Стивен Һокиң
Стивен Уильям Һокинг (ингл. Stephen William Hawking, 8 гыйнвар 1942, Оксфорд, Бөекбритания — 14 март 2018, Кембриҗ, Бөекбритания) — инглиз нәзарый физигы һәм фәнне популярлаштыручы. Дөньяның Зур Шартлау нигезендә барлыкка килүе турында тәгълиматы һәм кара тишекләр теориясен өйрәнгән. Кече массалы кара тишекләр, үзләренең вакыйгалар офыгында Һокинг нурланышын чыгарып, энергияләрен югалталар һәм, ахыр чиктә, «үләләр» дигән гипотезаны әйткән[20][21][22].
Тормыш юлы
үзгәртүБалачак һәм гаилә
үзгәртүСтивен Һокинг 1942 елның 8 гыйнварында Оксфордта туа, монда аның әти-әнисе алман авиациясенең бомбага тотуыннан куркып, Лондоннан күчеп килгән була[23].
Әтисе — Фрәңк Һокинг Хампстедта медицина үзәгендә тикшеренүче булган. Әнисе, Изабель Һокинг, шунда ук сәркатип булып эшләгән. Стивенның ике сеңлесе (Филиппа һәм Мэри) һәм үги абыйсы, уллыкка алынган Эдвард булган[24].
Белем алу
үзгәртү1962 елда Стивен Оксфорд университетын тәмамлый (сәнгать бакалавры дәрәҗәсе белән), ә 1966 елда Кембриҗ университетының Тринити-холл көллиятендә фәлсәфә докторы дәрәҗәсен ала («Киңәя торган галәмнәрнең сыйфатлары» дигән диссертация яза)[25].
1965 елдан Һокинг Кембриҗ университетында Гонвил һәм Киз көллиятендә тикшеренүче булып эшләгән, ә 1968—1972 елларда — Нәзарый астрономия институтында, 1972—1973 елларда — Астрономия институтында, 1973—1975 елларда — гамәли математика һәм теоретик физика кафедрасында эшләгән, 1975—1977 елларда гравитация теориясен укыткан, 1977—1979 елларда — гравитацион физика профессоры булган, 1979 елдан — математика профессоры.
Танылу
үзгәртү1974 елда Һокинг Лондонның патша җәмгыяте әгъзасы була, ә 1979 елда Кембриҗ университетының Лукас профессоры вазифасын ала. 2009 елга кадәр бу вазифада була[26].
Авыру
үзгәртү1960-еллар башында ук Һокингта ян як амиотрофия склерозы билгеләре чагыла башлый, ахыр чиктә, бу авыру аркасында анда паралич була[27]. 1963 елда анда бу авыру барлыгы раслана, ул чакта табиблар аңа ике ел ярым гомер калган дип әйтәләр. Ләкин авыру чынлыкта акрынрак үсеш кичерә, шуңа күрә Стивен 1960-еллар ахырында гына коляскага утыра[28].
1985 елда Һокинг каты авырый башлый, анда пневмония табыла. Операцияләрдән соң Һокинг сөйләшә алмый башлый[29]. Ул сөйләм синтезаторын кулланырга мәҗбүр була. Баштарак аның уң кулындагы шәһадәт бармагы гына хәрәкәтләнгән, соңрак ул да хәрәкәтләнми башлый. Ахыр чиктә, аның битендә мимика мускулы гына хәрәкәтләнергә сәләтле булып кала, шуның ярдәмендә ул санак белән идарә иткән һәм кешеләр белән аралашкан.
Каты авырса да, ул актив тормыш алып бара. 2007 елда махсус очкычта авырсызлыкта оча[30], ә 2009 елда хәтта галәмгә очарга тиеш була[31][32], ләкин бу план чынга ашмый кала.
Шәхси тормыш
үзгәртү1965 елда Джейн Уайлдка өйләнә, аларның улы Роберт (1967), кызы Люси (1970) һәм улы Тимоти (1979) туа. Тора-бара Стивен белән Джейнның мөнәсәбәтләре начарлана, 1990 елдан алар аерым яши башлый[33]. 1995 елда Һокинг Элайн Мэйсонга өйләнә һәм аның белән 11 ел яшәп, 2006 елда аерыла[34].
Үлем
үзгәртүҺокинг 2018 елның 14 мартында Кембриҗ шәһәрендә, үзенең йортында вафат булды. Аңа 76 яшь иде[35][36]. Бу хакта аның гаиләсе хәбәр итте.
Карашлары
үзгәртүСтивен Һокинг дәһри (атеист) иде[37][38][39]. Британия сәясәте өлкәсендә исә ул лейбористлар яклы булды. 1968 елның мартында ул Вьетнам сугышына каршы маршта катнашкан[40].
Атом-төш коралыннан баш тартуны, гомуми сәламәтлек саклауны һәм климат үзгәрешләренә каршы көрәшне хуплаган; 2003 елгы Гыйрак сугышын «сугыш җинаяте» дип атаган, шулай ук, Исраилнең Фәләстыйнга карата сәясәте белән килешмәве аркасында Исраилдәге конференцияне бойкотлаган[41].
Фәнни эшчәнлек
үзгәртүХәзерге заманның иң йогынтылы[42] һәм киң җәмәгатьчелеккә танылган физиков-теоретикларның берсе, квант космологиясенә нигез салучыларның берсе[43].
Һокингның төп тикшеренү өлкәсе — космология һәм квант гравитациясе. Аның төп казанышлары:
- кара упкыннарны тасвирлар өчен термодинамиканы кулланган;
- 1975 елда кара упкыннарның Һокинг нурланышы дип аталган күренеш хисабына таркалуы турында тәгълиматны барлыкка китергән.
Моннан тыш, 1971 елда Зур шартлау теориясе кысаларында Һокинг микроскопик кара упкыннар төшенчәсен тәкъдим иткән. Мондый кара упкыннарның массасы миллиардлаган тонна булса да, күләмнәре протон күләменә тигез булыр иде. Әлеге объектлар чагыштырмалылык теориясе (бик зур масса һәм гравитация аркасында) белән квант механикасы (зурлыклары аркасында) арасында тора.
Фильмография
үзгәртү- «A Brief History of Time» (1991), режиссеры Эррол Моррис
- «Stephen Hawking's Universe» (1997)
- «Хокинг» (2004), BBC
- «Horizon: The Hawking Paradox» (2005)
- «Masters of Science Fiction» (2007) — продюсер буларак
- «Stephen Hawking and the Theory of Everything» (2007)
- «Stephen Hawking: Master of the Universe» (2008)
- «Into the Universe with Stephen Hawking» (2010)
- «Brave New World with Stephen Hawking» (2011)
- «Stephen Hawking's Grand Design» (2012)
- «Stephen Hawking: A Brief History Of Mine» (2013), BBC
- «Һәрнәрсәнең теориясе» (2014), режиссеры Джеймс Марш.
- «Гений, Стивен Һокинг белән тапшыру» (ингл. Genius By Stephen Hawking, 2016), National Geographic Channel
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1994.
- ↑ Internet Speculative Fiction Database — 1995.
- ↑ 3,0 3,1 Stephen Hawking dies aged 76 — BBC, 2018.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Каталог Немецкой национальной библиотеки
- ↑ Stephen Hawking, modern cosmology's brightest star, dies aged 76 — The Guardian, 2018. — ISSN 0261-3077
- ↑ ಕಪ್ಪು ಕುಳಿಗಳ ರಹಸ್ಯ ಬೇಧಿಸಿದ್ದ ವಿಜ್ಞಾನಿ ಸ್ಟೀಫನ್ ಹಾಕಿಂಗ್ ಇನ್ನಿಲ್ಲ
- ↑ 7,0 7,1 Ian Sample Science editor Stephen Hawking, modern cosmology's brightest star, dies aged 76 — The Guardian, 2018. — ISSN 0261-3077
- ↑ 8,0 8,1 Stephen Hawking sera enterré au côté de Newton et Darwin à l'abbaye de Westminster — 2018.
- ↑ Stephen Hawking op jeugdliteratuur.org — 2017.
- ↑ Hawking S. Properties of expanding universes — 1966. — 117 p. — doi:10.17863/CAM.11283
- ↑ математика гаиләбелеме — 1997.
- ↑ 12,0 12,1 12,2 12,3 Professor Stephen Hawking — Кембриҗ университеты.
- ↑ 13,0 13,1 Physicist Stephen Hawking accepts post at Waterloo institute — Торонто Стар, 2008.
- ↑ 14,0 14,1 Hawking gives up academic title — 2009.
- ↑ 15,0 15,1 People | Department of Applied Mathematics and Theoretical Physics
- ↑ 16,0 16,1 Montenegro A. ORCID Public Data File 2023 — 2023. — doi:10.23640/07243.24204912.V1
- ↑ How Stephen Hawking Worked — 2012.
- ↑ 18,0 18,1 Geni — 2006.
- ↑ 19,0 19,1 19,2 19,3 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Хокинг. Научно-технический энциклопедический словарь. dic.academic.ru. 2015-02-08 тикшерелгән.
- ↑ Астрономы: Биографический справочник, 1986
- ↑ Храмов Ю. А. Хокинг Стивен Уильям // Физики: Биографический справочник / Под ред. А. И. Ахиезера. — Изд. 2-е, испр. и дополн. — М.: Наука, 1983. — С. 290—291. — 400 с. — 200 000 экз.
- ↑ Brief Biography. Stephen Hawking homepage. 2015-02-08 тикшерелгән.
- ↑ Larsen, 2005, XIII бит.
- ↑ Калып:Cite thesis
- ↑ Stephen Hawking. Lucasian Chair. әлеге чыганактан 2012-05-26 архивланды. 2018-03-14 тикшерелгән.
- ↑ Stephen W. Hawking. Britannica. әлеге чыганактан 2013-03-21 архивланды. 2018-03-14 тикшерелгән.
- ↑ WhiteGribbin2002, 2002, 117 битләр.
- ↑ Ferguson, 2011, 132–36 битләр.
- ↑ Hawking takes zero-gravity flight. BBC News (2007-04-27). 2015-02-08 тикшерелгән.
- ↑ Астрофизик Стивен Хокинг собрался в космос. Lenta.ru (2007-01-08). 2015-02-08 тикшерелгән.
- ↑ Roger Highfield (2007-01-08). Stephen Hawking plans to see space. The Daily Telegraph. 2015-02-08 тикшерелгән.
- ↑ Larsen, 2005, XVII бит.
- ↑ David Sapsted (2006-10-20). Hawking and second wife agree to divorce. The Telegraph. 2015-02-08 тикшерелгән.
- ↑ Физик Стивен Хокинг умер, прожив с боковым амиотрофическим склерозом более 50 лет, SFGate. 14 март 2018 тикшерелде.
- ↑ A. B. C. News (2018-03-14). Стивен Хокинг, автор "Краткой история времени" умирает в возрасте 76 лет. ABC News. 2018-03-14 тикшерелгән.
- ↑ Stephen Hawking comes out: ‘I’m an atheist’ because science is ‘more convincing’ than God. Raw Story (24 September 2014). әлеге чыганактан 2014-10-03 архивланды. 25 September 2014 тикшерелгән.
- ↑ Stephen Hawking: 'No hay ningún dios. Soy ateo'. El Mundo (24 September 2014). әлеге чыганактан 2018-03-14 архивланды. 2018-03-14 тикшерелгән.
- ↑ Стивен Хокинг заявил, что бога нет. Русская служба Би-би-си (2010-09-02). 2014-12-21 тикшерелгән.
- ↑ Photographs by Lewis Morley, The Guardian (7 September 2013). 21 гыйнвар 2015 тикшерелде.
- ↑ Harriet Sherwood and Matthew Kalman in Jerusalem. Stephen Hawking joins academic boycott of Israel, The Guardian (8 May 2013). 8 май 2013 тикшерелде.
- ↑ Most influential people. USA Today (2007). 2015-02-08 тикшерелгән.
- ↑ Главы | Сталкивающиеся вселенные Волновая функция Вселенной