Анаксимандр Милетлы (бор. грек. Ἀναξίμανδρος) — борынгы грек фәлсәфәчесе, математик, астроном. Натурфәлсәфә өлкәсендә милет мәктәбенең вәкиле - Фалес Милетлының укучысы, Анаксимен Милетлының укытучысы. Проза рәвешендә язылган беренче грек фәнни хезмәт авторы («Табигать турында»).

Ἀναξίμανδρος
Туган телдә исем Анаксимандр Милетлы
Туган БЭК 610 (-610)
Милет[d][1][2]
Үлгән БЭК 547 (-547)
Милет
Ватандашлыгы Милет[d]
Һөнәре галим, фәлсәфәче, астроном
Ата-ана

 Ἀναξίμανδρος Викиҗыентыкта

Фәлсәфә

үзгәртү

Анаксимандр дөньяның әүвәл нигезен апейрон дигән термин белән атый. Галим фикеренчә, апейрон үзендә «чиксезлек» дигән мәгънәне туплый. Икенче төрле әйткәндә, «аныксыз материя». Башка борынгы грек фәлсәфәчеләреннән аермалы буларак, ул әүвәл нигезне ниндидер бер генә матдәгә кайтарып калдырмый. Апейрон — барысының да җыелмасы, синтезы. Ул — туктаусыз хәрәкәттә һәм үзеннән чиксез сандагы төрләрне тудырып тора. Дөнья — капма-каршылыклар тупланышы, алар барлык предметларны, күренешләрне үзгәртүче дә. Анаксимандр фикеренчә, тереклек тупланган дөньялар чиксез санда. Алар бер-берсеннән тигез аралыкларда яшиләр.

Анаксимандрның әлеге карашларын соңрак кайбер башка фәлсәфәчеләр дә яклыйлар: Левкипп, Демокрит, Эпикур.

Анаксимандр фикеренчә, Җир — дөньяның үзәге. Кояш, Ай һәм йолдызлар аның тирәсендә әйләнеп йөриләр. Бу фикер, соңрак төзәтелсә дә, аның авторы Анаксимандр күк гөмбәзе теорияләрен башлап җибәрүче булып санала.

Эшчәнлек

үзгәртү

Анаксимандр — дөньяда беренче географик харита төзүче, беренче кояш сәгате, астрономик әсбаплар эшләп бирүче.

Анаксимандр җир өстендәге хайваннарның судагы хайваннардан барлыкка килгән дип саный. Судан чыккан хайваннар (беренче чиратта, балык) әкренләп, әйләнә-тирәдәге шартларга буйсыну, яраклашу процессында җир өсте хайваннарына әверелгәннәр.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
  1. 1,0 1,1 Анаксимандр // Энциклопедический словарь / мөхәррир И. Е. АндреевскийСПб: Брокгауз — Ефрон, 1890.
  2. 2,0 2,1 Roux P. d. Nouveau Dictionnaire des œuvres de tous les temps et tous les pays — 2 — Éditions Robert Laffont, 1994. — ISBN 978-2-221-06888-5