Сергей Бодров (1948)

кинорежиссер, продюсер

Сергей Бодров, Сергей Владимир улы Бодров, өлкән Сергей Бодров (рус. Серге́й Влади́мирович Бодро́в, 1948 елның 28 июне, ССРБ, РСФСР, Хабаровск крае, Хабаровск) — кинорежиссёр, сценарист, продюсер, язучы, журналист. Ике мәртәбә «Оскар» кинопремиясе номинанты («Кавказ әсире» (1996) һәм «Монгол» (2007) фильмнары өчен). Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе лауреаты (1998, «Кавказ әсире» фильмы өчен).

Сергей Бодров
Фото
Туган исеме:

рус.  Сергей Владимирович Бодров

Туган көне:

28 июнь 1948(1948-06-28) (75 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, Хабаровск

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәр:

кинорежиссёр, сценарист, продюсер

Карьера:

1974—х. в.

Бүләкләр:

РФ Дәүләт премиясе - 1998
«Ника» премиясе (1997)

IMDb:

ID 0091076

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
улы Сергей (у) белән

1948 елның 28 июнендә Хабаровск шәһәрендә (вариант: Уссури буендагы авылда[1]) табиблар гаиләсендә туган. Нәселендә руслар, татарлар һәм бурятлар (әтисе ягыннан әбисе) бар. Мәктәптән соң Мәскәү энергетика институтына укырга кергән, әмма анда озак укымаган. Хезмәт юлын киностудиядә ут куючы булудан башлаган. Шунда эшләгәндә кечкенә хикәяләр язган һәм алар вакытлы матбугатта басылып чыккан. «Крокодил» журналы корреспонденты була, «Фитиль» сатирик киножурналына сюжетлар яза, «Литературная газета»да юмористик хикәяләре басыла.

1974 елда читән торып ВГИКның(рус.) сценаристлар факультетын тәмамлый (К. К. Парамонова һәм Н. Фокина остаханәсе)[2].

1980-еллар азагыннан Сергей Бодров режиссурага килә һәм үзгәртеп кору чоры кинематографы лидерларының берсенә әверелә. Үзенең иҗатында ул Россия җәмгыятенең авыр проблемаларына игътибарны юнәлтә[3]. Аның сценарийлары буенча егермедән артык фильм төшерелгән. Режиссерлык эшләре арасында — «Профессионал булмаганнар» (1985, Турин кинофестиваленың махсус призы), «Баламут» (1978), «Механик Гавриловның яраткан хатын-кызы» (1981), «Катала» (1989), «СЭР» (Свобода — это рай, 1989), «Мин фәрештәләрне күрергә теләдем» (1992) һәм башка тасмалар.

1990-еллар башында өлкән Бодров үз иленең масштабы белән генә чикләнергә кирәкми, дигән карарга килгән. Ул АКШка Голливудны яуларга китә. Хатыны Кэролин Кавальеро белән бергә эшли. Аның талантын Америка коллегалары да бәяли: сценарийлары буенча «Җиденче ул» (2010), «Якудза кызы» (2010) блокбастерлары төшерелгән. Чечен сугышы турындагы «Кавказ әсире» картинасы 1997 елда «Ника» премиясен һәм сценарий өчен «Феликс» Европа киноакадемиясе премиясен ала.

Сергей Бодров — берничә хикәя һәм фельетоннар җыентыгы авторы; Франциядә аның «Азатлык = оҗмах» китабы дөнья күргән.

Фильмография үзгәртү

Кинодагы рольләре үзгәртү

  • 1986 Чужая белая и рябой — эпизод (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 1981 Любимая женщина механика Гаврилова — матрос (титрларда юк)

Режиссер үзгәртү

  • 2014 Седьмой сын | The Seventh son (АКШ)
  • 2010 Дочь Якудзы
  • 2007 Монгол (Россия, Казакъстан, Алмания)
  • 2006 Кочевник | Көшпенділер (Казакъстан)
  • 2002 Медвежий поцелуй | Bear's Kiss | Baiser de l'ours, Le (Алмания, Россия, Швеция, Испания, Франция, Италия)
  • 2001 Давай сделаем это по-быстрому | The Quickie (Франция, Алмания, Бөекбритания)
  • 1996 Кавказский пленник (Россия, Казакъстан)
  • 1992 Я хотела увидеть ангелов
  • 1992 Белый король, красная королева | White King, Red Queen | Roi blanc, dame rouge (Россия, Франция, Алмания)
  • 1989 СЭР
  • 1989 Катала
  • 1986 Я тебя ненавижу
  • 1985 Непрофессионалы
  • 1984 Сладкий сок внутри травы

Сценарист үзгәртү

  • 2012 Ихтиандр (тәмамланмый калган)
  • 2010 Дочь Якудзы
  • 2008 Мустафа Шокай (Россия, Казакъстан)
  • 2008 Баксы (Казакъстан, Россия)
  • 2007 Монгол (Россия, Казакъстан, Алмания)
  • 2004 Шиза (Казакъстан - Россия - Франция - Алмания)
  • 2002 Медвежий поцелуй | Bear's Kiss | Baiser de l'ours, Le (Алмания, Россия, Швеция, Испания, Франция, Италия)
  • 2001 Сёстры
  • 2001 Давай сделаем это по-быстрому | The Quickie (Франция, Алмания, Бөекбритания)
  • 1999 Восток-Запад | Est - Ouest (Франция, Украина, Россия, Испания, Болгария)
  • 1996 Кавказский пленник (Россия, Казакъстан)
  • 1992 Я хотела увидеть ангелов
  • 1992 Белый король, красная королева | White King, Red Queen | Roi blanc, dame rouge (Россия, Франция, Алмания)
  • 1991 Райская птичка
  • 1990 Наш человек в Сан-Ремо
  • 1989 Сын
  • 1989 СЭР
  • 1989 Крейзи (кыска метражлы)
  • 1989 Катала
  • 1989 И вся любовь
  • 1988 Француз
  • 1988 На помощь, братцы!
  • 1986 Я тебя ненавижу
  • 1985 Не ходите, девки, замуж
  • 1985 Непрофессионалы
  • 1985 Мой дом на зеленых холмах
  • 1984 Юрка - сын командира
  • 1984 Сладкий сок внутри травы
  • 1984 Очень важная персона
  • 1983 Молодые люди
  • 1983 Долгий млечный путь
  • 1981 Любимая женщина механика Гаврилова
  • 1979 Моя Анфиса
  • 1978 Баламут
  • 1974 Фитиль (кыска метражлы)
  • 1974 Мертвый час | №139

Продюсер үзгәртү

  • 2010 Дочь Якудзы
  • 2008 Баксы (Казакъстан, Россия)
  • 2007 Монгол (Россия, Казакъстан, Алмания)
  • 2004 Шиза (Казакъстан - Россия - Франция - Алмания)
  • 2002 Медвежий поцелуй | Bear's Kiss | Baiser de l'ours, Le (Алмания, Россия, Швеция, Испания, Франция, Италия)
  • 2001 Давай сделаем это по-быстрому | The Quickie (Франция, Алмания, Бөекбритания)
  • 1996 Кавказский пленник (Россия, Казакъстан)

Гаилә хәле үзгәртү

  • Беренче хатыны — МДУ укытучысы Валентина Николай кызы; улы Сергей (1971—2002).
  • Икенче хатыны — Клара Михаил кызы Высоцкая.
  • Өченче хатыны — рәссам Айжан Беккулова, кызы Асия (Ася) Сергей кызы[4].
  • Дүртенче хатыны — Кэролин Кавальеро (Лос-Анджелес), һөнәре буенча продюсер һәм режиссер.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сергей Бодров-старший. zen.yandex.ru(рус.)
  2. Бодров Сергей Владимирович. Кино: Энциклопедический словарь. М.: Сов. энциклопедия, 1987(рус.)
  3. Сергей Бодров. Кинопортал «Бродвей»(рус.)
  4. Гульнар Танкаева. Где ты, брат? Сергея Бодрова ждет в Алматы сестра Ася Бодрова-Беккулова. centrasia.org, 27.09.2002(рус.)