Таганай (милли парк)

 

Таганай
Нигезләнү датасы 5 март 1991
Сурәт
IUCN тарафыннан якланучы зоналар төркеме ХТСБ II категориясе: милли парк[d]
Дәүләт  Россия
Мәйдан 568 км²
Рәсми веб-сайт taganay.org
Панорамный вид
Кышкы күренеше
Изображение входа
Карта
 Таганай Викиҗыентыкта

һәм

«Таганай» Милли паркы — Көньяк Уралда Чиләбе өлкәсе территориясендә урнашкан милли парк.

Тасвирлау үзгәртү

Милли парк РСФСР Министрлар Советының «Таганай Милли паркын булдыру турында» 1991 елгы 5 мартында 130 нчы карары белән барлыкка килә.

«Таганай» Милли паркы территориясе өч яктан тау яссылыгына һәм соңыннан тигезлекле урман даласына күчүче аерым тау төенен тәшкил итүче уртача биеклектәге Көньяк Уралның тау сыртларының төньяк өлешен үз эченә ала. Милли парк Чиләбе өлкәсенең көнбатыш өлешендә, өлкә үзәгеннән 130 километрда урнашкан һәм Аурупа белән Азия чигенә барып тоташа. Административ яктан парк биләмәсе ике муниципаль берәмлек: Златоуст һәм Куса районы шәһәр округлары чикләрендә урнашкан. Чиләбе — Уфа — Мәскәү юнәлешендәге автомобиль һәм тимер юллары аша үткән Златоуст шәһәре паркның территориаль үзәге булып тора.

Парк мәйданы дәүмәле үзгәртү

Милли парк «Таганай» көньяктан төньякка 52 км ераклыкка сузылган, ә көнбатыштан көнчыгышка 568 км. Паркның гомуми мәйданы уртача 10-15 км2 тәшкил итә (56,8 мең гектар).

Парк мәйданы административ үзәкләре көньяк-көнбатышта Златоуст, көнбатышта — Куса, көньяк-көнчыгышта — Мияс һәм төньяк-көнбатышта — Карабаш булган дүрт муниципаль берәмлекләр камалышында урнашкан.

Территория буенча ике юл үтә: берсе көньяктан, Златоуст — Мияс, икенчесе — көньяк-көнбатыштан, Златоуст — Магнитка — Александровка. Паркта юл-сукмак челтәренең тыгызлыгы зур түгел. Башлыча, бу тауларда һәм тау аралары үзәннәрендә күп буын сәяхәтчеләр салган традицион турист сукмаклары. Шуларның иң популяры - Олы Таганай сыртының көнчыгыш битләве. Урман әзерләүчеләрдән мирас булып торып калган урман хуҗалыгы юл челтәрләре күпчелеген елның коры вакытында һәм кыш көннәре генә үтә алырлык.

Таш елгалар үзгәртү

Милли паркта корымнар - таш елгалар бар. Олы Таш елга — авантюриннан торган иң зур корымнарның берсе. Озынлыгы 6 км кадәр, киңлеге - 700 м кадәр, тирәнлеге 4-6 м. Олы һәм Урта Таганай сыртлары арасында урнашкан.

Икенче урында - Корым елга — Ерак Таганай һәм Дөя тауларыннан башлап Олы Кыялым елгасына кадәр сузылган. Кәсләнгән өлешенең озынлыгы 1,5 км кадәр, киңлеге 200-1000 метр. Корымның бер өлеше кәсләнгән, урман баскан.

Су чыганаклары үзгәртү

Милли парк территориясендә Идел-Кама (Каспий диңгезе бассейны) һәм Об-Иртеш (Төньяк боз океанның Кар диңгезе бассейны) елга бассейннары су аергычы арасындагы чик урнашкан .

Этимологиясе үзгәртү

Топонимнарның килеп чыгышын Таганай оронимы белән бәйлиләр. Башкорт теленнән Таганай «ай аслыгы» (таган — «аслык, таган» һәм ай)[1] дип тәрҗемә ителә.

Чиләбе өлкәсенең топонимикасын, башкорт халкының фольклорын өйрәнеп, китаплар чыгарган географ, топонимист Н.И. Шувалов үзенең "От Парижа до Берлина по карте Челябинской области: Топонимический словарь" дигән сүзлегендә шундый аңлатма бирә:

Таганай. Широко распространено толкование от слов: таган — «треножник», «подставка», ай — «луна», «треножник луны», или «лунная подставка». Это горный узел из трех хребтов, увенчанных вершинами. Уместно сказать, что у башкир в прошлом было распространено имя Таганай. В Башкортостане встречается деревня Таганаево [2][3].

.

Статистик мәгълүмат үзгәртү

  • Гомуми мәйданы — 568 км2.
  • Көньяк чиге төньякка озынлыгы — 15 км
  • Тыюлык зонасы 21 %, рекреацион зона — 59 % тәшкил итә.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ТВОЙ ТАГАНАЙ " Гора молодого месяца. әлеге чыганактан 2012-11-19 архивланды. 2010-06-07 тикшерелгән.
  2. Шувалов Н. И. Таганай // От Парижа до Берлина по карте Челябинской области: Топонимический словарь. — 2-е изд., переработанное и дополненное. — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 1989. — 160 с. — ISBN ISBN 5-7688-0157-7
  3. От Парижа до Берлина по карте Челябинской области [1]

Сылтамалар үзгәртү