Сергей Белусов (6 сентябрь,1938 ел, Югары Түре, Свердловск өлкәсе - Түбән Кама) - Амур өлкәсе СССР Транспорт министрлыгының 10нчы күпер төзү тресты 74 нче күпер төзү отряды монтажчылары бригадиры. Социалистик Хезмәт Герое (1990).

Сергей Белоусов
Туган телдә исем Белоусов Сергей Георгиевич
Туган 6 сентябрь,1938 ел
Свердловск өлкәсе, Югары Түре шәһәре
Бүләк һәм премияләре Социалистик Хезмәт Герое,

ТАССРның атказанган төзүчесе (1970), Хөрмәт Билгесе ордены (1974),

Кызыл Хезмәт байрагы ордены

Биография үзгәртү

Сергей Георгиевич Белоусов

1938 елның 6 сентябрендә Свердловск өлкәсенең Югары Түре (Верхняя Тура) шәһәрендә дөньяга килгән.

1954 елда үзенең хезмәт эшчәнлеген Югары Түре предприятияләренең берсендә механик- ремонт цехында токарь өйрәнчеге булып башлый.

1960 елдан - "Уралстальконструкция" сәнәгать предприятиясендә токарь, монтажчы, электр эретеп ябыштыручы була.

1964 елдан Зәй монтаж заводында монтажчы булып эшли. 1974 елдан 1992 елга кадәр ул Байкал-Амур магистраленең Көнбатыш участогы төзелешендә монтажчы-бетончы.

СССР президенты Михаил Сергеевич Горбачевның «Байкал-Амур тимер юл магистрале төзелешендә катнашучыларга Социалистик Хезмәт Герое исемен бирү турында» 1994 елның 10 августындагы 546 номерлы Указы белән Байкал-Амур тимер юл магистрален төзүгә, аның бөтен дәвамында даими файдалануга тапшыруны тәэмин итүгә һәм хезмәт батырлыгына зур өлеш керткән өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була, Ленин ордены һәм "Урак һәм Чүкеч" алтын медале белән бүләкләнә.[1] .

Сергей Георгиевич Белоусов1992 елда Түбән Камага күченә. Анда Түбән Кама Җылылык электр үзәгендә (ТЭЦ) эшли.

Түбән Кама шәһәрендә вафат булган [2] .

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр (үзгәртү) үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Музалевский М. В. Герои Социалистического Труда. Биобиблиографический словарь. — М.: РИЦ «Кавалер», 2009. — Т. 3. — С. 181.