Тайваньда ислам

Тайваньда ислам (кыт. 伊斯兰教在台湾) — Тайвань территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Тайвань халкының (23 млн 860 мең кеше) 0,30 % ы (60 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Тайваньда ислам тарафдарлары дини азчылыкны тәшкил итә.

Тайвань ватандашлары булган мөселманнардан тыш, илдә Индонезиядән (2000 елның июненә 52 000 кеше), Мьянма һәм Таиландтан утрауга эшкә килгән мөселманнар да бар.

ТарихҮзгәртү

Хәзерге Тайвань территориясендә ислам XVII гасырдан билгеле. Беренче булып утрауга Кытайның утраудан Тайвань бугазы белән аерылып торучы Фуцзянь(ингл.) провинциясе мөселманнары күченгән. 1661 елда пират Чжэн Чэнгун (Коксинга) җитәкчелегендә, араларында мөселманнар да булган 25 мең гаскәри утрауга килеп, Формоза (Тайвань) утравын Нидерланд колониаль көчләреннән азат иткән[2].

Утрауда берничә гасыр дәвамында Тайвань ватандашлары булган, хәнәфи мәзһәбе сөнни исламын тотучы хуэй(ингл.) халкы вәкилләре яши (барлык мөселманнарның 90 % ы).

19461950 елларда Кытайда барган Ватандашлар сугышы(ингл.) ахырында гаскәри һәм дәүләт хезмәткәре булган 20 мең мөселман материктан утрауга качып килә.

1980-еллардан башлап, утрауга Мьянма һәм Таиландтан мөселман эшчеләр килүе арткан. Тайваньда Индонезия, Малайзия, Таиланд һәм Филипиннан, барысы 30 дан артык илдән килгән 180 меңнән артык чит ил мөселманнары эшли.

Ислам җәмгыятьләреҮзгәртү

 
Кытай мөселман яшьләр лигасының Тайбэй мәдәни мәчете. 1950 елда төзелгән

Утрау мөселманнары Кытай мөселман ассоциациясенә (КМА) һәм Кытай мөселман яшьләр лигасына берләшкән. Кытай мөселман ассоциациясе 1938 елда материк Кытайның Ухань шәһәрендә оешкан, Кытай Ватандашлар сугышыннан соң, 1951 елда Тайвань утравына күчеп килгән. Рәсми рәвештә 1958 елда торгызылган. Кытай мөселман ассоциациясе бөтен Тайвань буенча төрле дини чаралар уздыра һәм волонтерлар эшчәнлеген оештыра. КMA материк Кытайга трансляцияләнә торган атналык радиопрограммага иганәчелек итә. Тайвань Кораллы көчләрендә хезмәт итүче мөселманнар белән даими бәйләнештә тора. Тайваньның рәсми дипломатик мөнәсәбәтләре булмаган 46 илнең мөселманнары белән мәдәни бәйләнешләр булдырган. Тайвань мөселман яшьләренә чит илдә башлангыч дини белем алу өчен стипедияләр билгели[3].

Кытай мөселман яшьләр лигасы «Кытай мөселман яшьләр мәдәни камилләшү ассоциациясе» (ингл. Chinese Muslim Youth Cultural Improvement Association) исеме астында 1930-еллар башында Мукденда оештырылган. 1940-еллар ахырында, Кытайда Ватандашлар сугышы башланганда, Кытай мөселман яшьләр мәдәни камилләшү ассоциациясенең күп кенә әгъзалары Квантун провинциясенә күчеп килә. 1949 елның июлендә Кытай яшьләр антикоммунистик лигасы булып оеша. Шул ук елны лига Квантуннан Тайваньга күчеп килә. 1957 елдан — Кытай мөселман яшьләр лигасы. Кытай мөселман ассоциациясе белән күп кенә дини мәсьәләләрдә (мәчеттә гарәп телен куллану һ. б.) каршылыкка керә.

Халык саны һәм финанс чараларының чикләнгән булуы Тайвань мөселманнарына мәдрәсә булдырырга мөмкинлек бирмәгән. 2000 елның 30 маеннан 3 июненә кадәр Тайваньда булган Бөтендөнья мөселман лигасы(ингл.) генераль сәркатибе Абдулла ибн Салех Әл-Обайд утрауда мәдрәсә оештыру идеясен хуплаган.

2000 елның 21 февралендә Тайваньнан 32 кеше Согуд Гарәбстаны короле чакыруы буенча хаҗ кылган.

2018 елда Тайваньда унбер мәчет исәпләнә, аларның иң зурысы, борынгысы — Тайбэй үзәк мәчете. Һәр мәчет һәм аның эшчәнлеге үзенең директорлар шурасы тарафыннан идарә ителә.

МәчетҮзгәртү

Тайбэй җәмигъ мәчете1960 елда Иран шаһы һәм Иордания короле финанс ярдәме белән ачылган мәчет. Гомуми мәйданы 2 747 кв. метр. 1999 елда «Тайбэйның дини мирасы объекты» дип танылган. Кытай мөселман ассоциациясе кулында[4].

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү