Топинамбур

Топинамбу́р яки Топина́мбур, шулай ук җир грушасы (лат. Heliánthus tuberósus) — Астралылар гаиләлеге Көнбагыш ыруының күпьеллык үләнле-бүлбеле үсемлекләр төре. Яфрагы-чәчәге көнбагышка охшаган, тамырлары бәрәңгене хәтерләтүче бүлбеләр бирә торган үсемлек, яшелчә. Топинамбурның үрчүен контрольдә тоту кирәк, чөнки көчле тамырлары башка үсемлекләргә үсәргә ирек брми. Үсемлекләрне саклау буенча Аурупа һәм Урта диңгез буе оешмасы тапинамбурны карантин объекты дип игълан иткән. РФ «Себер флорасының Кара китабы»на кертелгән[11].

Топинамбур
Сурәт
Халыкара фәнни исем Helianthus tuberosus L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон көнбагыш[1]
Таксонның халык атамасы Topinambur[2][3], Jerusalem artichoke[4], Maa-artisokka, Rapa tedesca o Carciofo di Gerusalemme, Кркушка, แก่นตะวัน, ทานตะวันหัว, Yer elması, Topinanbur, Aardpeer[5], topinambur hlíznatý[6], aardpeer[3], topinambour[3], jerusalem artichoke[3] һәм maa-artisokka[7]
Таксон синонимы Helianthus tuberosus var. subcanescens[d]
Җимеш төре орлыкча[d]
Нәрсәнең чыганагы клубень топинамбура[d]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][8]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=27946[9]
ХТСБ идентификаторы 20694364[10]
Commons-logo.svg Топинамбур Викиҗыентыкта

АтамасыҮзгәртү

Яшелчәгә Бразилия индеецларының тупинамба кабиләсе исеме бирелгән.

Таралу ареалыҮзгәртү

Топинамбур борынгыдан ук Төньяк Америка индеецлары тарафыннан үстерелгән. Аурупага XVI гасырда декоратив үсемлек буларак кертелгән. XVIII гасырда бәрәңге үрчетү һәм куллану арту сәбәпле, топинамбурны куллану бермә-бер кими. XIX гасырның икенче яртысыннан фураж культурасы буларак игелә.

Ботаник тасвирламаҮзгәртү

 
Топинамбур бүлбесе

Бүлбеләре туфракта яхшы кышлый, кырыс климат шартларына (– 40 - 54 °С.) түзем[12]. Иртә язда яисә көз көне утырталар. Сабагының биеклеге 4 метрга җитә. Сары чәчәкләре көнбагышка охшаган. РФ Аурупа өлешендә август-октябрь айларында чәчәк ата. Көз көне орлык коя.

Топинамбурның бүлбеләре химик составы буенча бәрәңгегә охшаган. Туклыклыгы ягыннан кайбер яшелчәләрдән өстен тора. Бүлбеләре аксымга, минераль тозларга, инулин полисахаридына, фруктозага, микрокисәкчекләргә, азотлы матдәләргә, В1, С витаминнарына, каротинга бай.

КуллануҮзгәртү

Топинамбурның яфрагы һәм сабагы силос өчен яхшы кушылма. Аучылык хуҗалыкларында аны куян, поши, боланнарга ашату өчен үстерәләр. Бүлбесен ашатсаң, сыер сөтенең күләме һәм майлылыгы арта. Тавыкларга бирсәң, ике-өч атнага алданрак йомырка сала башлый. Кәҗә, сарык, йорт куяны да яратып ашый. Бүлбеләрне язын казып алсаң, яз көне кирәкле файдалы ризык була. Көз көне казып алынган бүлбе озак сакланмый, аз гына бәрелсә-яньчелсә дә, чери.

Чи килеш тә ашарга яраклы яшелчә. Шулай ук пешереп, кызыдырып та ашарга мөмкин. Аннан төрле салат, компот, чәй, кофе ясыйлар. Киптерергә яисә консервларга була. Кыздырган бүлбесенең тәме баллы бәрәңге тәменә охшаган.

ЭкологияҮзгәртү

Топинамбур кебек чит илләрдән кертелгән үсемлекләр яңа ватаны табигатенә яраклашып, кыргыйлашып китәргә сәләтле. Алар җирле үсемлекләрне юкка чыгара башлый. Шуңа күрә топинамбурның үрчүен контрольдә тоту таләп ителә. Көчле тамырлары белән тирә-ягында үскән башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирми. Үсемлекләрне саклау буенча Аурупа һәм Урта диңгез буе оешмасы тапинамбурны карантин объекты дип игълан иткән. РФ «Себер флорасының Кара китабы»на кертелгән. КФУның Гомуми биология кафедрасы доценты Вадим Прохоров тапинамбурны Татарстан флорасының Кара китабына кертергә тәкъдим итә.

ГалереяҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: Топинамбур. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 22-28 февраль, 12нче бит.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. FloraWeb
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Бельгийский список видов
  4. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  5. Nederlands Soortenregister
  6. Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  7. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  8. The IUCN Red List of Threatened Species 2021.2 — 2021.
  9. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  10. Кызыл китап — 1964.
  11. Клен американский и топинамбур попали в «Черную книгу флоры Сибири». ТАСС, 3.10.2016 (рус.)
  12. Топинамбур 2019 елның 13 гыйнвар көнендә архивланган.. agronationale.ru (рус.)