Сырдәрья
Сырдәрья́ (каз. Сырдария, үзб. Sirdaryo, таҗ. Сирдарё) — Урта Азиянең иң озын һәм су күләме буенча икенче (Амудәрьядән соң) елгасы.
География | |
---|---|
АТБ | Төркестан өлкәсе |
Ил | Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан |
Координатлар | 40°54'0.0"тн, 71°45'27.0"кнч, 46°9'15.1"тн, 60°52'25.0"кнч |
Нинди сулыкка коя | Малое Аральское море |
Бассейн мәйданы | 219 000 км² |
Озынлык | 2212 километр |
Су чыгымы | 703 м³/с |
Llynnoedd | Таджикское Море |
Тасвир
үзгәртүФәрганә үзәненең көнчыгыш өлешендә Нарын һәм Карадәрья елгалары кушылып Сырдәрьяне хасил итәләр. Фәрганә үзәненнән чыгып Фәрхәд таулары аркылы үтә һәм Мирзачүл аркылы киң (14,7 км) урынны сазланган тугай буйлап ага.
Элек Сырдәрья Арал диңгезенә коеган, хәзер исә диңгезнең биеклеге һәлакәтле түбәнәю һәм ике өлешкә бүленү (1989) сәбәпле, елга диңгезнең төньяк өлешенә («Кече диңгез») коя. Сырдәрьянең сулары шактый зур күләмдә хуҗалык ихтыяҗларына алыналар, шуңа күрә тармакта аның агып төшкән су микъдары шартлы-табигый (1960 елдан элек) чорга карап 10 тапкыр артык кимегән (400 м³/с дан 30 м³/с га кадәр).
Тарих
үзгәртүТатар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл елганың Сәйхун (иске тат. سيحون) гарәп исеме да кулланды[1], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 517.