Татар телендә Зәрдөштлек темасына төшенчәләр исемлеге


Татар телендә фарсы теле алынмалары һәм синтаксисы буенча Казан (Идел буе) федераль университеты галиме, Шәрыкъ белгече Җәмил ага Зәйнуллин эшләгән. Вакыт узу белән татар теле белән фарсы теле һәм гомумән ирани телләр яңа тигезлеккә кереп аңлатмалар бирү ихтыяҗы барлыкка килгән.

Шулай ук, Зәрдөштлек диненә караган сүзләр географик урыннар, биналар, оешмалар, галәми объектлар, йолдызнамә даирәсе, сәнгать һәм әдәбият әсәрләре һәм санак уеннарына кереп, аңлату бирү мәсьәләсен дә күз алдында тотарга кирәктер.
Биредә татар телендә Зәрдөштлек темасына кулланылган төшенчәләрнең кыскача исемлеге китерелгән.

Сүз Аңлатма
Авеста теле Зәрдөштлек диненең изге китабы "Авеста" теле
Азәр Ут синонимы
Атәш Ут синонимы
Атәшпәрәст Зәрдөштлек дине тарафдары, пот буларак утка табынучы
Дастур Каһин, дини дәрәҗә
Дию Мифологик монстр мәхлукат
Зәрдөшт, яки Заратустра, яки Зороастр, яки Заратошт, яки Заратуштра Зәрдөштлек диненең пәйгамбәре
Зәрдөштлек, яки Зороастризм, яки Алкышлы Дин Зәрдөшт пәйгамбәр нигезләгән Дөнья дине исеме
Иранилар Атәшпәрәстләрнең этно-конфессиональ төркеме, Һиндстанга соңрак вакытта күчеп килгәннәр
Мобед Зәрдөштлек каһине исеме
Навджот Дини инициация исеме
Нәүрүз Яз бәйрәме исеме, "яңа көн" мәгънәсендә
Парслар Атәшпәрәстләрнең этно-конфессиональ төркеме, Һиндстан суб-кыйтгасына элегрәк килгәннәр
Пәйгамбәр Ышану яки сектаның илаһи юллама тапшыручы дини җитәкчесе
Пәһләви теле Урта чор фарсы теле
Фәрештә Ходайның илчесе, хезмәтчесе булган изге мәхлукат
Хирбад Кече дәрәҗә каһин

Әдәбият үзгәртү

  • Зайнуллин, Джамиль Габдулхакович. Словарь арабо-персидских заимствований. — Казань: Магариф, 1994. —143 с. ISBN 5-7761-0243-X