Таш елгалар (корымнар) — (борынгы төрки qorum «таш сибелмә, кыя ватыклары, сарыкташлар» дигәннән килеп чыккан[1]) —— бу атама физик географияда, геологиядә һәм геоморфологиядә кулланыла; ике мәгънәсе бар:

  1. урыны-урыны белән өч үлчәүле аралыкта тар, табигый юл белән барлыкка килгән таш кисәкләре тупланмасы, җирнең өске катламында бер бөтенлек булып, утрау рәвешле сибелеп ята;
  2. җир өстендәге катлаулы корылышлы күренеш, — курумлэнд, — янәшә торган очлы сынык кырлы таш кисәкләренең төрле авышлыкта урнашкан төркеме, ул акрын гына хәрәкәт итә ала. Үз микроклиматы, гидрологиясе, үсемлекләр һәм хайваннар донъясы бар.
Таш елгалар
Сурәт
 Таш елгалар Викиҗыентыкта
Витош
Уралда Йөрәккүл сыртындагы корым (таш елга)
Ирәмәл тавындагы таш елга
Башкортстан. Белорет районы.Таш елга
Зур Таганай белән Урта Таганай арасындагы корым
Фолкленд утрауларындагы таш елга

Россия Федерациясендә корымнарны өйрәнүнең әйдәүче фәнни үзәге -М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты.

Атама үзгәртү

Азияның күп кенә өлкәләрендә бу атама киң кулланыла . Дөнья географик әдәбиятендә һәм картографиядә, Каракорум (тау системасы) атамасында ныгынган (төркичә «кара таш, кара кыя»)[2].

Таш сибелмәләре рус телендә фәнни әйләнешкә "корым" (курумы) дип Россия геологы Макеров Яков Антонович «Нагорное террасы Сибири и их происхождение» (1913) дигән монографиясендә керткән [3]. Атама башка берничә телдә дә бар. Әммә рус фәнни әдәбиятендә башка терминнар да очрый: «курум» — «каменистая осыпь», «каменная россыпь», «каменный шлейф», «обломочные накопления», «глыбовая россыпь»,«каменная река», «каменная река», «каменные моря», «каменныйглетчер », «движущийся поток щебня», «курумник», «развалы каменных глыб». Россия тикшеренүчесе А. Ф. Глазовский Алтайда һәм Чаянда «уронник» дигән атама булуын яза[4].

"Вечный зов" фильмында таш елгалар үзгәртү

Совет чорының бик популяр күп сериялы фильмнарының берсе "Вечный зов"ның табигать күренешләре Башкортстанда төшерелгән. Алар арасында Белорет тауларының таш елгалары да бар. Бу елга Белорет районының Отнурок авылыннан ерак түгел тау артында төшерелгән[5][6]

Киң таралган төбәкләр үзгәртү

  • Бырранга
  • Чаян таулары
  • Урал
  • Врангель утравы
  • Становой тау итәге
  • Фолкленд утраулары

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Древнетюркский словарь — Л.: Наука, 1969. — Б. 460.
  2. Иван Кольцов. Русская Атлантида. К истории древних цивилизаций и народов. — Litres, 2017-01-12. — 389 с. — ISBN 9785457482593.
  3. Макеров Я. А. Нагорные террасы Сибири и их происхождение // Известия Геологического комитета. — 1913. — Том 32. — № 8.
  4. Глазовский А. Ф. Курумы. Проблемы изученности и задачи исследований. Рукопись. Депонирована в РИНИТИ 08.06.1978 г. № 1844-78 Деп.
  5. Где снимали "Вечный зов"http://fb.ru/article/209242/gde-snimali-vechnyiy-zov-istoriya-filma-akteryi-i-roli-gde-byil-snyat-film-vechnyiy-zov
  6. https://www.youtube.com/watch?v=WwHX-kWXMu4

Әдәбият үзгәртү

  • Будилин Ю. С. О причинах перемещения крупного материала по склонам // Труды Центрального научно-исследовательского геолого-разведочного института. 1963. Выпуск 56.
  • Воскресенский С. С. Динамическая геоморфология. Формирование склонов. — Москва: Издательство МГУ, 1971.
  • Гончаров А. В. Курумология. — Мiнск: Выдавецтва, 2010. — 80 с.
  • Калинин Э. В. Основные типы гравитационных явлений на склонах // Инженерно-геологическое изучение обвалов и других гравитационных явлений на горных склонах. — Москва: Издательство МГУ, 1969.
  • Романовский Н. Н. Курумовые гольцовые пояса гор. Новосибирск: Наука, 1989-147 с.
  • Тюрин А. И. Генетическая классификация курумов // Вестник Московского государственного университета. Серия геологическая. 1979. № 3.

Видео үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү