ кч. о.HGЯO
Надым елгасы 1952 елда Надым елгасы аша күпере төзелгән иде; 1970-елларда күперне сүттеләр.[2]
Старый Надым Старый Надым ЯНАО 501 2003 елдан соң юлны Ямал тимер юл компаниясе арндага ала.
Пангоды Пангоды 699 65°55′ т. к. 74°50′ кч. о.HGЯO
Ныда Ныда 65°59′ т. к. 75°45′ кч. о.HGЯO
Ягельная Яңа Уренгой 819 66°05′ т. к. 76°38′ кч. о.HGЯO
Пур елгасы Күпер төзелеше плналаштырылган. 550 м
Пур Уренгой ЯНАО 503 Пур һәм Таз елгалар арасында 1953 елына

полотно салынмаган.

909 Төп депо 65°58′24″ т. к. 78°24′26″ кч. о.HGЯO
Водораздельная 1059
Таз елгасы 1953 елда күпер төзелешкә әзерләнү иде.
Долгий ЯНАО 503 1953 елда рельслар ике участокта гына булганнар:

1) Таз (Долгий) деподан көнчыгышка таба 15 км.

2) Турухан елгадан көнбатышка таба 36 км (Блудная елгасы кадәр). 1964 елда Норильск ихтыяҗлары
өчен бу участоктан рельсларны җыеп алганнар.[3]

- бу участкалар арасында юл төзелмәгән, хәтта полотно салып алмаган.

1129 Төп депо 66°02′45″ т. к. 82°07′09″ кч. о.HGЯO
Седельниково Седельниково 66°00′25″ т. к. 82°10′55″ кч. о.HGЯO
Катарань (Катараль ?) Оборотное депо
Турухан Янов Стан Красноярск крае 1219 Оборотное депо 65°59′17″ т. к. 84°18′33″ кч. о.HGЯO
Турухан елгасы 1953 елда күпер төзелгән иде.[3]
Костёр Красноярск крае 503 1964 елда Норильск ихтыяҗлары өчен бу участоктан рельсларны (300 км.) җыеп алганнар.
20 км. гомуми озынлыгы белән дүрт кечкенә участок калган (1998-й г.).[4]
66°09′ т. к. 85°40′ кч. о.HGЯO
Ермаково Ермаково Төп депо 66°35′ т. к. 86°12′ кч. о.HGЯO
Енисей елгасы 1952 елда паром белән чыга торган кичү әзерләнә иде. 1951 елның ахырында
Игаркага «Надым» тимер юл паромы килгән[5],[6]
Енисейская Красноярск крае 503 1964 елда Норильск ихтыяҗлары өчен бу участоктан рельсларны җыеп алганнар. 1339 Оборотное депо 66°35′23″ т. к. 86°18′55″ кч. о.HGЯO
Игарка Игарка 1459 Төп депо 67°28′ т. к. 86°35′ кч. о.HGЯO

Хәзерге хәл

үзгәртү
 
Полюс аша магистраль, 2004 ел. СалехардНадым аралыгы

Юлның зуррак өлеше ташланды (1459 километрдан 943); кайбер участоклар тулысынча җимерелгән. 1966 елда юл узган районында Уренгой посёлок янында бер үк исемдәге газ чыганак ачтылар иде. Бу вакыйгадан соң Пангоды – Яңа Уренгой өлеше яңадан эксплуатациягә тапшырды. 1990 — 2006 елларда юлны яңадан торгызу проектлар килеп чыгалар. Бу проеларның соңгысы — "Урал Промышленный — Урал Полярный", аның чикләрендә магистраль яңа мәгънә ала.

Енисей һәм Обь кичү өчен төзелгән тимер юл паромнары («Надым», «Заполярный», «Северный», «Чулым»), кайбер вакыт Төньякта, ә аннан соң Кара диңгездә, Киреч паром кичүендә эшләгәннәр.

2011 елда Обская — Салехард — Надым — Коротчаево маршрут буенча магистраль төзелеше башлау планлаштыра[7].

501 төзелеше (Чум — Пур участогы)

үзгәртү
 
Магистральнең схемасы

Чум — Лабытнанги участогы хәзер дә эшли, Көньяк тимер юл составына керә. Салехард Лабытнангидан ерак түгел, ләкин ул Обның икенче ярда урнаша (Об елгасы аша күпер юк).

Салехард — Надым участогында 19532011 елларда тулысынча ташланган иде, 1990-елларга кадәр бу юлны элемтәчеләр генә кулландылар — алар Салехард — Надым элемтә линиядә эшләделәр, 1990-елларда ул юкка чыкты. Линия юкка чыккач тиздән Салехардтан беренче 92 километрдан, ниндидер бер фирма рельсларны җыеп алды.

Иске Надым — Пангоды — Яңа Уренгой — Коротчаево

үзгәртү

Нефть һәм газ сәнәгате министрлыгы Пур — Надым участокны 1970-елларда яңандан торгызган, ә 1981 магистраль тимер юл аша Соргыт һәм Төмән белән тоташкан.

Иске Надым — Пангоды участогында (2010 елның мартына) көн эчендә бер пуез йөри.

Пангоды — Яңа Уренгой участогында, торгызу моменттан хәзергә кадәр, йөк һәм пассажир йөреше бар.

Яңа Уренгой Россия тимер юл челтәре белән Коротчаево станция аша тоташтырган. Тимер юл Пур елга кадәр барып җитә, аннан соң көньякка борыла. Шулай ук Яңа Уренгойдан Ямбургка тимер юл бара.

503 төзелеше (Пур — Игарка участогы)

үзгәртү

Пурның сул ярында Уренгой шәһәре урнаша, аның белән тимер юл элемтә юк. Пур һәм Турухан елгалар арасында тимер юл тулысынча төзелмәгән.

Янов Стан — Ермаково участогында (~140 км) юл төзелгән иде, пуезлар ла йөрделәр. 1953 елда Енисейская — Игарка участогның төзелеше тәмамланды. Бу участоклар хәзер тулысынча ташландырганнар, 1964 елда Норильск ихтыяҗлары өчен бу участокларан рельсларны җыеп алганнар.

Перспективалар

үзгәртү
 

2030 елга тимер юл транспорт үсеше стратегия буенча Урал федераль округның төньякта менә бу тимер юл төзелеше планлаштыра:

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү