Рәхимов Мортаза Гобәйдулла улы (баш. Рәхимов Мортаза Ғөбәйҙулла улы; 1934 елның 7 февраль, Башкорт АССР, Күгәрчен районы, Тәвәкән авылы ― 2023 елның 11 гыйнвары, РФ, БР, Уфа) — Россия сәясәтчесе, 1993-2010 елларда Башкортстан Республикасы Президенты.

Рәхимов Мортаза Гобәйдулла улы
Туган телдә исем баш. Мортаза Ғөбәйҙулла улы Рәхимов
Туган 7 февраль 1934(1934-02-07) (90 яшь)
РСФСР, Башкорт АССР, Күгәрчен районы, Тәвәкән авылы
Үлгән 11 гыйнвар 2023(2023-01-11)[1] (88 яшь)
РФ, БР, Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Яшәгән урын Башкортстан
Милләт башкорт
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре сәясәтче, нефтьче
Сәяси фирка Бердәм Русия, Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Йортыбыз – Русия[d]
Җефет Рәхимова Луиза Галим кызы
Балалар Рәхимов Урал Мортаза улы
Ата-ана
  • Рәхимов Гобәйдулла Зөфәр улы (әти)
  • Якшибаева Галима Абделмукмин кызы (әни)

 Рәхимов Мортаза Гобәйдулла улы Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Мортаза Рәхимов Гөбәйдулла улы 1934 елның 7 февралендә Башкорт АССР Күгәрчен районының Тәвәкән авылында туган. Милләте — башкорт.

Атасы — Гөбәйдулла Зөфәр улы Рәхимов Бөек Ватан сугышыннан соң берничә хуҗалыкта рәис булып эшли һәм 1956 елда "Мактаулы Билгесе" ордены белән бүләкләнә.

Мортаза Рәхимов үзенең хезмәт эшмәкәрлеген 1956 елда, Уфа карамай техникумын тәмамлаганнан соң, Уфа карамай эшкәртү заводында оператор булып башлый. Төп эшеннән аерылмый, 1964 елда Уфа дәүләт нефть техника университетының кичке бүлеген белем ала.

1960 — 1975 елларда КПСС-ның ХХ съезды исемендәге Уфа нефть эшкәрту заводында корылыш начальнигы, цех начальнигы урынбасары, яңа производстволарны эшкә кушу һәм көйләү буенча баш инженер урынбасары булып эшли.

1976 — 1978 елларда — предприятиенең баш һәм химигы баш инженер урынбасары вазифаларын башкара.

1978 -1986 елларда — КПСС-ның ХХ съезды исемендәге Уфа карамай эшкәртү заводының баш инженеры, ары 1990 елга кадәр директоры була.

1974 елдан 1991 елның августына чаклы КПСС әгъзасы.

Уфа кала Советы һәм Башкортстан Югары Советы депутаты.

1989 елда ССРБ халык депутаты һәм ССРБ Югары Советы әгъзасы итеп сайлана.

1990-1993 елларда — Башкортстан Республикасы Югары Советы Рәисе. Бу чорда Башкортстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация (1990 ел, 11 октябрь) кабул ителә, Федератив Килешүгә һәм Федератив Килешүгә Башкортстан Республикасынан Кушымтага (1992 ел, 31 март), Башкортстан Республикасы яңа Конституциясе (1993 ел, 24 декабрь) кабул ителә.

1993 елның 12 декабрендә бөтен халык тарафыннан Башкортстан Республикасының башлангыч Президенты итеп сайлана. Сайлауда катнашучыларның 63 проценты М. Г. Рәхимов өчен тавыш бирә. Беренче президентлык чорында Россия Федерациясе дәүләт власте органнары белән Башкортстан дәүләт власте органнары арасында үзара вәкаләтләр бүлү турында Россия Федерациясе белән Башкортстан Килешүенә (1994 ел, 3 август) имзалана.

1998 елның 14 июнендә Башкортстан Президенты итеп яңадан сайлана.

1993-2001 елларда Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы, ары Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы.

2003 елның 21 декабрендә "Сайлау хокуклары һәм РФ гражданнары референдумында катнашуга хокукларының төп гарантияләре турында"гы Федераль хаклы, башка халык сайлавының икенче турында 78 проценттан артык тавыш җыеп, өченче тапкыр Башкортстан Президенты итеп сайлана.

2006 елның сентябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга үзенә ышаныч турында мөрәҗәгать итә. 2006 елның 5 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин җөмһүрият Президенты вәкаләтләрен йөкләү өчен Мортаза Рәхимовның кандидатурасын Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай каравына индерә. 2006 елның 10 октяберендә узган Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның 39 нчы, чираттан тыш, утырышында депутатлар бер тавыштан Мортаза Рәхимовка җөмһүрият Президенты вәкаләтләрен биш яңа еллыкка йөкләү турында карар кабул итә.

Отставка һәм сәясәттән китүе үзгәртү

2010 елның 12 июлендә Россия Федерациясе Президенты хакимияте башлыгы Сергей Нарышкин белән очрашуында үзенең вазифасыннан иртә чигенергә теләве турында игълан итә. 2010 елның 15 июлендә Россия Федерациясе Президенты Д. А. Медведев М. Г. Рәхимовның Башкортстан Президенты вазифасыннан отставкага китү үтенечен канәгатьләндерә. Башкортостан Республикасының Президенты вазифасына 19 июльдә Рөстәм Хәмитов Россия Президенты тәкъдиме аша Башкортстан Корылтае тарафыннан расланды. 2010 елның 22 октябреннән "Урал" Хәйрия Фонды җитәкчесе. 2010 елның 8 декабрендә кычка вакытка ""Башнефть" акционерлар нефть компаниясе" акционерлар җәмгыйәтенең Директорлар советына сайлана.

Мортаза Рәхимов тик 2010 елда отставкага китә, ләкин аның җимерелүе бу елдан элек башланды.

1990-2000 елларда республикада «танышу системасы» сакланды һәм белемле кешеләр өчен иктисадта һәм сәнәгать оешмаларына (шул исәптә Уфаоргсинтез, Сода, Каустик һәм башка уңышлы заводлар) эшкә урнашу бик авыр булды. Мортаза Рәхимов халыкара аренага чыкмады һәм Башкортстан халыкара бәйләнешләрне тергезмәде. 2000-чы еллар башында Сода, Каустик, Учалы-тау баектыру комбинаты, ПОЛИЭФ һәм башка табигый казылмалар ресурслы оешмалар Башкортстан Хөкүмәте белән сатыла. 2008 елда –иң эре актив Башнефть кулдан чыга. Бу нәтиҗәләренә сәбәпле отставка да килде.

2015 елның 14 апрелендә Мортаза Рәхимовка "Ватанга эшчәнлеге өчен" бүләк тапшырылса да, хәзерге вакытта Башкортстан җәмәгать тормышында Мортаза Рәхимовка урын юк.

Вафаты үзгәртү

2023 елның 11 гыйнварында озакка сузылган каты авырудан соң 88 яшендә Уфада вафат.[2] Уфаның мөселман зиратына җирләнгән. [3][4]

Хәтер үзгәртү

  • Башкортстан Республикасы Башлыгының 2023 елның 13 февралендә расланган № УГ-82 Указы нигезендә:[5]
    • Күмертау шәһәренең 3нче Башкорт республика гимназия-интернатына исеме бирелгән.
    • Күгәрчен районы Морак авылындагы Башкорт гимназиясенә исеме бирелгән.[6].
    • Башкортстан Фәннәр академиясенең Башкорт энциклопедиясе институты коллективы «Мортаза Рәхимов» энциклопедиясен әзерләгән һәм бастырып чыгарган[7]
  • 2024 елның 7 февралендә Уфада Дәүләт җыелышы – Корылтай һәм республика Хөкүмәте биналары арасында һәйкәл ачылган (статуяның авторы скульптор Салават Щербаков). Һәйкәл ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Рәхимовның хатыны Луиза Галим кызы катнашкан[8][9].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ушел из жизни экс-президент Башкирии Муртаза Рахимов
  2. Муртазы Губайдулловича не стало. Telegram: Contact @radiyhabirov
  3. Мортаза Рәхимовны Уфада мөселман зиратына җирләделәр. Татар-информ, 13.01.2023
  4. Ляйсан Закирова. Первый президент Башкирии Муртаза Рахимов упокоился на мусульманском кладбище в Уфе. ИА «Башинформ» , 13.01.2023
  5. Указ об увековечении памяти Муртазы Губайдулловича Рахимова(үле сылтама)
  6. Башҡортостандың ике гимназияһына республиканың беренсе президенты Мортаза Рәхимовтың исеме бирелде. Башинформ, 26.04.2023(башк.)
  7. Лейла АралбаеваВ Уфе издана энциклопедия «Муртаза Рахимов». ИА «Башинформ», 8.02.2024
  8. Рөстәм Миңнеханов Башкортстанның беренче Президентына һәйкәл ачу тантанасына килде. Татар-информ, 7.02.2024
  9. Ляйсан Закирова, Азат Гиззатуллин. В Уфе открыли памятник первому президенту Башкирии Муртазе Рахимову. ИА «Башинформ», 7.02.2024