Солтан Кабус мәчете

Солтан Кабус мәчете (гарәп. جامع السلطان قابوس الكبير‎) — Оман башкаласы Маскат шәһәрендә урнашкан җәмигъ мәчете, шәһәрнең төп мәчете.

Мәчет
Солтан Кабус мәчете
гарәп. جامع السلطان قابوس الكبير
Ил Оман
Шәһәр Маскат
Дин Ислам
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары 19952001 еллар
Халәте гамәлдә

Оман дәүләтендәге иң зур мәчетне Оман солтаны (1970—2020) Кабус бин Сәет(ингл.) 1992 елда башлап җибәрә. 1993 елда мәчет проектына конкурс игълан ителә. 1995 елда төзелеш башлана. 2001 елда, 6 ел 4 айдан соң, төзелеш эшләре тәмамлана. Архитектор — Кариллион Әләви (Carillion Alawi).

Архитектурасы

үзгәртү

Гомуми мәйданы — 416 000 квадрат метр. Төп гөмбәзенең биеклеге ~50 метр, төп манарасының биеклеге ~90 метр, ян-яктагы дүрт манараның биеклеге 45,5 метр.

Мәчетнең төп намаз уку бүлмәсе 6 500 ир-атны, 750 хатын-кызны сыйдыра ала. Ишегалдында 8 мең кеше намаз укый ала.

Төп залда 35 люстра эленгән. 14 метр диаметрлы иң зурысы Австриядә эшләнгән. Идәнгә җәелгән 70 х 60 м фарсы келәменең авырлыгы 21 тонна.

Мөселман булмаганнарга, җомга көннән башка көннәрдә, иртән 8.30—11.00 сәгатьләр арасында бинага керегә рөхсәт ителә.

 
Мәчет тирәсе яшелләндерелгән

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү