Салават Юлаев

Башкорт халкының милли батыры, шагыйрь
(Салават Юлай улы битеннән юнәлтелде)

Салават Юлаев, Салават Юлай улы (баш. Салауат Юлаев, 17541800) – башкорт халкының милли батыры, шагыйрь, Емельян Пугачёвның көрәштәше, 17731775 еллардагы Крестьян сугышы җитәкчеләренең берсе.

Салават Юлаев
Туган телдә исем Салават Юлай улы
Туган 1754(1754)
Ырынбур губернасы, Уфа провинциясе, Шайтан-Кудәй вулысы, Тәкәй авылы
Үлгән 1800(1800)
Рогервик ныгытмасы, Палдиски, Эстония
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре шагыйрь
Ата-ана
Катнашкан сугышлар/алышлар Пугачёв күтәрелеше[d]
Хәрби дәрәҗә беригадир[d]

 Салават Юлаев Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Салават Юлаев 1754 елның 16 июнендә Ырынбур губернасы, Уфа провинциясе, Шайтан-Кудәй вулысы, Тәкәй авылында туган. Тәкәй авылы 1775 елда яубасарлар тарафыннан яндырылган, хәзерге выкытта урыны Башкортстанның Салават районына туры килә. Атасы Юлай Азналин Шайтан-Кудәй вулысы старшинасы, халык арасында ихтирам яулаган, вакытына күрә алдынгы карашлы кеше була. Салават бала чагында ук туган телендә укырга һәм язарга өйрәнгән. Яшьтәшләре арасында әйдәүче буларак билгеле. Мәсәлән, Сим заводын беренче тапкыр, яшьтәшләре белән үсмер чагында үк туздыра һәм яндыра.

 
Советлар Берлегендә чыккан почта маркасы.

Хәтер үзгәртү

  • Салават районында, Тәкәй[d] авылы булган урында, Башкортстанның милли герое Салават Юлаевның туган җирендә, «Салауат ере» (тат. Салават җире) тарихи-мәдәни комплексы корыла. Ул Янган-Тау геопаркы территориясендә урнаша. Комплекс ~4,5 гектар мәйданны били. Паркны төзү бәясе 115 миллион сум тәшкил итә. 2024 елның 16 июненә туристларны кабул итәр, дип күзаллана.[2]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Шәкүр Р. З. Арҙаҡлы башҡорттар. Ғилми-биографик очерктар. Тулыландырылған 2-се баҫмаһы — Өфө: Китап, 2005. — 376 б. — ISBN 5-295-02098-3. (баш.)
  2. Азат Гиззатуллин. В 2024 году на родине национального героя Башкирии Салавата Юлаева появится мемориальный парк. ИА Башинформ, 14.07.2023(рус.)

Чыганак үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү