Таш гөмбә

табигатьтә очрый торган таш багана, аның формасы гөмбәгә охшаган

Таш гөмбә (рус. Каменный гриб, ингл. Mushroom rock) ― калдык тау (кайчандыр биек булган тау илендә, җимерелеп бетмичә калган аерым калкулык, таучык), чүл климаты шартларында кыялы массивларның җил белән ашалудан вертикаль ярыкларга бүлгәләнеп, денудацияләнүе нәтиҗәсендә, гөмбәләргә охшаган формалар (баганалар) булып калуы. Денудация (латин телендә denudation - «ялангачлану») — тышкы көчләр тәэсиреннән җимерелгән тау токымнары продуктларының бер урыннан икенче урынга күчерелү процессы.

Таш гөмбә
Сурәт
 Таш гөмбә Викиҗыентыкта

Таш гөмбәләрнең формалашу механизмы төрле булырга мөмкин: эрозия, җилдә ашалу, бозлык тәэсире, әйләнә-тирә токымның таркалуы.

Таш гөмбәләр күп илләрдә очрый. Россиядә Чулышман(ингл.) елгасы үзәнлегендә (Алтай) таш гөмбәләр яхшы билгеле. Кырымның көньяк ярында Алуштадан ерак түгел Сотер үзәнлегендә «Таш Гөмбәләр» табигать һәйкәле-тыюлыгы бар. [1][2]

Фотогалерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү