Каңлы
Каңлы (рус. Калда) – Сембер өлкәсе Барыш районындагы татар авылы. Район үзәгеннән 30 км читтә, урманнар һәм торф сазлыклары арасында урнашкан. Зөябаш шәһәр җирлегенә буйсынган. Зөябаш – Акчуриннарның постау фабрикалары урнашкан татар авылы.
Каңлы | |
Рәсми исем | Калда |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Старотимошкинское городское поселение[d][1], Барыш районы, Сөнгәләй өязе һәм Сембер өязе |
Сәгать поясы | UTC+03:00[2] һәм UTC+04:00[2] |
Халык саны | 1696 (2010)[3] |
Почта индексы | 433743 |
Белешмә
үзгәртү1913 елда 500 йортта 2707 кеше яшәгән. 1996 елда – 1810 кеше яшәде.
Каңлы урта мәктәбендә 2011 елда 237 бала укыган.
Танылган шәхесләр
үзгәртү- Ибраһим Беркутов, Советлар Берлеге Каһарманы.
- Руслан Чагаев, профессионал боксчылар арасында дөнья чемпионы (әти-әниләре шунда туган).