Сан-Томе һәм Принсипида ислам

Сан-Томе һәм Принсипида азчылык дине

Сан-Томе һәм Принсипида ислам (порт. Islamismo em São Tomé e Príncipe, гарәп. الإسلام في ساو تومي وبرينسيب‎) ― утрау-дәүләттәге диннәрнең берсе[1]. Ил бәйсезлек алган 1975 елдан 1990 елга кадәр ислам Сан-Томе һәм Принсипи территориясендә тыелган була, ил демократияләшү юлына баскач, дин иреге игълан ителә. Шуннан соң ислам диненә үсү өчен мөмкинлекләр ачыла. Мөселман җәмгыяте зур түгел, әмма динамик рәвештә үсә. Төрле мәгълүматлар буенча, ил халкының (163 ― 200 мең) 1―3,5 % ын мөселманнар тәшкил итә. 71,9 % халык ― католиклар [2], 10,2 % — башка христианнар, 17,9% — башка диннәр тарафдарлары яки атеистлар[3]

Сан-Томе һәм Принсипида ислам
Дәүләт  Сан-Томе һәм Принсипи
Сан-Томе һәм Принсипи дәүләт флагы
Тышкы рәсемнәр
Сан-Томе мәчетендә Рамазан.

Тарих үзгәртү

1471 елның 21 декабрендә Португалия диңгезчеләре Гвинея култыгында экватор янында кеше яшәми торган утрау таба һәм аны Сан-Томе дип атый. 1472 елның 17 гыйнварында Португалия диңгезчеләре кеше яшәми торган тагын бер утрау таба, әлеге утрау 1502 елда Принсипи исемен ала. Сан-Томе һәм Принсипи күп еллар дәвамында Португалия колониясе була, португаллар әлеге утрауларда католик динен тарата. Христианлык дәүләт дине дип игълан ителә, ислам дине тыела. Ислам Сан-Томе һәм Принсипига XX гасыр ахырында, 1990 елда ил демократия юлына баскач һәм диннәр иреге игълан ителгәннән соң, үтеп керә башлый[4][5][6]. Соңгы ун елда Камерун һәм Нигериядән[7] мөһаҗирләрнең күпләп килүе илдәге мөселман җәмгыятенең әгъзалары саны артуга китерә[8]. «Бәйсез демократия хәрәкәте» сәяси фиркасенең генераль секретаре Патрис Эмери Тровоаданың(рус.) Исламны яклавы нәтиҗәсендә мөселманнарның саны арта[5]. Тровоада үзе Ислам динен 1984 елда Парижда Габонның элеккеге президенты Али Бонго(рус.) улы Гомәр Бонго йогынтысында кабул иткән[9].

Ислам үзгәртү

Сан-Томе һәм Принсипида мөселманнар саны күп түгел: 1000[10][11]– 5500 кеше, бу төрле чыганаклар буенча, 1 %[10][12], 2 % [13][14][15], 3 % [16][17] яки 3,5 % [18] тәшкил итә. Нигездә, болар – Нигерия һәм Камеруннан килгән мөһаҗирләр[8][19]. Утрауда бер сөнни мәчете бар, дини җәмгыять башлыгы ― шәех Әл-Вакур Хәсән[4]. Сан-Томе һәм Принсипи Ислам ассоциациясе (Associação Islâmica de São Tomé e Príncipe) башлыгы ― Әл-Хаҗ Мөхәммәд Лима (El Haj Muamed Lima)[6].

Абдулла Родригес (Амри) җитәкләгән Әхмәдия мөселман җәмгыятенең йөзгә якын тарафдары бар һәм утрау-дәүләттә үз җыелышларын һәм конференцияләрен үткәрә. Әхмәдия җәмгыятенең штаб-фатиры даз-Алмас авылында Ме-Зочи округында(ингл.) урнашкан[20].

Согуд Гарәбстаны һәм Ливия хөкүмәтләре Сан-Томе һәм Принсипи мөселман җәмгыятенә ярдәм күрсәтә. Сан-Томе һәм Принсипи студентлары Согуд Гарәбстаны уку йортларында ислам нигезләрен һәм шәригатьне өйрәнә[6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. . — ISBN 9785224024575.
  2. The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2015-09-18 архивланды. 2018-03-30 тикшерелгән.
  3. Table: Christian Population in Numbers by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-12-19). 2 апрель 2018 тикшерелде.
  4. 4,0 4,1 (( رحلة إلى ساوتومي وبرنسيب .. الجمهورية الأفريقية في خليج غينيا )) - إبراهيم سرحان. www.sfari.com. 2018-04-06 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 As dimensões políticas das religiosidades em São Tomé e Príncipe.
  6. 6,0 6,1 6,2 Ramadão em STP (порт.), Téla Nón (2017-06-06). 6 апрель 2018 тикшерелде.
  7. International Monetary Fund Research Dept. . — ISBN 9781475551631.
  8. 8,0 8,1 Religion In Sao Tome And Principe (ингл.), WorldAtlas. 2 апрель 2018 тикшерелде.
  9. TITLE. www.africa21online.com. әлеге чыганактан 2018-04-12 архивланды. 2018-04-11 тикшерелгән.
  10. 10,0 10,1 Ludwig W. Adamec. . — ISBN 9781442277243.
  11. Eonius Muslim (2015-12-27). Islam Paraná: A população muçulmana nos países lusófonos. Islam Paraná. 2018-04-06 тикшерелгән.
  12. Table: Muslim Population by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 30 март 2018 тикшерелде.
  13. International Religious Freedom Report for 2014. www.state.gov. 2018-04-02 тикшерелгән.
  14. [https://www.state.gov/documents/organization/268930.pdf SAO TOME AND PRINCIPE 2016 INTERNATIONAL RELIGIOUS FREEDOM REPORT].
  15. São Tomé e Principe - Ajuda à Igreja que Sofre. әлеге чыганактан 2018-04-06 архивланды. 2021-11-01 тикшерелгән.
  16. Fazle Elahi Ahmad. Muslim Population in Africa. muslimpopulation.com. 2018-04-04 тикшерелгән.
  17. Religions - São Tomé and Príncipe. www.nationsencyclopedia.com. 2018-04-06 тикшерелгән.
  18. Сколько мусульман в мире (рус.), ANSAR.RU. 4 апрель 2018 тикшерелде.
  19. Sao Tome and Principe. www.patheos.com. 2018-04-02 тикшерелгән.
  20. Jornal Transparência - Diário de São Tomé e Príncipe. www.jornaltransparencia.st. 2018-03-30 тикшерелгән.