Сәҗдә (мәчет, Верх-Егос)

Ислам гыйбадәтханәсе (Верх-Егос, Прокопьевск районы, Кемерово өлкәсе, Россия)

«Сәҗдә» мәчете (рус. Мечеть «Сажда» с. Верх-Егос) ― Кемерово өлкәсе Прокопьевск районы Верх-Егос авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Сәҗдә» мәхәлләсе карамагында.

Мәчет
Сәҗдә
Ил Россия
Авыл 653213,
Кемерово өлкәсе, Прокопьевск районы[d], Верх-Егос[d], Степная ур., 21.
Дин Ислам
Мәхәллә Кемерово өлкәсе МДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы янәшәдә булган бина
Төзелеш еллары 20102012 еллар
Төп даталар:
2010 ― төзелеш башлану
2012 ― мәчет ачылу
Халәте гамәлдә

Верх-Егос авылында 1 039 кеше яшәгән (2010), күпчелеге мөселманнар (татарлар)[1].

Тарих үзгәртү

2010 елның 15 гыйнварында Прокопьевск районы мөселманнары җыелышында бертавыштан мөселман дини җәмгыятен (мәхәллә) булдыру турында карар кабул ителә, аңа «Сәҗдә» исеме бирелә, ул Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (рус. ДУМКО) составына керә[2]

2010 елның 7 июлендә дәүләт теркәлүе узган[3] Кемерово өлкәсе Прокопьевск муниципаль районының җирле «Сәҗдә» мөселман мәхәлләсе әлеге торак пунктта мәчет төзү башлангычы белән чыккан.

Мәчет мманарасы ерактан ук күренә, чөнки мәчет Прокопьевск районының иң биек урынында урнашкан (диңгез өсте тигезлегеннән 432 метр).

Мәчет төзелеше район башлыгы Ринат Флюр улы Әхмәтгәрәев җитәкчелегендә шахталар, район һәм өлкә спонсор-эшмәкәрләре акчасына, шулай ук мәхәллә кешеләренең, шәһәр һәм район мөселманнарының иганәләренә башланган һәм алып барылган, ике елда төзелгән.

2011 елда мәчет мәхәллә кешеләре өчен үз ишекләрен ачкан. Аны ачу тантаналы шартларда 2012 елның 16 сентябрендә узган[4].

Мәчет янәшәсендә (375 м читтәрәк) мөселман зираты өчен 12,5 гектар җир участогы бүлеп бирелгән[1].

Бина үзгәртү

Бер катлы мәчет бинасы таштан эшләнгән, эчке яктан зәңгәр гөмбәз йолдызлы күкне хәтерләтә. Тышкы яктан мәчетнең гөмбәзенә һәм аның манарасына алтыннан ярымай урнаштырылган. Намаз залында кондиционерлар эшли. Мәчет янында каты ягулыкта эшли торган заманча миникотельная бар[5].

Бина тирәсендәге территория һәм керү юллары асфальтланган. Территория периметры буенча матур итеп төзекләндерелгән һәм яшел төскә буялган һәм татар орнаментлары булган койма тотылган, шулай ук территория буенча төнге яктырту фонарьлары куелган.

Имам үзгәртү

  • Имам Миңнегали улы Александр (Миңнулла) хаҗи Солтанов, 1951 елгы, Кузбасста туган. Мәчет төзелгән вакытта ук ул һәр җомга көнне җомга намазлары үткәреп килгән[6].
  • Мәчетнең мөәзине Ришат Лотфулла улы Гайфуллин, Арча районы тумасы, Прокопьевск шәһәренең «Рамазан» мәхәлләсе мәчете өлкәннәр советы рәисе[2].
  • Мәхәллә идарәсе рәисе (2011 елның 1 февраленнән) Рөстәм Наил улы Шакирҗанов, «Автосельхозснаб» предприятиесе директоры[7].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү