Ләйли-Җамал (мәчет, Сембер)

Ислам гыйбадәтханәсе (Сембер, Россия)

«Ләйли-Җамал» мәчете (рус. Мечеть «Лайли-Джамал» г. Ульяновска) ― Россия Федерациясенең Сембер өлкәсе административ үзәге Сембер шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә керүче мөселманнарның җирле дини җәмгыяте (мәхәллә № 2870) карамагында.

Мәчет
Ләйли-Җамал
Ил Россия
Шәһәр 652051,
Сембер өлкәсе, Сембер, Зөя арты районы
Дин Ислам
Мәхәллә Сембер өлкәсе МДН / мәхәллә № 2870 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манаралары бина янәшәсендә
Төзелеш еллары 20182023 еллар
Төп даталар:
2018 ― төзелеш башлаган
2023 ― файдалануга тапшырылган
2024 ― тантаналы ачылган
Халәте гамәлдә

Хәзерге вакытта «Ләйли-Җамал» Сембер өлкәсендәге бер меңгә кадәр кеше сыйдырышлы иң зур һәм «Җәмигъ» статусы булган бердәнбер мәчет булып тора[1].

Мәчетне төзү эшләре 2018 елда башланган, бина 2023 елның 28 декабрендә файдалануга тапшырылган. 2024 елның 4 июнендә (Зөлкагдә аеның 27нче көне) тантаналы рәвештә ачылган[2].

Мәчет төзелешенең инициаторы һәм заказчысы ― «Запад» инвестиция-төзелеш компаниясенең (элекке) генераль директоры, хәйрияче Наил Назыйм улы Әлимов. Төзелеш башланганда әлеге компания шәһәрнең Зөя арты районы читендә яңа «Юго-Западный» микрорайонын төзегән. Мәчет башта ук микрорайон төзелешенең генераль планына кертелгән булган. Бина проектын эшләүгә Сембернең «Простор» архитектура компаниясе алына, үз өлешен Сембер архитекторы Валерий Касимкан улы Балтабаев кертә[3]. Интерьерны Сембер дизайнеры Ольга Фролова булдырган. Төзелеш процессы җиңел генә бармый, бу, беренче чиратта, төзелеш башланганнан соң ук «Запад» инвестиция-төзелеш компаниясендә туган проблемалар белән бәйле була. Әмма мәчетнең Попечительләр советы оештырылу һәм коммерция оешмалары, хәйриячеләр, милли диаспоралар һәм Сембер өлкәсе һәм башка төбәкләрнең гади халкы актив катнашуы нәтиҗәсендә, объект төзелеше дәвам итә. 2023 елның 28 декабрендә төбәктәге иң зур мәчет рәсми рәвештә файдалануга тапшырылган, җомга намазларына 400-500 кеше йөри башлаган. Соңгы берничә айда бинада бизәү эшләре алып барыла, җиһазлар урнаштырыла. Мәчет төзелешендә шулай ук коммерция оешмалары, хәйриячеләр һәм Сембер өлкәсенең гади халкы актив катнашкан. Мөселманнар биргән иганә акчаларына манаралар төзелгән, гөмбәзләр төзеп бетерелгән, бинаның эчке бизәлеше һәм мәчет территориясен матурлап төзекләндерү эшләрен үз өстенә Сембер өлкәсе Хөкүмәте алган.

Мәчеткә компания җитәкчесенең әбисе хөрмәтенә «Ләйли-Җамал» исеме биргәннәр.

Мәчетне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Сембер өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Сембер өлкәсе губернаторы урынбасары Александр Коробко, Сембер хакимияте башлыгы Александр Болдакин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Сафиуллин, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, депутатлар, дин әһелләре, мәхәллә кешеләре катнашкан[4].

Өч катлы мәчет бинасы Сембернең иң биек ноктасында, Зөя арты районында төзелүче матур микрорайоннарның берсендә урнашкан: биредә 100 дән артык торак йорт, шулай ук мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзелгән. Ислам гыйбадәтханәсе Казанның Колшәриф мәчете прообразы буенча төзелгән. Яңа мәчеттә бер үк вакытта 1 мең намаз укучы кеше урнаша ала. Гыйбадәт йортының мәйданы 1860 квадрат метр тәшкил итә, өч катта намаз уку өчен заллар, кунаклар кабул итү өчен бүлмәләр, кафе, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым зоналар урнашкан. Микрорайонда яшәүче халык уңайлылыгы өчен, азан тапшыручы барлык колонкалар трасса ягына юнәлтелгән[2]. Киләчәктә мәчет янәшәсендә мәдрәсә, Коръәнне өйрәнү үзәге, хәләл кафе һәм Никах үзәген үз эченә алган мөселман комплексын төзү планлаштырыла. Яңа ачылган мәчет төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге чараларны кабул итәчәк[5].

Җитәкчелек

үзгәртү

Мәхәллә рәисе Наил Назыйф улы Әлимов[6].

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү