Сор (Байкал култыгы)

СорБайкал күленең аннан комлы утрауларкомборыннар белән аерымланган сай сулы култыкларының җирле атамасы.

Сор
Дәүләт  Россия
Урын Байкал
Байкал күле Ольхон утравындагы “шаман-кыя”

Атаманың килеп чыгышы

үзгәртү

Сор сүзе хант теленнән рус теленә кереп киткән. Сүз, мөгаен, XVII гасырда Байкал тирәсен үзләштерүче рус илгизәрләре тарафыннан географик атама буларак кертелгән. Сор сүзе Об елгасы бассейнында яшәүче русларның Көнбатыш Себер сөйләмнәрендә «култык, боз киткәндә су баса торган урын» мәгънәсендә кулланылган.

Тасвирлама

үзгәртү
 
Чивыркуй култыгы (Бурятия)

Хәзерге Байкал күлендә 5 сор бар: Посольское соры (Бурятиянең Кабан районы Посольское авылы тирәсе), Сор-Черкалово (Бурятиянең Кабан районы), Провал (Бурятиянең Кабан районы; 1862 елда Байкалда җир тетрәгәннән соң барлыкка килгән), Ангара соры (Бурятиянең Төньяк-Байкал районы), Арангатуй күле-сор (Бурятиянең Баргаҗын районы). Барлык сорлар да Байкал күл-диңгезенең төньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә урнашкан. Кагыйдә буларак, сор Байкалның тирән урыныннан каргá дип аталучы утрау-сайлыклар белән аерылган, утрау-сайлыклар, үз чиратында, ерылыш дип аталучы бугазлар белән бүленгән була. Сайлыклар юыла барган саен, сор Байкалның чын култыгына да әйләнә ала, мәсәлән, XIX гасырда сор булган, хәзер мәйданының зурлыгы буенча икенче урында торучы Чивыркуй култыгы (бурят. Шэбэрхγγ булан)[1]. Сорның тирәнлеге 10 м дан артмый, тиз җылына, сулык төбендәге суүсемнәр арасында «сор балыклары» дип аталучы чуртан, табан, алабуга, тәрәч балыклары күп очрый.

Байкалның сор-култыклары

үзгәртү
сор мәйдан
(км²)
озынлык
(км)
киңлек
(км)
максималь
тирәнлек (м)
альтернатив исеме
1 Ангара соры ? 19 10 ? Югары Ангара соры, Төньяк-Байкал соры
2 Арангатуй күле 54,2 13,3 7,5 12 Зур һәм Кече Арангатуй
3 Посольское соры ~40 10 4,85 4 Сор култыгы, Посольское монастыре соры
4 Провал ~200 25 13 6 Дубинино соры
5 Сор-Черкалово ~50—60 12 5,2 2,5 Истомино соры, Елга башы соры

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Профессор А. А. Коротнев. Отчет по исследованию озера Байкал летом 1901 года. сайт Магия Байкала