Табан балык яки кәрәкә (лат. Carassius) — карплылар балык гаиләлегенең ыругы. Аркадагы йөзгече озынча, йоткылык тешләре бер рәтле. Гәүдәсе биек, аркалары калын. Тәңкәсе эре һәм шома. Төсе яшәү урынына карап үзгәрә. Алтын табан буйга 50 см һәм 3 кг авырлык җыя ала, көмеш табан – 40 см һәм 2 кг. 3-4 яшькә җитлегә. Язын үсемлекләр өстенә уылдык чәчә (300 меңгә кадәр).

Табан балыгы
Халыкара фәнни исем Carassius Свен Нильссон, 1832[1]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Cyprininae[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d]
Нәрсәнең чыганагы crucian carp as food[d]

 Табан балыгы Викиҗыентыкта

Табан балык күбесенчә сазлы һәм уйсулык күл һәм елгаларда яши. Кырыс табигать шартларында кышкы йокыга тала, сулыкның төбенә хәтле катуына да чыдый.

Табан балык акмый торган суда да яши. Ул азыкка бик талымсыз: озынборын личинкасын да, суалчанны да, кечкенә моллюскларны да, суүсемнәрнең вак кисәкләрен дә, хәтта ләм дә ашый.

Аквариумда яисә бассейнда яши торган алтын балыкларның нәсел башы — табан балык. Кайчандыр Көнчыгыш илләрендә йортны бизәү өчен сулы вазаларда табан балык тотканнар. Һәвәскәрләр төсләре буенча табан балыкларның төрле булуларына игътибар иткән. алар арасында алтынсыман тәң-кәлеләре дә, бронзасыман, кызгылт һәм көмешсыман тәңкәлеләре дә очраган. нәтиҗәдә галимнәр төсе һәм формасы ягыннан төрле-төрле балыклар уйлап тапканнар. Шул рәвешле вуалькойрык, телескоп, комета, арысланбаш һ.б. балыклар барлыкка килгән.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Integrated Taxonomic Information System — 2005.