Рәйсә Галимуллина

Рәйсә Галимуллина (7 май 1931 ел — 6 сентябрь 2000 ел) — җырчы (лирик-колоратур сопрано), педагог, Башкорт АССРның халык артисты (1974), профессор (1995)[2].

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 7 май 1931(1931-05-07)[1]
Туу урыны Каракол, Кыргыз Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР[1]
Үлем датасы 6 сентябрь 2000(2000-09-06)[1] (69 яшь)
Үлем урыны Уфа, Россия[1]
Җирләнгән урыны Уфа[1]
Һөнәр төре опера җырчысы
Эш урыны Уфа дәүләт сәнгать институты
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Җырчы тавышы лирико-колоратурное сопрано[d]

Биографиясе үзгәртү

Рәйсә Гали кызы Галимуллина 1931 елның 7 маенда Кыргыз АССРның Каракул шәһәрендә (1889-1922, 1939-1992 елларда Пржевальск) туган.

1954 елда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен (Е. В. Кузьмина классы) тәмамлый. Шушы ук елны Башкорт дәүләт опера һәм балет театры җырчысы була.

1957-1988 елларда Башкорт филармониясендә эшли.

1971 елда бер вакытта Уфа сәнгать институтында укытучы булып эшли, 1983 елдан алып — опера әзерлеге кафедрасы мөдире, 1995 елдан — ялгыз җыр кафедрасы мөдире.

Җырчының профессиональ стартының әһәмиятле факт булып аның 1955 елда Мәскәүдә «Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында», 1969 ел Ленинградта һәм Казанда БАССР көннәрендә катнашуы тора. 1976 елда Каракалпак АССРында БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнаша. Башкорт опера һәм балет театры труппасы составында СССР һәм чит илләр буйлап (Кытай, Корея, Монголия, Финляндия, Чехословакия һ. б.) гастрольләргә чыга.

Репертуарында чит ил, рус, башкорт композиторларының, башкорт традицион халык-җыр иҗаты өлгеләренең камера-вокаль әсәрләре. Марфа, Карсылу (Римский-Корсаковның шул ук исемле әсәреннән "Патша кәләше) һ.б. опера партияләрен башкара.

Ул 10 нан артык фәнни һәм укыту-методик хезмәт, шул исәптән башкорт вокаль сәнгатенең тарихы буенча эшләр бастырып чыгара.

Аның укучылары арасында ‑ Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының төп солистлары ‑ Азнакаева Рәйлә Шәрәфи кызы, Аргынбаева Светлана Роберт кызы, Салихов Фәнәви Зикаф улы, Хәмбәлиева Әлфия Саяр кызы, Чечен республикасының халык артисты Р. Х.Әсәдуллин, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Л. А. Гәрәева һәм Р. Й. Идрисова, БАССР - ның атказанган артисты Г. С. Захарова.[3]

Рәйсә Гали кызы 2000 елның 6 сентябрендә Уфада вафат була һәм җирләнә.

Хәтер үзгәртү

Күренекле педагог һәм җырчы истәлегенә Карл Маркс урамындагы ул күп еллар яшәгән 83-нче йортта мемориаль тактаташ куела[4]

Сылтамалар үзгәртү

  • Галимуллина Рәйсә Гали кыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 5 май 2021)
  • Татарский энциклопедический словарь. -Казан. Институт татарской энциклопедии АН РТ. — С. илл. ISBN 0-9530650-3-0

Искәрмәләр үзгәртү