Сергей Бодров (1971)

Сергей Сергеевич Бодров (1971 елның 27 декабре, Мәскәү, ССРБ2002 елның 20 сентябре, Төньяк Осетия, Россия), шулай ук кече Сергей Бодров буларак танылган — совет һәм Россия киноактёры, кинорежиссёр, сценарий язучы һәм телетапшырулар алып баручы, сәнгать белеме кандидаты, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (1997).

Сергей Бодров
Туган телдә исем рус. Сергей Сергеевич Бодров
Туган 27 декабрь 1971(1971-12-27)[1]
Мәскәү, СССР[2]
Үлгән 20 сентябрь 2002(2002-09-20)[1] (30 яшь)
Төньяк Осетия, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Отделение Истории и теории искусства исторического факультета МГУ[d]
Һөнәре актёр, кинорежиссёр, сценаричы, алыпбаручы, телеалыпбаручы, режиссёр
Балалар Ольга Сергеевна Бодрова[d]
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме нәмзәте[d]

 Сергей Бодров Викиҗыентыкта

«Кавказ әсире», «Абый», «Стрингер», «Көнчыгыш-Көнбатыш», «Абый 2» һәм «Аю үбеше» фильмнарында төп рольләрне башкаручы, «Марафон-15», «Караш» һәм «Соңгы герой» проектының беренче сезонын алып баручы.

Өлкән Сергей Бодров (с), кече Сергей Бодров (у)

Тормыш юлы үзгәртү

1971 елның 27 декабрендә Мәскәүдә туган.

1989—1994 елларда ул М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Тарих факультетының тарих һәм сәнгать теориясе бүлегендә укый. Сергей университетны кызыл диплом белән тәмамлый һәм аспирантурада кала. 1998 елда МДУда сәнгать фәннәре докторы, профессор В. Н. Гращенковның фәнни җитәкчелегендә «Яңарыш чорының Венеция рәсем сәнгатендә архитектура» темасы буенча сәнгать белеме кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Бодров өчен беренче кинематографик тәҗрибәләр әтисенең «Мин сине күрәлмыйм» (1986) һәм «СЭР (Азатлык — ул җәннәт» (1989) фильмнарында кечкенә генә эпизодик рольләр була.

1996 елның октябрендә Сергей «ОРТ» телеканалында «Караш» программасын алып бара. Анда ул 1999 елның августына кадәр эшли.

1996 елда Сочида узган кинофестиваль вакытында Сергей режиссёр Алексей Балабанов белән танышкан, ул аны «СТВ» студиясенә китергән. «Абый» фильмы нәкъ шушы студиядә төшерелә, аның премьерасы Россиядә 1997 елның 12 декабрендә була (дөнья премьерасы Франциядә 1997 елның 17 маенда булган). Сергей фильмда төп рольне — Данил Багров ролен уйный. 2000 елның 11 маенда Россиядә «Абый 2» фильмы премьерасы була.

2000 елда Бодров Калифорниягә әтисенең «Quickie. Әйдә бу эшне тиз башкарыйк» фильмын төшерүдә катнашу өчен бара. «Quickie»да төшерүдән бушаган вакытта Сергей Бодров үзенең беренче фильмы — «Апалар» фильмы сценариен язган[3].

2002 елның июлендә Бодров үзенең «Связной» исемле икенче фильмын төшерүгә керешә.

2002 елның 20 сентябрь иртәсендә Сергей Бодров җитәкчелегендәге «Связной» фильмының төшерү төркеме Владикавказдан тауларга китә. Караңгы төшкәч, төркем кире шәһәр ягына китә[4]. Сәгать 20:08 дә кинәт Колка бозлыгы төшә башлый, боз өеме берничә минут эчендә Кармадон тарлавыгын 60 метрлы боз һәм таш катламы белән каплый. Беркем дәк откарылырга өлгермәгән. Фаҗигадән соң йөздән артык кеше хәбәрсез югалган дип санала, Бодров мәете дә табылмаган.

Гаилә үзгәртү

  • Әтисе — Сергей Владимирович Бодров (1948 елның 28 июне), кинорежиссёр.
  • Әнисе — Валентина Николаевна Бодрова, сәнгать белгече, МДУның тарих факультетында укытучы. Өлкән Бодров белән алар 1976 елдан аерылышкан[5].
  • Апасы — Асия Сергеевна (Ася) Бодрова-Беккулова. Өлкән Сергей Бодровның һәм танылган Казакъстан рәссамы һәм галерея хуҗасы Айжан Беккулова кызы.
  • Хатыны — Светлана Бодрова (Ситина, Михайлова), Мәскәү дәүләт геодезия һәм картография университетын тәмамлаган. 2000 елдан 2014 елга кадәр «Көт мине» программасында режиссёр булып эшли, аннары «Сәяхәтсез язмалар» программасына күчә[6].
  • Кызы — Ольга Сергеевна Бодрова (1998 елның 24 июле).
  • Улы — Александр Сергеевич Бодров (2002 елның 27 августы).

Фильмография үзгәртү

Ел Фильм Роль
1986 Мин сине күрәлмыйм ат спорты клубында малай
1989 СЭР төрмәдә утыручы
1992 Ак король, кызыл королева хат ташучы
1996 Кавказ әсире Иван Жилин
1997 Абый Данила Багров
1998 Стрингер Вадик
1999 Көнчыгыш-Көнбатыш Сашa Васильев
2000 Абый 2 Данила Багров
2001 Әйдә бу эшне тиз башкарыйк Дима
2001 Апалар Данила Багров[7]
2002 Сугыш капитан Медведев
2002 Аю үбеше Миша
2002 Связной (тәмамланмаган) чүп түгүче Алексей Семёнов

Әдәбият үзгәртү

  • Бодров Сергей Сергеевич // Российское кино 1986—2006: Биофильмографический справочник: Сценаристы. Режиссёры. Актёры / Сост.: Наталья Милосердова при участии Владимира Мартынова; Отв. ред. Н. Милосердова; Федеральное агентство по культуре и кинематографии Российской Федерации. Научно-исследовательский институт киноискусства.. — М.: Материк, 2008. — Т. 1 (А—К). — С. 308—309. — 592 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-85646-131-1. (в пер.)
  • Сергей Бодров. Связной. — СПб: Амфора, 2007. — 303 с. — ISBN 978-5-367-00488-5.
  • Трофименков М. Сергей Бодров. Последний герой. — М: Эксмо, 2003. — 192 с. — ISBN 5-94700-019-9.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 filmportal.de — 2005.
  2. 2,0 2,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #128354097 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  3. Кожевникова Н. «Первый дубль — всегда лучший» // Пульс : г. — 2001.
  4. Сергей Бодров-младший — Последний герой нашей эпохи 2011 елның 12 август көнендә архивланган..
  5. Мама Сергея Бодрова регулярно навещает место его гибели. StarHit.ru.
  6. Светлана Бодрова: «Мы просто этим жили. И были счастливы». Colta.ru (2 февраль 2017).
  7. Сергей Бодров-младший в программе Леонида Парфенова «Герой дня» (10.05.2001)

Сылтамалар үзгәртү