Светлана Гарбузова

гамәли бизәү рәссамы, педагог

Светлана Гарбузова, Светлана Юрьевна Гарбузова (рус. Светлана Юрьевна Гарбузова, 1954 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― гамәли бизәү сәнгате рәссамы, 1992 елдан «Татарстанда Россия рәссамнары берлеге» әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының кием дизайны буенча укытучысы.

Светлана Гарбузова
Туган телдә исем Светлана Юрьевна Гарбузова
Туган 1954(1954)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт рус
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам, педагог
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган сәнгать эшлеклесе
Сайт Светлана Гарбузова

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Кайбер хезмәтләре.
  Тышкы рәсемнәр
  Шәхси күргәзмәсеннән фотосурәтләр.

1954 елда Казанда гамәли бизәү сәнгате остасы Софья Даниловна Кузьминых (1927) гаиләсендә туган. Ул вакытта әнисе Арча милли аяк киеме фабрикасында рәссам-модельер булып эшләгән, кызның әтисе (табиб Юрий Михайлович) белән аерылышкан булган[1].

1982 елда Мәскәү җиңел сәнәгать технология институтының (2016 елдан А. Н. Косыгин исемендәге Россия дәүләт университеты[d]) киемнәрне сәнгатьле модельләштерү факультетын тәмамлаган (педагогы ― кутюрье В. М. Зайцев)[2].

1987 елдан ТР Сәнгать фондында декоратив-гамәли сәнгать рәссамы булып эшли. 2004 елдан Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында кием дизайны буенча педагогик эшчәнлек алып бара

Иҗаты үзгәртү

Әнисе ― Софья Даниловна Кузьминыхның татар күн мозаикасы традицияләрен мирас итеп алган. Табигый күн һәм табигый ефәк кулланып, «күн мозаикасы» техникасында ― панно, аяк киеме, сумкалар, киемнәр, «ефәк буенча кулдан рәсем ясау» техникасында ― татар орнаменты белән шәлләр, яулыклар, декоратив паннолар, киемнәр эшли. Кулдан тегү, тамбур белән чигү, энҗе, стеклярус белән чигү, ефәк буенча рәсем, салкын батик, кайнар батик технологияләре куллана. Стиль сызыгы «Казан тегүе», күн мозаикасы традицияләренә нигезләнгән, шулай ук татар орнаменты белән натураль ефәктә рәсем ясау техникасында (батик) башкарылган авторлык яулыклары бар. Тулысынча кул хезмәте куллана.

Иҗатында Камал театрында Марсель Сәлимҗанов куйган «Зәңгәр шәл» спектакле (К. ТинчуринС. Сәйдәшев) өстендә автордаш булып эшләве аерым урын алып тора. Әниле-кызлы рәссамнар тарафыннан эшләнгән зәңгәр шәл спектакльдә әһәмиятле роль уйный, спектакль атрибуты һәм татар театрының үзенчәлекле символы булып тора[1].

Эшләре Татарстан музейларында, шәхси коллекцияләрдә, «Туран» халык-сәнгать кәсепләре предприятиесе фондларында, рәссамның шәхси коллекциясендә саклана.

Катнашкан күргәзмәләре үзгәртү

Светлана Гарбузованың әсәрләре Татарстанны Санкт-Петербургтагы Рус музеенда, Истанбулда, Исламабадта, Парижда зур күргәзмәләрдә тәкъдим иткән.

  • «Арт—галерея» махсуслаштырылган күргәзмәсе. «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге, 2014 ел [3]. «Күн сәнгате» юнәлеше буенча мастер-класс алып бара.
  • Шәхси «Параллельләр» күргәзмәсе. ТР дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе, 2015 ел [4]. Күргәзмә экспозициясен рәссамның 1990-еллардан башлап башкарган эшләре (күн һәм табигый ефәктән ясалган якынча 70 эш) тәшкил итә.
  • «Светлана Гарбузова һәм аның шәкертләре күргәзмәсе». Әмир Мәҗитов музее, 2016 ел[5].
  • Рус география җәмгыятенең өченче «Россия җаны аның кешеләре» фестивале. Үзәк рәссамнар йорты, Мәскәү шәһәре, 2017 ел.
  • Россия Рәссамнар берлеге ВТОО төбәк бүлекчәсе «Татарстан Рәссамнар берлеге» күргәзмәсе. Россия Рәссамнар берлеге күргәзмә залы, Мәскәү шәһәре, 2017 ел.
  • «Зур Идел» төбәкара күргәзмәсе. Түбән Новгород шәһәре, 2018 ел.
  • XIII Бөтенроссия күргәзмәсе. Мәскәү шәһәре, 2019 ел.
  • «Татарстан Рәссамнар берлеге» рәссамнары күргәзмәсе, Яшел Үзән шәһәре, 2020 ел.
  • Светлана Гарбузованың «Буыннарны берләштергән кыллар» (рус. Традиции живая нить) күн мозаикасы һәм батик күргәзмәсе. Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, 2021 ел[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
  • Россия Рәссамнар берлеге дипломы;
  • Халыкара ислам сәнгате фестивале (Исламабад, Пакистан) дипломы, 1994 ел;
  • 48нче халыкара SIA авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашучы дипломы, 2011 ел;
  • «Төрки дөньяда күн эше» фестивалендә (Алабуга) катнашучы дипломы, 2012 ел;
  • «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре 2015» I дәрәҗә дипломы.

Гаилә хәле үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Ире белән дачада.

Беренче тапкыр Светлана Юрьевна симфоник оркестр скрипкачысына кияүгә чыккан булган, ләкин бу гаилә тиз таркалган, хәзер икенче кат кияүдә[7].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү