Сократка кадәрге фәлсәфә мәктәпләре

Сократка кадәрге мәктәпләр (ингл. Pre-Socratic school, рус. досократики; VI- IV гасыр (б. э. к.)) - Борынгы Грециянең Сократ мәктәбенә кадәр VI-V гасырларда (б. э. к.) формалашкан фәлсәфә мәктәпләре һәм софистик, сократик традицияләреннән тыш булган аларның IV гасырдагы (б. э. к.) дәвамчылары[1].

1999 елда басылган "Досократики" китабы

ТасвирламаҮзгәртү

Борынгы Грециядә формалашкан мәктәпләрнең карашлары гаять аермалы була, әмма уртак үзенчәлекләре дә күрелә. Бу чорның иң зур һәм киләчәк дәверләргә зур йогынты ясаган мәктәпләр дүртәү: Милет, атомистлар, Пифагор һәм элей мәктәбе[2].

Бу мәктәпләрне берләштергән үзенчәлекләр[2]:

  • Һәр мәктәп дин, йола һәм мифологиягә каршы чыга һәм дөньяга яңа караш уйлап таба;
  • Һәрберсе Галәмнең асылын эзләүгә һәм яңа позицияләрдән аңлатуга юнәлә;
  • Галәмнең барлыкка килүенең хакыйкый алшартларын эзли;
  • Фәлсәфәчеләрнең дәлилләү ысуллары дискуссиясез методка буйсына
  • Фәлсәфәчеләр үз карашларын канун дәрәҗәсенә күтәреп, үзгәрешсез тугры калалар
  • Фәлсәфәчеләр җансыз табигатьнең җанлы булуын исбатлыйлар

Милет мәктәбеҮзгәртү

Төп мәкалә: Милет мәктәбе

Милет мәктәбенең әһелләреннән Фалес, Анаксимандр, Анаксимен фәлсәфәче исемнәре ассызыклана[1]. Алар дөнья барлыкка килүенең алшартын субстанцияләр белән бәйләнешен дәлиллиләр[1]:

Атомистлар мәктәбеҮзгәртү

Галәмнең иң вак матдәсе - бүленмәүчән атомнар[1]. Атомнар төрле зурлыкта һәм шәкелдә була ала, алар һәрвакыт хәрәкәттә, атомнар арасында бушлык[3]. Галәмнең атомнары таркала һәм торгызыла, шул рәвештә яңа тереклек ияләре һәм матдәләр барлыкка килә һәм юкка чыга. Бу төркемнән безгә Лепкип һәм Демокрит исемнәре мәгълүм[3].

Пифагор мәктәбеҮзгәртү

Төп мәкалә: Пифагор мәктәбе

Пифагор мәктәбе әһелләре дөньяның алшарты дип санны таныйлар. Дөньядагы һәр процесс һәм матдә сан белән колачлана һәм аңлатыла ала[4]. Галәмнең тотрыклылыгы протокатегорияләр тоташуы нигезендә барлыкка килгән бер саныннан гыйбарәт: ак-кара, караңгы-якты һ.б. Мәктәпнең таныклы әһелләре Пифагор һәм Архит[4].

Элей мәктәбеҮзгәртү

Төп мәкалә: Элей мәктәбе

Мәктәпнең күренекле әһелләре булып Парменид, Элеялы Зенон һәм Мелисс санала[5]. Элей мәктәбе монистик һәм рационалистик карашка нигезләнә[5].

Шуны да карагызҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  • The Oxford Handbook of Presocratic Philosophy / P. Curd, D.W. Graham. — Oxford: Oxford University Press Inc, 2008, 608 p. ISBN 978-0199837557
  • Laks, A. (2001) «„Philosophes Presocratiques“: Remarques sur la construction d’une catégorie de l’historiographie philosophique», Aporemata, Band 5: Historicization — Historisierung. Göttingen: 293—311.
  • Бертран Рассел. История западной философии. Ростов н/Д: «Феникс», 2002.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Досократики Философия: Энциклопедический словарь. — М.: Гардарики. Под редакцией А.А. Ивина. 2004.
  2. 2,0 2,1 Stanford Encyclopedia of Philosophy plato.stanford.edu
  3. 3,0 3,1 Демокрит Философия: Энциклопедический словарь. — М.: Гардарики. Под редакцией А.А. Ивина. 2004.
  4. 4,0 4,1 Пифагореизм Философия: Энциклопедический словарь. — М.: Гардарики. Под редакцией А.А. Ивина. 2004.
  5. 5,0 5,1 Элейская школа Философский энциклопедический словарь. — М.: Советская энциклопедия. Гл. редакция: Л. Ф. Ильичёв, П. Н. Федосеев, С. М. Ковалёв, В. Г. Панов. 1983.