Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте

үзәкләштерелгән дини оешма (Сембер, Сембер өлкәсе, Россия)
(Сембер мөфтияте битеннән юнәлтелде)

Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы Сембер өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте белән бутамагыз

Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте
Сембер мөфтияте
Баш-фатир:

Россия байрагы / Сембер өлкәсе, Сембер, Федерация ур., 35

Оешма төре:

региональ дини оешма

Рәсми теле:

гарәп, рус, татар

Җитәкчеләр
Баш ахун

Илдар хаҗи Сафиуллин

Баш казый

Сәүбән хәзрәт Сөләйманов

Нигезләү
РФ Юстиция министрлыгында теркәлү

1991 ел

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте оештырылу

2001 ел

rdumul.ru

Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. Региональное духовное управление мусульман Ульяновской области, РДУМ Ульяновской области в составе ЦДУМ России), шулай ук Сембер мөфтияте (рус. Ульяновский муфтият) ― Сембер өлкәсе Сембер шәһәрендә урнашкан үзәкләштерелгән дини оешма. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте карамагында.

Тарих үзгәртү

 
Мөфтият урнашкан Федерация урамы, 35нче йорт

Сембер өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте 1991 елда оештырыла. Ул елда РФ Юстиция министрлыгында БДБнең Европа илләре һәм Россия мөселманнары Диния Нәзарәте каршындагы Сембер өлкәсе мөхтәсибәт идарәсе теркәлү узган. Сембер өлкәсе мөхтәсибәт идарәсе 70 тән артык җирле мөселман дини оешмасын (мәчетләрне) берләштергән.

2001 елда БДБнең Европа илләре һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте итеп үзгәртелүе сәбәпле [1], Сембер өлкәсе мөхтәсибәт идарәсе ҮДН составындагы Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (Сембер мөфтияте) итеп үзгәртелә.

Җитәкчелек үзгәртү

  • 1991-2002 елларда төбәк диния нәзарәтен мөфти Әип хәзрәт Дебердеев җитәкләгән.
  • 2002-2012 елларда – мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов. Ул мөфтиятне җитәкләгән елларда 46 мәчет төзелгән, Сембер шәһәрендә «Биләр» мәдрәсәсе ачылган [2].
  • 2014 елдан Сембер өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе (= мөфти) итеп баш имам-ахун Илдар хаҗи Сафиуллин [3] билгеләнә, ул административ-финанс эшләре белән җитәкчелек итә. Баш казый Сәүбән хәзрәт Сөләйманов Сембер өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтендә дини мәсьәләләр белән җитәкчелек итә.

Бина үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Мөфтият урнашкан Федерация урамы, 35нче йорт. Тышкы күренеше.
 
2002 елга кадәр Диния нәзарәте урнашкан мәчет бинасы

2002 елга кадәр Сембер өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте аппараты Сембер шәһәре, Мунча тыкрыгы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан биналар комплексында (Сембер үзәк җәмигъ мәчете) эшчәнлек алып бара.

Аннары мөфтият дәүләт милкендә булган дини милекне Сембер өлкәсе мөселман җәмгыяте милкенә кире кайтару эшен башлап җибәрә. 1917 елга кадәр дини максатларда кулланылган, Сембер шәһәре, Федерация урамы, 37нче йорт адресы буенча урнашкан бина 2006 елда Сембер өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте карамагына тапшырыла. Хакимият, Россельхозбанк, эшмәкәрләр, дин тотучылар тырышлыгы белән әлеге бина торгызыла һәм хәзерге вакытта бина гыйбадәт йорты буларак эшли.

XX гасыр башына кадәр мәдрәсә булган, Сембер шәһәре, Федерация урамы, 35нче йорт адресы буенча урнашкан бина 2012 елда Сембер өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте карамагына тапшырыла. Сембер өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте аппараты шул бинада эшчәнлек алып бара.

Состав үзгәртү

Хәзерге вакытта Сембер өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте өлкә территориясендә урнашкан 110 җирле мөселман дини оешмасын (мәчетләрне) берләштерә һәм координацияли. Күп кенә мәчетләрнең биналары йөз елдан артык тарихка ия һәм дини әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Болар – Мәләкәс шәһәре, Зөябаш шәһәр тибындагы бистәсе, Каңлы, Усть-Кулаткы авыллары мәчетләре. Сембер өлкәсенең зур мөселман үзәкләре арасында Сембер үзәк җәмигъ мәчетен, 109 нчы Мәләкәс шәһәре мәчетен, 156нчы, 352нче Черкели авылы мәчетләрен, Иске Кулаткы авылы «Җәмигъ» мәчетен атарга була.

Диния нәзарәте рәисенә мәчетләрнең эшчәнлеге белән идарә итүдә 4 имам-ахун һәм 8 имам-мөхтәсиб ярдәм итә. Имам-мөхтәсиб бер район мәхәлләләре, имам-ахун берничә район имам-мөхтәсибләре белән җитәкчелек итә.

Сембер өлкәсе имам-хатыйблары Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте карамагындагы «Биләр» мәдрәсәсендә квалификация күтәрү курсларында үзләренең һөнәри белемнәрен күтәрәләр[4].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү