Смоленск кенәзлеге
Смоле́нск кенәзлеге, бөек Смоленск кенәзлеге - урта гасырларда бүгенге Россия Федерациясе җирләрендә XII гасыр-XIV гасырларда урнашкан рус кенәзлек. Днепр елгасының башында урнашкан Киев Русе биләмәсе булып торган, ә соңрак - өлешчә бәйсез бөек кенәзлек. Үзәге - Смоленск шәһәре. в верховьях рек Днепр, Волга и Западная Двина в XII—XIV веках. Столица — город Смоленск. Путь из варяг в греки проходил через княжество и был важным источником дохода его правителей.
Смоленск кенәзлеге Смоленское княжество | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Башкала | Смоленск | |||
Зур шәһәрләр | Смоленск | |||
Кенәзләр | ||||
- 988 ел - | Станислав Владимир улы | |||
- 1054 ел - 1056/1057 ел. | Вячеслав Ярослав улы | |||
- 1056/1057 ел. - 1060 ел | Игорь Ярослав улы | |||
Тарих
үзгәртүСмоленск шәһәре беренче тапкыр «Повесть временных лет» елъязмасында 862 елда кривичлар кабиләсе үзәге буларак телгә алына.
882 елда Новгород кенәзе Күрәзә Олег Киевны яулап ала һәм Киев Русен нигезли.
1132 елда Владимир кенәзе Мстислав үлгәннән соң, Русь берничә кенәзлеккә таркала: Новгород кенәзлеге, Владимир-Сүздәл кенәзлеге, Галич-Волын кенәзлеге, Чернигов кенәзлеге, Рязань кенәзлеге, Полоцк кенәзлеге, Смоленск кенәзлеге һ.б.
1183 елның җәендә Владимир-Сүздәл кенәзлеге идарәчесе Всеволод III Зур Оя, үзенә союздаш Киев, Смоленск, Көньяк Переяславль, Рязань, Мөрәм кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән Болгар иленә - Биләр шәһәренә һөҗүм итә.
XII гасырдан Смоленск - кенәзлек үзәге булып торган.
Калка елгасы сугышында (1223) җиңелү Смоленск хәрби көчләрен кискен зәгыйфьләгән.
1225 - 1245 елларда Смоленск кенәзлеге Литвага каршы сугыша.
Кенәзлекнең бәйсезлеген югалту һәм акрынлап таркалау (1274 елдан 1404 елга хәтле)
үзгәртү1274 Алтын Урда ханы Менгу Тимер Смоленск кенәзлегенә Литвага каршы гаскәрләр белән булышкан. Татар гаскәре сугыш хәрәкәте нәтиҗәсендә Литва чигенгән.
Шул булышудан соң 1275 елдан Смоленск кенәзлеге Алтын Урдадан бәйлелегенә эләккән.
1356 елда Литва кенәзе Ольгерд Брянск, Ржев шәһәрләрен басып ала.
1386 елда Вихря елгасында Ягайло җирле башлыгы Скиргайло Смоленск гаскәрен тар-мар итә.
1395 елда Литва кенәзе Витовт Смоленскны басып ала һәм үз вәкилен шәһәрнең идарәчесе итеп куя.
1404 елда Литва кенәзе Витовт яңадан Смоленск шәһәрен басып ала һәм Литвага куша.
1404 елдан — Бөек Литва кенәзлеге эчендә.
1514 елда Василий III җитәкчелегендәге Мәскәү гаскәре шәһәрне ала һәм Бөек Мәскәү кенәзлеге эченә кертә. 1611 елда, ике ел дәвамында камалыштан соң, шәһәрне поляк гаскәрләре басып ала. Руслар тарафыннан кайтару омтылышлары (1615—1617, 1634) уңышсыз тәмамлана.
Смоленск воеводалыгы
үзгәртү1654 елда Россия патшалыгы Смоленск кенәзлеген сугышып кайтара, 1686 елда Речь Посполитая белән Солых Килешүе нәтиҗәсендә Смоленск кенәзлеге рәсми рәвештә Россия эченә керә.
Смоленск кенәзләре
үзгәртү- Станислав Владимир улы — 988 ел -
- Вячеслав Ярослав улы — 1054 ел - 1056/1057 еллар
- Игорь Ярослав улы — 1056/1057 еллар - 1060 ел
- Владимир Всеволод улы Мономах — 1073 ел - 1078 ел
- Мстислав Владимир улы — 1093 ел - 1095 ел
- Изяслав Владимир улы — 1095 ел
- Давыд Святослав улы — 1095 ел - 1097 ел
Смоленск Киев Русе эчендә булган чакны
үзгәртү- 1010—1015 Станислав Владимир улы
- 1054—1057 Вячеслав Ярослав улы
- 1057—1060 Игорь Ярослав улы, Волын кенәзе
- 1073—1078 Владимир Всеволод улы Мономах
- 1093—1094 Изяслав Владимир улы, Курск кенәзе
- 1094—1094 Давыд Святослав улы, Чернигов кенәзе
- 1094—1095 Мстислав Владимиров улы Олы, Киев кенәзе
- 1095—1097 Давыд Святослав улы, Чернигов кенәзе (кабаттан)
- 1097—1113 Святослав Владимир улы, Переяславль кенәзе
- 1113—1125 Вячеслав Владимир улы, Киев кенәзе
- 1125—1160 Ростислав Мстислав улы, Киев кенәзе
- 1160—1172 Роман Ростислав улы, Киев кенәзе
- 1172—1174 Ярополк Роман улы
- 1174—1175 Роман Ростислав улы, Киев кенәзе (яңадан)
- 1175—1177 Мстислав Ростислав улы Кыю, Новгород кенәзе
- 1177—1180 Роман Ростислав улы, Киев кенәзе (яңадан)
- 1180—1197 Давид Ростислав улы
- 1197—1213 Мстислав Романов улы Карт, Киев кенәзе
- 1213—1219 Владимир Рюрик улы, Киев кенәзе
- 1219—1230 Мстислав-Фёдор Давид улы
- 1230—1232 Ростислав Мстислав улы, Смоленск кенәзе
- 1232—1239 Святослав Мстислав улы
- 1239—1249 Всеволод Мстислав улы, Смоленск кенәзе
- 1249—1278 Глеб Ростислав улы, Смоленск кенәзе
- 1278—1279 Михаил Ростислав улы
- 1280—1297 Фёдор Ростислав улы Кара, Ярославль кенәзе
- 1297—1313 Александр Глебов улы
- 1313—1356 Василий Александр улы (Смоленск кенәзе)
- 1356—1359 Иван Александр улы (Смоленск кенәзе)
- 1359—1386 Святослав Иван улы
- 1386—1392 Юрий Святослав улы
- 1392—1399 Глеб Святославич, Смоленск кенәзе
- 1401—1405 Юрий Святослав улы (яңадан)
Әдәбият
үзгәртү- Маковский Д. П. Смоленское княжество / Смоленский краеведческий научно-исследовательский институт. — Смоленск, 1948. — 272 с.
Шулай ук карагыз
үзгәртү
Бу — тарих буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |