Сарә Абдуллина, Сарә Нури Абдуллина (кыз фамилиясе Мәмүтказинова, кырымтат. Sare Nuri Abdullina, 1929 елның 18 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Кырым АССР, Алупка) — икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1981), профессор (1979), ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1986).

Сарә Абдуллина
Туган телдә исем Сарә Нури Абдуллина
Туган 18 гыйнвар 1929(1929-01-18) (95 яшь)
ССРБ, РСФСР, Кырым АССР, Алупка
Милләт кырымтатар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре икътисадчы, профессор
Балалар улы Рубин (1950), КДК ректоры
кызы Гүзәл (1954), пианист
Ата-ана
  • Нури Вәли Мәмүтказинов, укытучы (әти)
  • Хәнифә Хәбибулла кызы Газиева (әни)
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1986).
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1929 елның 18 гыйнварында Кырым АССР Алупка(ингл.) шәһәрендә туган. Әнисе ягыннан бабасы Гази Хәбибулла (18641929) — Массандраның баш виноград үстерүчесе һәм граф Воронцовның утары (Алупка шәһәрендә) идарәчесе булган.

1944 елның маенда Кырым татарлары сөргене вакытында Идел буена, Мари АССРга сөрелгән.

«Икътисад, планлаштыру, урман тауар алмашуын оештыру» белгечлеге буенча Идел буе урман техникасы институтын (Йошкар-Ола) кызыл дипломга тәмамлаган (1952).

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1944 Мари үзәк кәгазь-катыргы комбинаты (Волжск), химик-лаборант.
  • 1952 Волжск целлюлоза-кәгазь техникумы укытучысы.
  • 1962 елдан Казан дәүләт финанс-икътисад институты өлкән укытучысы.
  • 1979-2003 Казан дәүләт финанс-икътисад институты кафедра мөдире.
  • 2003 елдан Казан дәүләт финанс-икътисад институты профессоры.
  • 2009 елдан КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының оешма икътисады бүлеге кризиска каршы идарә һәм бәя кую эшчәнлеге кафедрасы профессоры.

Хезмәтләре үзгәртү

6 фәннәр докторы, 30 фәннәр кандидаты әзерләгән. Сәнәгать оешмалары белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы мәсьәләләре буенча 250 фәнни хезмәт язган. «Минск-22» һәм «Минск-32» ЭВМнарын сәнәгать оешмаларында куллануны кертүче. Казанның сәнәгатен үстерүнең 2005, 2010, 2050 елларга планы авторларының берсе.

Бүләкләре, мактаулы исменәре үзгәртү

  • ТАССР атказанган фән эшлеклесе
  • РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре
  • «В.И. Ленинның тууына 100 ел» медале

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. «Татарский энциклопедический словарь». Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
  2. «Татарская энциклопедия». Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү