Дөньяның иң биек таулар иле — Һималай таулары
Зур Кавказ тау иле. Баш Кавказ тау сырты

Тау иле (рус. горная страна) — бер үк тау ясалу чоры (тектогенез) вакытында хасил булган, әмма берничә тау системасыннан торучы катлаулы таулар күтәрелеше. «Тау иле» термины таулыкларны районлаштыру берәмлеге булып та тора.

ҮзенчәлекләреҮзгәртү

Бер тау иленә керүче таулар бер-берләреннән структуралары һәм тышкы кыяфәтләре белән аерыла. Мисалга Кавказ тау иленә керүче тауларны алсак, Зур Кавказ, Кавказ арты, Кече Кавказ, Әрмән таулыгы — һәркайсы төрле төзелешкә ия, төрле кыяфәттәге таулар.

Тау иле — җир өслегенең берничә мең километрга кадәр озынлыкка сузылган зур участогы. Җир кабыгының җыерчыклы һәм җыерчыклы-кантарлы структурасын эченә алган катлаулы конфигурациясе. Ул диңгез өсте тигезлегеннән (үз тирәсендәге үзәннәрдән дә) берничә мең метр биеклеккә кадәр күтәрелгән була һәм үз чикләрендә биеклекләрнең кискен тирбәлешләре белән характерлана.

Берничә тау иле бер тау системасына керергә яки үзләре тау системасын тәшкил итәргә мөмкиин. Шулай ук «тау иле» термины «тау» сүзенең синонимы буларак та кулланыла.

Кайбер тау илләре, мәсәлән, Пиреней таулары, Зур Кавказ, турыга сузылса, Альп таулары, Карпат таулары, Һималай таулары кебек тау илләре төрле радиустагы дугалар ясап, бөгелешләр барлыкка китерә. Аерым очракларда 6 000, 7 000, 8 000 м һәм аннан да күбрәк биеклекләргә җитәргә мөмкин. Җир шарының иң югары биеклеге ҺималайдаДжомолунгма (Эверест) — 8 848 м биеклеккә ия. Элекке ССРБ территориясендә Памирда — Коммунизм пигы (хәзер Сомони пигы, Таҗикстан) — 7 495 м[1].

Тау иленең рельефы горизонталь ландшафтны билгеләүгә зур йогынты ясый. Тау сыртлары еш кына дымлы һава агымнары яки атмосфера фронтлары юлында торганга күрә, алар ачык чагылган климат бүлүчеләр булып тора. Җилле тау битендә алар атмосфера явым — төшеменә бай булган дымлы климат, ә җил исмәгән якта фённарның[2] еш кабатлануы күзәтелгән коры климат тудыра.

Моны да карагызҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Горная страна. География. Современная иллюстрированная энциклопедия. М.: Росмэн. Под редакцией проф. А. П. Горкина. 2006.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Горные страны // БСЭ
  2. Фён (алман. Főhn — «җылы көнбатыш җиле») — таулардан үзәнгә таба исүче, җылы, коры, көчле, озак вакыт исә алучы җил