Суфия Китапова
Китапова Суфия Миргалим кызы (12 ноябрь 1922 ел — 24 декабрь 1997 ел) — иктисадчы, икътисад фәннәре кандидаты (1959), Башкорт АССР‑ның атказанган фән эшлеклесе (1977).
Суфия Китапова | |
---|---|
Туган телдә исем | баш. Китапова Суфия Мирғәлим ҡыҙы |
Туган | 12 ноябрь 1922 Бүздәк, Бәләбәй кантоны, БАССР, РСФСР |
Үлгән | 24 декабрь 1997 (75 яшь) Уфа, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты |
Һөнәре | икътисадчы |
Биографиясе
үзгәртүСуфия Миргалим кызы 1922 елның 12 ноябрендә БАССР‑ның Бәләбәй кантонына караган Уфа дәүләт «Нур» татар театры актеры Рушат Мөдәрисовне биргән татар авылы Иске Сабайда (хәзерге Башкортстанның Бүздәк районының Сабай авылы) дөньяга килгән. Урта мәктәпне туган авылында белем ала.
1948 елда ВКП(б)‑ның Башкортстан өлкә комитеты каршындагы 2 еллык өлкә фирка мәктәбен, 1951 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын, 1959 елда Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен тәмамлаган.
1940 елдан алып фирка эшендә, 1959 елдан — КПСС‑ның Башкортстан өлкә комитеты каршындагы Уфа югары фирка мәктәбендә, 1960-1991 елларда Уфа нефть институтында экономика фәнен укыта.
1962-80 елларда Уфа нефть институтының сәяси икътисад кафедрасы мөдире сыйфатында эшли[1].
1980 елда Китабовага республика әһәмиятендәге шәхси пенсия тәгаенлиләр[2].
Китапова Суфия Миргалим кызы 1997 елның 24 декабрендә 75 яшендә вафат була, Уфа шәһәрендә җирләнгән.
Фәнни эшчщнлеге авыл хуҗалыгы һәм аграр сәясәт проблемаларына багышланган.
Хезмәтләре
үзгәртүКитабы, Софья Миргалимовна.Опыт работы совхозов, созданных на базе экономически слабых колхозов: Автореферат дис. на соискание ученой степени кандидат экономических наук / Акад. обществ. наук при ЦК КПСС. Кафедра полит. экономии. - Москва : Изд-во ВПШ и ОН, 1959. - 17 с.; 22 см.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Уфимскиә государственный нефтяной технический университет, archived from the original on 2019-11-15, retrieved 2021-03-11
- ↑ Постановление Совета Министров Башкирской АССР от 27.02.1980 N94 «Об установлении персональных пенсий», archived from the original on 2019-11-10, retrieved 2021-03-11
Сылтамалар
үзгәртү- Китапова Суфия Мирғәлим ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.