Төп менюны ачу

Семён Игнатьев

(Семен Игнатьев битеннән юнәлтелде)

Семён Игнатьев (укр. Ігнатьєв Семен Денисович, рус. Семён Денисович Игнатьев, 1 (14) сентябрь 1904(19040914), Карловка[1], Елизаветград өязе, Херсон губернасы27 ноябрь 1983, Мәскәү) — сәвит фирка-дәүләт эшлеклесе.

Семён Игнатьев
Туган 14 сентябрь 1904(1904-09-14)
Карловка, Елизаветград өязе, Херсон губернасы
Үлгән 27 ноябрь 1983(1983-11-27) (79 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Новодевичи зираты[d]
Милләт украин
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Русия империясе
Flag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСҖ
Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Әлма-матер Бөтенберлек сәнәгать академиясе[d]
Һөнәре сәясәтче, фирка эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм мөкәфәтләре Ленин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыОктябрь Инкыйлабы орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Ярлы керәстиян гаиләсендә дөньяга килгән. Украин милләтеннән.[2][3][4] 1914-1919 да Термездә мамык тазарту заводында, аннары Бохара тимер юлы һөнәрханәләрендә слисер ярдәмчесе булып эшли.

1919 елда Бохара тимер юлының баш депосы комсомол ячәйкәсе сәркәтибе. 1920 дән Бөтенбохара Гадәттән тыш комиссия органнарында, 1921-22 дә шунда ук хәрби бүлек вәкиле. 1922-25 тә Төркестан АССР Коммунистик яшьләр берлеге ҮКның оештыру бүлеге мөдире урынбасары. 1925-28 дә Ташкәнттә Совет сәүдә хезмәткәрләре берлегенең өлкә бүлеге идарәсе сәркәтибе, рәисе. 1928-29 да Кыргызстан АССР Һөнәри берлекләр шурасының тариф-икътисад бүлеге мөдире. 1929-31 дә Ташкәнттә ҺББҮШнең (ВЦСПС) Урта Азия бюросы массалар белән эшләү бүлеге мөдире. 1931-1935 тә Сталин исемендәге Бөтенсоюз сәнәгать академиясеннең авиация факультетында укый. 1935-37 дә Мәскәүдә БК(б)Ф ҮКның сәнәгать бүлеге мөдире ярдәмчесе. 1937-43 тә — БК(б)Фнең Бурят-Монголия, 1943-46 да Башкортстан өлкә кәмититләре сәркәтибе. 1947-49 да Белоруссия коммунистик фиркасе ҮКның авыл хуҗалыгы һәм әзерләүләр буенча сәркәтибе. 1949-51 дә яңадан Ташкәнттә: БК(б)Ф ҮКның Урта Азия бюросы сәркәтибе, БК(б)Ф ҮКның Үзбәкстан ССР буенча вәкаләтлесе.

1951-53 тә ССРБ дәүләт иминлеге министры, 1952-53 тә СБКФ ҮК Президиумы әгъзасы, 1953 тә СБКФ ҮК сәркәтибе. 1953-57 дә СБКФнең Башкортстан, 1957-60 та Татарстан өлкә кәмититләре 1 нче сәркәтибе.

ТАССРда эшчәнлегеҮзгәртү

1958 нең маенда «Татар гомуми белем бирү мәктәпләренең хәле һәм аларның эшен яхшырту турында»гы мәсьәлә буенча СБКФнең Татарстан өлкә кәмитите пленумы утырышы уздырыла. Игнатьевның яклавы нигезендә пленум карарларында татар мәктәпләрен югары квалификацияле педагогик кадрлар белән тәэмин итү, дәреслекләр белән тулыландыру, туган тел һәм әдәбиятны укыту дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук халык хуҗалыгы өчен татар телен белгән белгечләр әзерләүне яхшырту чаралары күздә тотыла; бу проблемаларга карата игътибарның кимүе өчен ТАССР Министрлар Шурасы, ТАССР Мәгариф министрлыгы, СБКФнең Татарстан өлкә кәмитите бюросы, район, шәһәр кәмититләре нык тәнкыйть ителә.

1955-59 да — РСФСР, 1958-62 дә — ССРБ, 1959-63 тә ТАССР Югары Шуралары депутаты. СБКФнең 19 нчы һәм 20 нче җыеннарында СБКФ ҮК әгъзасы итеп сайлана.

1960 тан пинсәдә. 1983 нең 27 ноябрендә вафат булган. Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү